юхаланды, кирəк икəн яртыны куйды, тагын да үзсүзлəнеп, авызын төшкəн тəбе төсле йомып,...
юхаланды, кирəк икəн яртыны куйды, тагын да үзсүзлəнеп, авызын төшкəн тəбе төсле йомып, авылга кайтып төште. Язкилдедə яшьтəшлəре белəн кичке уеннарга чыгып йөрмəде, көндезлəрен телевизор карады, кичлəрен бик күп адреслар белəн хат язды. Икенче язда, карлар эреп юллар төшкəндə, үз ишлəреннəн җиде кешелек бригада туплап, күрше район колхозларының берсендə договор белəн терлекчелек комплексы сала башлады. Үзен дə аямады, иптəшлəренең дə җанын алды. Эшлəгəн эшлəре көлеп тора иде, акчасын да кушуч тутырып алдылар. Бригадасында ике доцент, өч студент һəм бер бик əйбəт инженер-ташчы бар иде, бер караңгыдан икенче караңгыгача баш күтəрми эшлəделəр, төшке ашны аяк өсте генə капкаладылар, аракы белəн мавыкмадылар, клуб тирəсенə эз басмадылар, хатын-кыз артыннан йөрмəделəр. Акча!... Акча дип таң аттырды Хəйдəр, акча дип кичен озатып җибəрде. Кышын олы өй янына тагын бер өй җиткерделəр. Хəйдəргə өйлəнергə кирəк иде. «Тораммы-юкмы монда, белмим, əмма резервта йорт булу бер чакта да зыян итмəс», – диде ул əтисенə, Сəлəхетдиннəрдə җыр яңгырады, Мирфатыйхларда «траур» иде. Язкилдедəн дə, Түбəн авылдан да үзенə яраклы кəлəш таба алмады егет. «Бусы арык», – диде əнисе; икенчесен «симез, арты тегермəн ташы чаклы», – дип бракка, яраксызга чыгарды, улының гайрəтен чигерде. Кызны читтəн, Гөлбикə апаның күзе җитмəгəн җирдəн табарга кирəк иде. Ниһаять, бик озак эзлəгəч, чия төсле «Москвич» бик күп юлларны таптагач, Хəйдəрнең күңеленə ятышлы кыз табылды. Ул Зəй – Чаллы юлы өстендə диярлек урта кул гына Байгол дигəн авылда яшəп ятучы Гөлсабира исемле кыз икəн. Əтисе, якын туганнары юк, əнисе белəн икəү генə яшəп яталар... Кыз бар яктан да Хəйдəргə ошады. — Кайсы ягын ныграк яраттың? – дип сорады ата улыннан. — Аз сөйлəшə. — Хуп, əйбəт сыйфат, – дип мактады ата. – Тагын кайсы төше ошады? — Өр-яңа «Жигули»е бар. Бəрəкалла, – диде ата. – Нигə сүзне шуннан башламадың? Күп сөйлəшə торган кеше «Жигули» ала аламы?! Хəере белəн килсен! Гөлбикə дə килен буласы кеше белəн бик нык кызыксынды: «Ябыкмы, симезме?» – дип сорады. «Кочаклап ятканым юк бит əле!» – дип ачуланырга өлгермəде дулкынланган Хəйдəр, анасының гадəтен бик яхшы белгəнгə сүзне озынга сузмады: — Таманча гына инде, – дип куйды. Шуннан арысын ата белəн ана сорашып тормадылар, һəркайсысы улыннан ишеткəн кадəресен зиһеннəрендə сеңдереп, уйларында таркатып йөрделəр. «Машиналы килен! Мирфатыйхларның танавы җимерелə икəн! Алар кылдый-былдый матае да булмаган Түбəн авылның Хəлилрахман кызын алырга йөрилəр!» – дип уйлады Сəлəхетдин. «Таманча гына ди! Бу инде Гөлмəрьямнең булачак килене төсле шүрəле түгел!» – дип уйлады йөзе алланган Гөлбикə... Ике көн, ике төн узгач кызның исемен, яшен белештелəр. Исеме дə җанга ятышлы икəн, Гөлсабира атлы ди, яше генə бераз уйга калдырды: Гөлсабира Хəйдəрдəн төгəл дүрт яшькə олы – егерме тугызда икəн инде. «Əйдə, – диде соңрак ата, – малайның кадерен белер. Машинасы өр-яңа ич, яшь машина!» «Тормышлары ышанычлырак булыр, азып-тузып, мал таратып йөрмəслəр», – дип килеште ана. Хəйдəр булачак хатыны турында артык озаклап уйламады, аны машина бик нык кызыктырды. Энекəшлəр үсеп килə, əле əтисе дə көчендə, семьяда бер машина белəн генə яши торган түгел иде. Дөрес, тырышса, Хəйдəр үзе дə машина юнəтə алачак, ə болай, тəгəрəп авызга кереп торганы барында нигə юкка көч сарыф итəргə?! Ул гаражны киңəйтү турында сүз кузгатты, əлеге машина да авылда торырга тиеш иде. Аннан тагын күз күрер... Шулай итеп Сəләхетдиннекелəр килен төшерергə əзерлəнə башладылар. Гөлбикəнең күңелендə һаман бер шик кала килде, улының «таманча гына» дигəненə ышанып ук бетмəде ана, бүген иртə таңнан алар кыз карарга барырга чыктылар. Рульдə кияү булачак Хəйдəр... Алар килəсен белəлəр иде, көтеп алдылар. Кодагый буласы кеше «аз-маз ярдəм итəрсең» дип, Байголның ашка-суга гына түгел, телгə дə
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги