— Сəлəхетдин абзый белəн Гөлбикə апа таза йөрəк биргəннəр улларына, закускасыз диярлек,...
— Сəлəхетдин абзый белəн Гөлбикə апа таза йөрəк биргəннəр улларына, закускасыз диярлек, берүзенə бер яртыны эчеп бетерсə дə, кулы нык Хəйдəрнең, күзе əллə кайларны күрə. «КамАЗ»ларны куып узды, башка ыбыр-чыбыр машиналарны артта калдырды, күзе алда, керфек какмый, бер төшеп бер менеп барган дугалы асфальт юлдан җилдəй тəгəрəгəн сары машинаны ычкындырмый. Вакыты-вакыты белəн Мидхəтнең машинасы аның күзенə сары шайтан, гыйфрит булып күренə башлый, ул тешлəрен ыржайтып алгарак иелə төшə, газны бер көчəйтə, таучыкларда түземсезлəнеп чак кына акрынаеп та ала. Юл буендагы баганалар, агачлар, каршыга килүче машиналар колак яныннан очкан ядрə кебек кенə выжлап калалар. — Иплəбрəк, иплəбрəк! – диде Гөлбикə апа, аракы эчкəн кадерле улына эндəшергə тыелганын бер дə онытмаса да. – Иплəп! — Иплəргə вакыт юк, – диде Хəйдəр борылмыйча гына. – Күрмəдеңмени, кем узып китте мине?! — Мирфатыйхныкылар идеме əллə алар? — Шулар. — Үзлəренə күрə түгел тагын, алга чыккан булалар. – Гөлбикə апа үзе дə сизмəстəн улын кыздырып җибəрде. Зəйгə җитəргə тугыз-ун чакрым калганда Хəйдəрнең «Москвич»ы озын трубалар төялгəн прицеплы машинаны куып җитте. Дəү «Урал» əче куе төтен бөркеп акрын гына үргə үрмəли иде. Мидхəт прицепны җайлап кына узып өлгерде, Хəйдəр килеп җитүгə, каршы яктан машиналар туктаусыз агылды. Пионерлар төялгəн кояшлы автобуслар узды, ялга баручыларны көньяк җылысына тəгəрəтүче җиңел машиналар үтте, йөк машиналары тоташтан тəгəри торды. Хəйдəр һич алга бара алмады. Ул прицеплы машина шоферына йодрык күрсəтте, əнкəсенə ишеттермичə генə, суганлап-борычлап русча-татарча сүгенде. Инде кагыйдəлəрне бозып, уңнан узар иде, ул якта текə яр, текə ярлар буй-буй бетон баганалар белəн читлəнгəн. Ирнə күперенə төшкəндə ул прицепны да, башка машиналарны да узды, əмма күз күреме кадəр ераклыкта алда да, артта да лимон төсле «Жигули» юк иде. Ул як-ягына каранды, урман, болын юлларына күз салды, əмма Мидхəт бер җирдə дə күренмəде. Ул тезенə йодрыгы белəн авырттырып китереп сукты: — Уздылар! – диде теш арасыннан. – Утырганда син мыштырдамасаң, алга чыгармый идем мин аны! — Аларның машинасы яхшырак худлымыни соң? – дип сорады Гөлбикə апа бераздан. — Юлы бит, машиналар чебен урынына оча! – диде Хəйдəр, алдагы юлдан күзен аерырга да куркып. Аларның Зəйдə йомышлары юк иде, үзəк урамнарга кагылып та тормадылар, арткы аулак урамнар аша Язкилдегə кайта торган юл башына чыктылар. Азык-төлек кибете алдына туктаган сары лимонны икесе дə берьюлы абайлап алды. — Əнə ич алар! Гөлмəрьям апа кыймшанмыйча да үз урынында утыра иде, ниндидер бəлəкəй төргəк тотып кибеттəн чыккан Мидхəтне күргəч сикереп үк алды. — Тегелəр дə мыштырдап килеп җитте, – диде ул. «Москвич» сары «Жигули» янына ук килеп туктады. Мидхəтнең авызы ерылды, кысыграк күзлəрен тагын да йома төшеп: — Я, ничек, Хəйдəр, куып җитеп булдымы? – дип эндəште. Машина эчендə җəелеп утырган Гөлмəрьям апа ияк астына салынган киртлəчлəрен селкетеп көлə башлады. Ах, шул сүзлəреңне əйтмəгəн булсаңчы, Мидхəт! Көлмəгəн булсаңчы син дə, Гөлмəрьям апа! Əмма эш узган – сүз телдəн ычкынган, майлы иреннəрдəн көлү гөрлəп чыккан иде. Мидхəт сүзлəре Хəйдəрне җəберсетте. Гөлмəрьямнең бер дə юктан көлке чыгаруы Гөлбикəгə бер дə, бер дə ошамады. — Яхшы, – диде калайланган күзлəрен елтыратып Хəйдəр. — Яхшы ук түгел инде! – дип үртəште Мидхəт. — Үз юлыбызга чыгыйк! Карап карарбыз, кем кемне! — «Москвич»ның «Жигули»ны куып узганы юк, белмəсəң бел. — Минеке уза! — Юкка мəтəштермə, Хəйдəр. Сəлəхетдин Хəйдəрен тыярлык түгел иде хəзер, ярсуыннан кулларын кая куярга белми, йодрыгы белəн туктаусыз тез башларын төя иде. Кайтыр юлга бергə диярлек кузгалдылар. Мидхəт җай белəн генə алга чыкты. — Бəйлəнмə шул юлəргə! – диде Гөлмəрьям. — Бəйлəнмим, үзлəре сагыз кебек ябышалар, – диде күңелсезлəнеп Мидхəт. Хəйдəр белəн сүзгə килүнең яхшылык белəн бетмəслеген ул бик яхшы аңлый иде. Машиналар бер-берсенə тагылып диярлек Зəй-Сарман трактына чыктылар. Ирнə күперен үткəч, Хəйдəр Мидхəтне куып узды һəм бераз баргач машинасын юлга аркылы
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги