Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 14. Сəлəхетдиннəр йортында кыяр – патша. Кыяр – культ. Əгəр Язкилде адəмнəре борынгы графлар кебек үз гербларын булдырсалар, Сəлəхетдиннең герб уртасында кытыршы яфраклы яшел кыяр чəчрəп торыр иде! Кыяр түтəллəре арасына бала-чагадан беркем керми. Рөхсəт юк. Кыяр бакчасына ялгыш-мазар тавык-чеби керсə, өйдə җəнҗал, талаш! Кыярны Сəлəхетдин оста үзе җыя. Иплəп кенə, чүгəлəп кенə өзə дə бəби билəгəндəй киндер алъяпкычына тутыра. Кыяр тозлаган көн – бəйрəм көн. Шулпалы бəлеш пешə андый көнне. Гөлбикə апа чолан сандыгыннан «Чистай малайларын», берəм-берəм кертеп тора. Кыяр җирен көздəн үк карыйлар, йомшарталар, ашлыйлар, өф итеп кенə торалар. Ə язның үз мəшəкатьлəре. Кыярны соңгы кыраулардан сакларга, суны таманча гына сибеп, һəр төпнең үсүен күзəтеп, билгелəп торырга кирəк, һəр төпне! Су! Йортта кое бар, тик аның суы каты. Сəләхетдиннəр кыярга суны Олы судан алып кайталар, җəй буе шуннан ташып сибəлəр. Бала-чага, олылар – һəркем үзенə куелган норманы үтəргə тиеш. Балалар унар чилəк ташыса, олыларга аннан да күбрəк төшə. Ялгашлар тула, кисмəклəр тула, кəстрүллəр тула, лакан да мөлдерəмə утыра. Су җылына, аны кичке ярауда, көн сүрелгəч, кояш баер-баемаста саклык белəн генə, бер яфрак та изелмəслек, бер сабак та сынмаслык итеп, җентеклəп кенə сибəлəр. («Əгəр кыярның бер яфрагы гына сытылса да, аның җимешен тозларга ярамый, бозыла һəм мичкəне боза!») Су! Су ташу газап. Элегрəк елларда малайлар əтилəре күрмəгəндə ялгашларга кое суы тутырып куялар иде, əмма Сəлəхетдин зирəк, бармагын чылатып чəчен сыпырып кына карый да ялгашны тибеп аудара: «Үтерəм!» Хəзер андый хаталыклар кабатланмый, кыярның тормыш тоткасы икəнен балалар да белə. Су! Ниһаять, Язкилде авылына да су килде – водопровод үткəрделəр, һəр ун йорт исəбеннəн бер колонка куелды, чык та чыжлат чилəгеңне! Син бөереңə таянып күккə караган арада тула да куя! Идəнеңне ю, малга эчерт, мунчаңа ташы! Көмештəй су, урман чишмəсеннəн килə, эчəргə татлы, юынырга йомшак. Рəхəтлəнде Сəлəхетдин кыярлары! Хəйдəр оста егет каян тапкандыр, ничек юнəткəндер, бер машина тимер торба кайтарып аударды. Чокырны җыйнаулашып казыдылар. Шулай итеп Сəлəхетдиннекелəр суны ишегалдына ук үткəрделəр! Мунчага да керде су, бакчада да кран бар: бор да тор, ага да ага! Хəйдəр берсе Əлмəттəн, икенчесе Чаллыдан иске ванналар алып кайтты, янəшə торган ванналарда су бик əйбəт җылына. Күрше Мирфатыйхлар кыяр белəн мавыкмый, ашамый да, балалары ашаса да, кулларыннан бəреп төшерə. «Тавык җиме, тозлы су!» – дип кенə йөртə. Аларның яшелчə бакчасы зур, өйлəргə су килгəч, бакча тагын да зурайды. Семья ишле, кəбестəсен үстерергə кирəк, чөгендерен, кишер-укробын. Мирфатыйхныкылар да ярата яшелчəне. Сəләхетдиннəн күрмəкче, алар да бакчага бер ванна алып кайтып куйдылар, ванна янына күлəмле генə чокыр казып, эчен бетонладылар, тирəн кое казыдылар. Коега да водопровод суы тутыралар. Анысы запаска. Явымлы елларда су һəркемгə дə җитə. Су турында авылда сүз чыкмый. Əмма соңгы елларда һаваның һич тəртибе булмады, я бик явымлый, яки җəйлəр буе җир коргаксып тилмереп утыра. Җитмеш икенең җəен генə алыгыз, Кама аръягында өч ай рəттəн бер тамчы яңгыр төшмəде. Урманнар көеп утырды, кырлар-уҗымнар янды, эсседəн каз бəбкəлəре тəгəрəп үлде. Андый елларда водопровод суы җитми. Андый елларда афəт... Сəлəхетдин Югары очта. Иң актыккы кеше. Су кытлыгын иң ныгы ул тоя. Аның кыяр бакчасы татый. Кыярга аңа су ай-һай күп кирəк! Йомшак та, чиста да чишмə суы аның кыярларына үтə дə килешə. Сəлəхетдин краннарын ачып куя да, чормага менеп, маңгайдагы ай аша Мирфатыйхларны күзəтə. Аларда ага су, ага! Иртəн дə агып килə, кичен дə туктамый. Ə Сəлəхетдиндə су юк, түтəллəре əлсерəп утыра, дəү-дəү ванналары буш, ялгашлар коргаксыган, балаларны куып та Олы суга йөртə алмыйсың. «Кем көянтə белəн су ташый хəзер? Оят!» – ди Вəзилə. Аңа Фирүзə кушыла: «Без замана балалары!» Мал-туарга коедан эчертəлəр, өй арасында да ул ярый, карлыган, кура җилəгенə дə шуннан сибəлəр, əмма кыярга татлысы кирəк. Кыяр – тормыш, кыяр –
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги