Сəлəхетдин дə шлангка барып ябышты, алар тартыша, ызгыша башладылар; юк-барлар, үткəндə...
Сəлəхетдин дə шлангка барып ябышты, алар тартыша, ызгыша башладылар; юк-барлар, үткəндəге чəкəлəшлəр искə төште, үткəннəрне бəялəп, кырга-урманга сыймаслык əшəке сүзлəр яңгырады, шлангның бер башын элəктереп алган Сəлəхетдин Мирфатыйхка сибəргə кереште, ахыр чиктə шул булды – Сəлəхетдин резин көпшəне тартып алырга маташкан хуҗаны нык кына этеп җибəрде. Мирфатыйх та кызган иде, ничек инде, ул үз бакчасында, хуҗа кеше, кемдер эт җан монда кереп баш булып кыдырып, боерып йөрсен əле! Хурлык! Чəчлəре агарган, тешлəре ямьсезлəнгəн ике күрше, элеккеге ике дус, яшьтəшлəр, бала аталары бер-берсен төрткəли, аяк чала, тарткалаша башладылар. Ачык капка янына килеп баскан гайрəтле Гəрəй-хан, муеннарын боргалап, ышаныргамы бу хəлгə, юкмы дигəн сыман карап торды. Мирфатыйх Сəлəхетдиннең күлмəк изүен аерып төшерде. «Əле син алаймы?!» – дип, Сəлəхетдин ике куллап аның муенын элəктерəм дигəндə генə юеш җирдə үкчəсе таеп китте... Авызы кыегайды, куллары, батып баргандагы кебек, һавада буталдылар, ул арты белəн ава башлады, таянам дигəндə уң кулы ванна кырына элəгеп сынып та чыкты, кан күренде. Карт сөяккə күп кирəкмени?! Сынган кулны күлмəк җиңе белəн Фирүзə бəйлəде. Сəлəхетдин акыра-бакыра медпунктка төште. Тик Вəзилə анда юк иде. Вəзилə Җəмилдəн ничек үч алырга икəн дип баш ватып Түбəн очта йөренə иде. Медпункт тирəсендə давыл булып йөргəн əтисен каланчадан Зөфəр күреп алды һəм Хəйретдин агайны ияртеп кыяр фронтында яраланган солдат янына барып җитте. – Кайда Вəзилə?! Үтерəм мин аны! – Сəлəхетдиннең күзен кан баскан иде. – Чү, чү... Алай килешми. – Хəйретдин агай иң дуамал кешелəрне дə йомшак теле белəн килештерə ала иде. – Хəзер ат җигеп җибəрəбез дə келтерəп кенə Түбəн авылга төшəбез, юл такыр... – Төрмəдə черетəм мин ул чалышны! Ранный кулны сындырды. Минем кемлекне белми əле ул!... Чалыш тəре!... Хəйретдин агай аны юатып калды, Зөфəр тиз генə ат җигеп килде, Сəлəхетдин агайны көчлəп диярлек арбага утырттылар, Хəйретдин агай яралыга аркасын терəп менеп утырды да ягымлы итеп атка дəште: – На, малкай! Əйдə, теркелдə. Ə син, Сəлəхетдин, сабыр бул! Сабырлыкка ни җитə! – Судка бирмəс-сəмме мин аны?! – Кемне? – дип кабатлап сорады Хəйретдин агай, гəрчə кем турында сүз барганын ул əллə кайчан төшенгəн иде инде, хəзер ник сораганына үкенде, чөнки Сəлəхетдин авызындагы сүзлəрне эт җыеп алмаслык иде. – Кемне булсын? Безнең очта алама эт бер генə! Карун тəре! Шəфкатьсез. Кешелексез. Муены астына килгере. Дөмеккере. Тамагына сөяк торгыры! Яшен суккыры. Каткыры. Сатана. Убыр. Бетсен, тавык үлəте йоксын. Муены астына килсен. Чукынсын! Шүрəле белəн кочаклашсын. Анасын ач урыс яласын. Ат Хəйретдин агайның дилбегə кагуына карамастан үшəн генə бара, Зөфəр исə үрəчəгə ябышкан да əтисенең сүзлəрен аңлый алмыйча авызын ачып абына-сөртенə теркелди иде. Ул Хəйретдин агайдан: — Кемне каргый ул шулай? – дип сорамыйча булдыра алмады. — Кемне булсын, күршесен, Мирфатыйх абзаңныдыр инде! Юк, Сəлəхетдин күршесен генə түгел, бөтен дөньяны, иң кирəк чакта урынында булмаган, ярдəм күрсəтмəгəн Вəзилəне дə, иң эссе чакта югалып йөргəн Хəйдəрне дə, иң кирəгендə олагып йөргəн Гөлбикəне дə эттəн алып эткə сала иде. Машинасы белəн Хəйдəр өйдə булса, ярлы-ябагай сыман, үшəн атта теркелдəп барыр идеме Югары оч Сəләхетдине?! Зөфəр артта калды, иярмəде. Əтисен ямьсез итеп күрəсе килмəде аның. Күрше Мирфатыйх турында да əшəке сүзлəр ишетəсе килмəде егетнең. Тренеры, киңəшчесе, менə дигəн укытучысы Җəмил Камаловның əтисе ич Мирфатыйх! Нигə ул «тəре баганасы» булсын?! Кайчандыр дус булган, бер-берсенə өзелеп кунакка йөрешкəн күршелəр нигə тыныша алмыйлар икəн хəзер?! Ни ди бит əле əтисе, «дөмеккере!» ди... Əтисенең Мирфатыйх абый белəн дус чакларын Зөфəр бик томанлы гына хəтерли иде. Ул сүзлəргə Хəйретдин агай да игътибар итте, аның да колагы рəнҗеде. «Дөмеккере!» диме? «Каткыры!» диме?!
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги