Перейти к содержимому
Максиметер

егерме биш тиеннəн сата, ул тота да унбиш тиеннəн сата башлый. Башка сатучылар кычкырал...

егерме биш тиеннəн сата, ул тота да унбиш тиеннəн сата башлый. Башка сатучылар кычкыралар моңа, үртилəр, «юлəр, тинтəк» дилəр, сукраналар, ə моның мыегы да селкенми, сатуы сату, үлчəү табасы биеп тора, кулы-кулына йокмый. Кая ул, башкаларның тормасына əйлəнеп караган кеше дə юк, моның тормасын чират торып, мактый-мактый алып та бетерəлəр. «Тагын юкмы?» – дип уртадан чыгармый торалар. Икенче көнне нишлəсеннəр, базарның хокукы зур, бөтен базар ничарадан-бичара, теге абзыйны сүгə-сүгə, торманың бəһасен унбиш тиенгə төшереп сата башлый. Ул арада, торма төяп, тагын теге абзый килеп җитə, базар бəясен белешə һəм бик шəп торманы ун тиеннəн сатарга тотына. Ун тиен! Əйдə кил, ал, сөен! Тормасы шəп, бəясе юнь, моның товарын күз ачып йомганчы алалар да бетерəлəр. Башкалар тормаларын мактап тамак карлыктырганда, абзыем куен кесəсен калынайтып та китə. Нишлəсеннəр бичара сатучылар, иртəгесе көнне болар да килосын ун тиеннəн сатарга мəҗбүр була. Тагын теге «юлəр» килеп җитə һəм беркемнəн белешеп тə тормыйча товарын сигез тиеннəн сата башлый. Җире алты сутый, торма уңган, шартлап тора, кабыгы юка əрчесəң, ачысы чəчрəп күзгə керə, юк итəлəр моның товарын, базар торманы ялмап йота... «Менə мəрхəмəтле бəндə, менə яхшы бəндə, урының оҗмахта булсын», – дип мактый-мактый алалар торманы. Кыскасы, торма бəясен биш тиенгə төшерə бу... Икенче язда якын-тирə авылларда берəү дə торма чəчми. «Əй, дилəр, килосын биш тиеннəн сатып җəфаланганчы, лутчы мин кыяр утыртам яки кишер чəчəм!...» Теге абзый тагын алты сутыен тутырып торма чəчə, вакытында тырмалый, вакытында сукалый, вакытында ашлама бирə, тагын котырып үсə, котырып уңа торма һəм бер заман, көне җиткəч, хуҗа уңышны базарга төяп алып чыга. Торма беркемдə юк, базарында бер! Ə бəһасе... килосы бер сум! Бер сум! Сатып алучыларның авызыннан су килə, бəһасен ишеткəч, күзлəре тона, яныйлар тегеңə, «өеңə ут төртəбез», дилəр... Нишлəсеннəр, сатып алалар! Ə яшелчə сатучылар телсез кала! Көчлəп сатмый бит ул, көчлəп такмый, көлемсерəп тик тора. Бер сум тек бер сум! Базар бəяне үзе билгели, кодрəте зур. Кирəк торма, салатка да кирəк, бəбəй табарга җыенган хатынга да кирəк, һəммəсенə тансык! Кара көзлəргə кадəр уңышның килосын бер тəңкəдəн сата бу, сатып бетерə. Икенче язда бөтен тирə-як шашып-шашып торма чəчə, ə булган хуҗа алты сутыен тутырып кишер белəн кыяр утырта. Өченче елда кəбестə үстерə... Үзегезгə мəгълүм инде, базарда кыяр запастагы полковникта гына була. Яки кишер аңарда гына... Менə шулай. Сəлəхетдин бу фельетонны кат-кат укыды, кисеп алып иң кадерле кəгазьлəре янына сандыкка салды. «Юк, торма үстереп акча җыйган полковник дурак түгел, моны язып аны тəнкыйтьлəргə тырышкан журналист юлəр», – дип уйлады Сəлəхетдин. «Əгəр безнең авыл хуҗалыгында шундый йомры башлар утырса, шундый киң илебездə, шундый җиребез барында без берчакта да яшелчə, җилəк-җимеш җитми дип зарланмас идек!» Сəлəхетдин үзен йомры башлы дип саный иде. Югары очлар кишер чəчə, кыяр утырта, кара яздан парник ясап, тирес ташып чилəнəлəр. Кəбестəсен əз-мəз үстерəлəр, помидорны да читкə куймыйлар. Теге газетадан соң Сəлəхетдин абзый төп игътибарны кыярга юнəлтте. Аның да тозлысына. Яшел кыяр бөтен кешедə дə бер чамада өлгерə, базарда бəһасе юнь, озак саклана торган товар түгел, хəзер шиңə, саргая башлый... Иллə мəгəр тозлы кыяр башка! Бəрəкəт белəн генə сатсаң, кыш буена җитə, бəясе югалмый, торган саен арта гына бара. Һəр көздə өч-дүрт мичкə кыяр тозлый башлады Сəлəхетдин... Соңгы ике мичкəне Сабан туенда гына ача, бəйрəм тирəсендə, ишле кунак кайтканда, рəхəтлəнеп аяк терəп, кешенең күзенə карап кыярына телəгəн бəясен сорый ала иде. «Əмəлен белергə кирəк!» – Сəлəхетдин белəн Гөлбикəнең яраткан сүзе. Сəлəхетдин абзый бик ерактан башлады. Олы су башы урманыннан, көнозын якты кояш караган

367 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.