Перейти к содержимому
Максиметер

таучыктан йөз еллык бер имəнне сайлап алды. Аулак чакта Хəйдəр белəн шуны аударды. Кеше...

таучыктан йөз еллык бер имəнне сайлап алды. Аулак чакта Хəйдəр белəн шуны аударды. Кеше-кара юкны чамалап өенə ташыды. (Өе Югары очта, каян, кайчан кайтып керəсең – беркем белми кала!) Имəнне метрлап турады. Бүкəннəрне сигезгə ярып күлəгəдə, талгын җил күчеп йөргəн җилəстə генə киптерде. Аннан мичкəгə ярарлык итеп яра башлады: кабаланмыйча, һəр ярканы йөз кат əйлəндереп карап, агачның юнəлешен, сызыкларын җайлап кына ярды. Пычкы тартырга беркемне чакырмады, берүзе маташты. Имəн өлгелəрне, төплеккə яраклы кисəклəрне мунчага кертеп парда тотты. Суда яткырды, киптерде. Инде кəмəленə кертеп һəр өлгене тигез итеп юнды, ышкылады, пыяла белəн шомартты. Хуш ис аңкып торган имəн өлгелəрне мичкə итеп тезгəндə җырлап җибəрде... Тезде, кыршаулады, төплəде. Иң актыктан мичкə эченə эрегəн кайнар балавыз йөгертте. Кыяр өлгереп килгəн көннəр иде. Шуннан гел бертигез генə, бер чамадарак таза кыярларны өзеп сап-салкын чишмə суы белəн яхшылап юды, корытты һəм зур тас белəн мичкə янына тартып китерде. Иң əүвəл мичкəнең балавызланган төбенə бер кат итеп кара карлыган яфрагы түшəде. Яфракларның да бозыгын түгел, ямь-яшелен, тазасын, куырылмаганын гына өзде. Яфрак түшəп, өстенə вак-вак туралган сарымсак бүлкəлəрен сибеп чыкты. Шуннан соң гына бер-берсенə тидереп, əмма иркен ятарлык итеп кыяр тезде. Кыярлар кукуруз тешлəре төсле тигез тезелешеп, матур булып яттылар. Аның өстенə Сəлəхетдин абзый ваклап тураган укроп сипте, чия, имəн яфрагы аралаштырды. Сарымсак кисəклəрен гел кушып торды. Астагылары күмелгəч тагын бер рəт кыяр түшəде. Бу юлы арага алдан ук əзерлəнгəн имəн шакмаклары да кыстыргалады. «Имəн тəме кыярга сеңə, чир-чордан саклый», – дип аңлатты ул читтəн генə карап торган хатынына. (Олы, җаваплы эшлəрне Сəлəхетдин бер чакта да хатын-кызга ышанып тапшырмый иде!) Мичкəне шулай җентеклəп тутыргач, ул ике тапкыр юкə илəк аша уздырган тозлы су агызды. Кыярлар яфраклар, имəн шакмаклар арасында язга тиклем утырырга тиешлəр иде. Көзге бəйрəмнəрдə беренче мичкəне Бишавыл базарына алып чыктылар, бик əйбəт узды. Ике мичкəне курка-куркарак җəйгə калдырганнар иде, Сабан туе алдыннан баздан чыгарып ачып карасалар, ислəре китте: кыяр яңа гына түтəлдəн өзеп алган кебек нык һəм тəмле иде. Сəлəхетдин абзый мичкə тирəли бот чабып йөрде: «Һай да рəхмəт полковникка! Һай да рəхмəт газетачыга! Өйрəттелəр бит хəйлəгə!» Сəлəхетдин кыярының даны китте. Базарында ул бер иде. Кайчан чыкса да, бер. Башкалар да аның сыман кыландырып карыйлар, кыяр урынына базарга тоз боламыгы гына алып чыгалар: куышланып, мыңгыланып беткəн, авыр исле кыярларны күргəч, сатып алучылар, танауларын тотып, Сəлəхетдин янына чиратка йөгерəлəр. Кыскасы, биш-алты ел эчендə Сəлəхетдин күрше Бишавыл базарында гына түгел, Зəй, Сарман якларында да атаклы кыярчы булып танылды. Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра тап төшмəде, елдан-ел əмəлен күбəйтə барып, ул үз эшенең остасына əйлəнде. «Аның бит мең төрле сəбəбе бар! Мичкəгə дигəн имəннең кайсы тауда үсүенə кадəр шарт! Кояшлы якта үскəн имəн кирəк. Шуннан башлана ул. Аннан ары тагын мең шарты бар! – дип куя иде ул аерата кəефе килгəн төннəрдə хатынына. – Тик аны кешегə белдерергə генə ярамый!» Байлык белəн саранлык килə. Саранлыкка сүзсезлек иярə. Шуннан нилəр булганын, йортка нилəр кайтканын сез белəсез дə инде, кадерле укучым! Сəлəхетдин, Гөлбикəлəр турында, аларның Мирфатыйхлар белəн ничек яшəүлəре турында без аз сөйлəшмəдек. (Дәвамы бар.)

518 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.