автомашина, бензин, кыяр – яңа тун, кыяр – модный күлмəк, кыяр – такта, кыяр – йорт, ба...
автомашина, бензин, кыяр – яңа тун, кыяр – модный күлмəк, кыяр – такта, кыяр – йорт, байлык. Кыяр – авыл арасында абруй. «Килосын өч сумнан сатам мин аның!» Ай рəхмəт теге полковникка! Тагын берəр полковник килеп чыгып су мəсьəлəсен дə хəл итəргə өйрəтсə икəн... Карый Сəлəхетдин, Мирфатыйхлар су кадерен белмилəр, урман чишмəсеннəн ерак юл үтеп килгəн кадерле нəрсəне карлыганга сибəлəр. Аяк киемен дə шул су белəн юалар, идəннəренə дə шул, тузанлы машинага да шлангтан шуны сиптерəлəр. Аларга ага, иртəн дə килə, кичен дə килə! Сəлəхетдиннең краны богыр-богыр утыра, аккан чакта ага, акмаганда тама. Төнлə торып буш савытларның һəммəсенə күздəн тутырып куйгалый ул, əмма кемнең төн саен йокы калдырып убыр шикелле йөрисе килсен? Ачуы килə Сəлəхетдиннең. Кыяр түтəллəренə караган саен ачуы арта Мирфатыйхларга кадəр су тигез генə менə, чама белəн тотсалар, яки ачкүзлəнеп телəсə ничек агызмасалар Сəлəхетдингə дə менеп җитəчəк бит ул! Элек шулай иде! Бер əйтеп карады Сəлəхетдин Мирфатыйхка, ике кисəтте, тегелəр колакка да элмəделəр. «Əйдə, əти, кызык итик, үзлəрен, казыйк та торбаларын томалап куйыйк», – диде Хəйдəр. Анысына ук йөрəклəре җитмəде. Көннəрдəн бер көнне – беренче июнь иде, җəй башы – Сəлəхетдин Түбəн очтан бик каты ярсып кайтты. «Кече улыңны тый, зират тирəсендə шуклана башлаган», – диде авыл советы председателе. «Əгəр Хəйдəрең колхозда эшлəмəсə, чарасын күрербез», – диде колхоз рəисе. «Сезнең йортта совет тəртибе урнаштырасы бар», – диде парторг Мəймүнə. Ачуланып-күбенеп кайтып керсə, кыярлар сулып ята, ялгашлар буш, ванналар корып кипкəн. Өйдə адəм заты юк. Лапастагы кузлага көзгесен куеп, Фирүзə китап укып утыра. Зөфəр дə юк, Хəйдəр дə кайтмаган, Гөлбикə аның белəн бергə Байголга килен карарга киткəн. «Кыяр карасы урынга килен карап йөри тинтəк!» Вəзилə вак-төяк йорт эшлəренə катнашмый башлаган чак, ни əйтəсең – китəсе кыз... Кранны борып карады, тамчы су юк торбаларда. Чормага менеп ярым айга борынын тыкса, күрə, Мирфатыйхларның бөтен савыт-сабалары күздəн тулы, Мирфатыйх түтəл арасында йөри, майкачан гына, чалбар балакларын сызганган, яланаяк, авызында тəмəке, күпереп утырган карлыган куакларына резин шлангтан сибə суны, керендерə генə. Аяк бармаклары арасыннан күбекле кара ерганаклар йөгерə. Сандугачын əйт син аның, Мирфатыйх бакчасында сайрый, кеше бар дип тə тормый, өздерə генə... Күзе тонды Сəлəхетдиннең. Менгəн җиреннəн иплəп кенə төште дə, чоланга кереп, бер бəлəкəйне шешə авызыннан гына эчте (кем бу заманда аек килеш күрше белəн сөйлəшə ала?!), иплəп кенə Мирфатыйх янына кереп китте. Адымы салмак, аракының хəрəкəте тиз иде, күршегə кереп җиткəнче, башка менде, ə Мирфатыйх сиптерепме-сиптерə! — Краныңны яп, – диде Сəлəхетдин. — Ни бар? – диде Мирфатыйх, исе китмичə генə. — Безгə су менеп җитми. — Мин гаеплеме аңа? — Анысын белмим. Яп. — Сибеп бетерим, аннары ябармын. — Болай да бакчаңны сазга əйлəндергəнсең инде! – Сəлəхетдиннең тавышы калтыранды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыкты. — Күңел булганчы суламадым əле, – диде Мирфатыйх, ыштан балакларын күтəреп. Сəлəхетдиннең бакча уртасына кереп, боерык биреп торуын ул бар дип тə белмəде һəм бер дə ошатмады. — Болай куалашуың яхшыга илтмəс! – диде янап Сəлəхетдин. – Җиткəн, җиткəн, бөтен җирең су гына! Мирфатыйх та карчыгыннан качырып бер бəлəкəйне кəгеп чыккан иде, ул да күзенең агы белəн генə күршесенə карады да: — Юк əле! Син коры калгансың! – дип кычкырды, һəм шлангысын туп-туры Сəлəхетдингə юнəлтте. Сəлəхетдиннең якасы төймəлəнмəгəн күлмəге манма су булды, юка чəче маңгаена төшеп сыланды, ачык авызына су керде... Мирфатыйх көлеп үк җибəрде. — Менə болай ярый! – диде ул. Күз чокырларын йодрыгы белəн сөртə-сөртə, Сəлəхетдин акыра башлады: — Карун! Җитмəде инде сиңа. Комсыз. Өйрəтəм əле мин сине! Мирфатыйхка ошап китте бит, ул Сəлəхетдинне туктаусыз шəбəртə иде! — Өйрəтте диярлəр!
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги