— Аз-маз кан түктек əле!
— Аз-маз кан түктек əле! Көч-хəл белəн больница ишеге янына барып җиттелəр. Гөлбикə апаның чыраена үлем сарысы йөгерде, иреннəреннəн кан качты. «Үлəм» дип ыңгырашты ул. Хəйдəр ике куллап тотып, күтəреп диярлек əнисен баскычтан менгерде, ярым караңгы коридорга барып керделəр, ике дə атламадылар – ак ишектəн чыгып килүче бер кеше белəн бəрелешə яздылар. Ир кеше ахылдап алды, юньлəбрəк карасалар, чыгып килүче Сəлəхетдин үзе икəн бит. Хəйдəрнең əткəсе, Гөлбикəнең газиз ире... — Нишлəп йөрисез монда? – диде ул кырыс гына. — Ə син, əткəсе? Ничек болай? – дип иңрəде Гөлбикə. — Егылып кулны сындырдым. — Ə? – диделəр ана белəн ул беравыздан. Аннары өчесе дə бер мəлгə шашып тынып калдылар. — Əнинең дə кулы сынды. Юлда капландык. Ике талкыр тəкмəрлəдек. Əле дə ничек исəн калдык, – дип аңлатты Хəйдəр ашыга-ашыга. – Сул кулы... — Ходай саклады инде, – дип үксергə кереште Гөлбикə. Əле генə уң кулын гипслап Сəлəхетдин чыккан бүлмəгə күз яшьлəре белəн битендəге кан тапларын юа-юа, ыңгырашып, ыңгырашу арасында дөньясына, шушы каһəр суккан шайтан арбаларын уйлап чыгарган галимнəргə, машиналарны авылга кайтарып саткан кибетчелəргə лəгънəтлəрен укына-укына Гөлбикə кереп китте. Бер кичтə аларның икесен ике палатага больницага салдылар, Сəлəхетдин ирлəр янына сыйды, Гөлбикə апаны хатыннар палатасына арба белəн тəгəрəтеп алып керделəр. Хəйдəр машинасын Язкилде авылына куды, бер урында да ут янмый иде, төн дə караңгы, күзе дə күрер-күрмəс дəрəҗəгə җитеп шешенгəн иде. «Гөлсабира яшəсен!» – дип уйлады егет. Алдагы тормышның бар якты хыяллары хəзер Байголның сүзгə саран, əмма машиналы кызы белəн бəйлəнгəн иде... *** Рəвешен китереп, җиренə җиткереп тозласаң, кыяр да бик лəззəтле, бик тансык аш була бит ул, хөрмəтле укучым! Искиткеч тəмле була ул! Бу эштə безнең Зəй якларында, бигрəк тə Язкилдедə Сəләхетдинне уздыра алган кеше юк. Менə ул тозлаган кыярны авыз итеп карагыз сез... Дөнья бəһасе торырлык итə бит шул тавык җимен! Ул төсе, ул исе, елның кайсы вакытында табынга куйсаң да, бүген түтəлдəн өзгəн сыман кештердəп тора аның тозлы кыяры! Бер чакта да уртасы куышланмас, җебемəс, болай да тəмлəп ашарга була, телəсəң салатка куш, телəсəң рассольникка тура, кайда да йөзгə кызыллык китерəчəк түгел. Авылы-авылы, ягы-ягы белəн бит ул; бер авылда бəрəңге шəп үсə, ярмаланып, ап-ак булып ярылып-ярылып тора. Икенче авылларның мактанычы – суган. Алтын шарларны үреп-үреп келəтлəргə асып куялар да, үзлəре дə шаккатып, əйтерсең берьюлы чыккан мең кояшка сокланып карап торалар, бигрəк тə матур була инде шул эре суган бавы! Өченче берəүлəр шалканны шəп үстерə, татлы, сусыл итүнең серлəрен белə. Язкилде авылының мактанычы – кыяр. Татарлар да яшелчəнең тəмен белə башладылар. Əле сугышка кадəр генə, «бəбəйлəсе хатын тəпсерли» дип, агач җамаяк тотып күрше рус авылына тозлы кəбестəгə яки якын-тирəдəге керəшен авылларына гөмбə-гөреҗдəгə китəлəр иде. Тозлы кыяр эзлəп əллə кай җирлəргə баралар, күз күрмəгəн бəһалəр түли иделəр. Шөкер, хəзер яшелчə үстермəгəн авыл юк, яшелчə яратмаган кеше калмады, яшелчə табын түрендə, ашка кишер кəбестə турыйлар, салат ашыйлар, ике-өч буын узу белəн безнең халыкта да кəкре аяклар, кыска ботлар бетеп, озын аяклы, озын торыклы адəмнəр зифа буйлылар күбрəк булыр! Ашыйлар икəн – кирəк! Кирəк икəн – кемдер үстерергə тиеш. Файдасы күп, мəшəкате дə җитəрлек яшелчəнең. Үстерə белергə кирəк, əмəлен табарга! Сəлəхетдин абзый газетадан бер фельетон укыган иде. (Инде сүз уңаеннан гына Сəлəхетдин абзыйның бары тик һава торышы турында хəбəрлəрне һəм фельетоннарны гына укуын əйтми китмичə ярамыйдыр, шəт?!) Имеш, бер отставкадагы полковник шəһəр янындагы калдык-постык чокырлар арасыннан алты сутый җир кистереп ала да, киртəлəп бер ел эчендə аны тигезли, ашлый-ашламалый, икенче язда бакча тутырып торма чəчə. Ачы торма. Редька ди аны урыслар. Ашлаган яңа җир, елы да килə, торма да шулкадəр шəп булып, эре булып, тигез булып өлгерə ки, əлеге абзый уңышын базарга алып чыкса, бөтен кеше ах итə! Хуҗа да күрə, моның товары базарда бер! Торманың килосын башкалар
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги