Перейти к содержимому
Максиметер

– Шулай да булсын, – дип килеште юашланып Хəйретдин агай.

– Шулай да булсын, – дип килеште юашланып Хəйретдин агай. – Ул сүзеңне кире ал, Хəйретдин агай, – диде бик нык ялварып кунак. – Ялгыш ычкындырган син ул сүзне! Терелəсең син, валлаһи дип əйтəм, əҗəлгə бирешə торган адəмме син? Менə мин монда нинди исəп белəн йөрим əле, сине санаторийга җибəрергə кирəк, дəваланырга! – Дəваланырга? Кем җибəрсен ди мине? – Менə мин җибəрəм. – Сəлəхетдин тагын йодрыгына йөткерде. – Путевкасын да табам, акчасын да түлим. Юлына да бирəм, барырына, кайтырына дигəндəй, һəммəсенə түлим. Тик ул сүзеңне кире ал! Үлə калсаң, иске зиратка күмдер. Бөтен расхудларын үзем күтəрəм. Əйдə, яхшылык миннəн дə булсын. Синең яхшылыкка гомер буе рəхəтлəндек. Гомергə Хəйретдин агайны бар дип тə белмəгəн, кунакка баргач тешлəгəн шикəрен кулъяулыгы белəн төреп алып кайта торган Сəлəхетдиннəн мондый сүз чыккач, Хəйретдин агай торып ук утырды, ак ыштан балагының баулары идəнгə төшеп асылынды. Кече яктан кисə башлаган ипиен тотып шаккатып Минниса килеп чыкты. – Өзлегеп китмəссеңме, сиңа əйтəм? – Чəеңне ашыктырма, карчык, – диде Хəйретдин агай. Аның йөзенə елмаю җəелде, күзлəренə нур тулды. – Ай-ай-яй!... Кыяр ничек быел, Сəлəхетдин кордаш? Уңыш шəп булачакмы? – Кыярның монда ни катнашы бар? Рəнҗегəн Сəлəхетдиннең тавышы чак-чак ишетелде. – Кыяр акчасына җибəрəсеңдер инде син мине? – Анысында синең эшең булмасын, Хəйретдин агай. Хəйретдин агай тавышсыз гына көлеп алды. – Терел дисең инде? – Терел, дим, терел. – Үлмə дисең инде? – Үлмə дип тə əйтəм. – Боерып кына эшлəнə торган гамəл түгел шул. Əҗəлетдин абзаң итəгеңнəн элəктерсə, əллə ни тырпылдый алмассың. – Ə син элəктертмə! – дип боерды Сəлəхетдин. – Йөз яшəгəн карчыклар бар Язкилдедə. Шиһабетдин картны өч тапкыр паралич сукты, муены бөгелми, авызы кыек, йөри! Үлсə, əнə ул барсын яңа зиратка! Сөйрəмə безнең нəсел-нəсəпне үз артыңнан! Шиһабетдингə ни аңа, карчыгы да «менə, менə!», дип, усак яфрагы күк җилфердəп кенə тора. – Нигə мине җəллисең дə, Шиһабетдин картны кызганмыйсың син? Җибəр аны санаторийга, савап булыр. – Сəлəхетдин дəшмəгəч, Хəйретдин агай урынына менеп ятты, түшəмгə карады. – Үлəсе килми дисең инде, Сəлəхетдин? – Яши генə башладык бит, Хəйретдин агай. – Кунак аның караватына иелə төште, авызыннан суган кыягы исе бөркелде. – Бөтен нəрсə җитеш, йорт-җир байларча, мал-туар абзар тулы. Бəлəкəй малай да бар ич əле минем. Беренчене бетерде. Аны да кеше итəсе бар! Җəллə безне! Без бит синең якын туганнарың! Тагын нилəр сөйлəшкəн булырлар иде, Минниса карчыкның самовары, кайнап чыгып, өстəл башына менеп утырды, чəшке-чынаяклар тезелде, шул арада ишек ачылды, йөткергəн калын тавыш килеп керде. – Ярыйдыр бит? Керергə рөхсəттер? Өч баш сəерсенеп ишек ягына борылды, анда кыенсынып, борчылып кына Сəлəхетдиннең күршесе Мирфатыйх басып тора иде. – Исəн-сау гына торасызмы? – диде, ул күзен челт-челт йомып. Мирфатыйх та бүген ап-аек иде, күзе иялəшеп, Хəйретдин агайның түрендə кичəге дошманын танып алгач, тагын да ныграк айныды, айныгач телсез калды, чəй дə эчмəде, өстəл янына якын да килмəде, бусага янында чүгəлəп, кабызмаган папиросын бармак арасында əвəлəде. Уртак сүз юк иде, Хəйретдин агай бу ике күршенең, ике дошманның ни өчен үз бусагасын таптауларын сизенə, мыек астыннан елмаеп та ала, тəне җиңелəеп, теле кычытып сөйлəшəсе килеп ята иде. Баядан бирле ашыккан Сəлəхетдинне ул җибəрмəде: «Төн озын ич, кая ашыгасың?» – диде, үзе Мирфатыйхка карады. Аңа да эндəшкəлəде: «Көткəн эшең юктыр, кузгалма əйдə!» – диде. (Ахыры бар.)

84 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.