Көн кичəгедəн дə матур, кичəгедəн дə җылы, кичəгедəн дə хуш ислерəк. Əмма матурлык белə...
Көн кичəгедəн дə матур, кичəгедəн дə җылы, кичəгедəн дə хуш ислерəк. Əмма матурлык белəн генə көннəр истə кала алмый – вакыйгалар кирəк тарих өчен, эш, җиңеш кирəк! Матурлык белəн генə дөнья алга бармый. Вəзилə, бик иртə уянса да, һаман җитешеп эшкə китə алмый, зиһене таралган, бер эшкə барып тотына да аны тəмамламыйча икенчесенə ябыша, Җəмил, үзенең футболчыларын җыеп, Кырынды өстенə, юкə урманына, яфрак себерке əзерлəргə китте. Əти больницада, əни больницада. Берсенең уң кулы сынык, икенчесенең сул кулы. «Ичмасам нигə икесенең дə сул кулы сынмаган? – дип уйлады Вəзилə. Фикеренең мəгънəсе булмаса да, шулай уйлады. Йөгереп кенə больницага төшəр иде, халыктан оят. Ничек кеше күзенə күренергə? Я, кайсыгызның кайсы авылда бер үк кичтə ата белəн ананың кулы сынганын ишеткəне бар? Дөньяда очрамый торган хəйран вə вəйран эшлəр булып узды Язкилдедə. Күкрəве бөтен кешегə ишетелде, яңгыры да бөтен җиргə яуды, яшене генə Вəзилəнен бер үзен сукты. Җəмил янына кереп чыгар иде – өйдə юк. Җəмил янына урманга китəр иде – аралары бозык. Зəйтүннең урамга чыгарга җыенганын күреп, ул аяк тибеп ырылдады: – Кая?! – Урамга чыгам. – Кымшанма, сугыш чукмары! Аңгыра бəрəн! – Ник кычкырасың? Мин синең улыңмы əллə? – Минем улым синең кебек аңгыра булса, мин аны... Вəзилə Мирфатыйхлар өендə ни булганын белми, мəгəр Мидхəтнең ямьшəйгəн иске сумка тотып, ындыр артлатып чыгып китүенə караганда, аларда да хəллəр булганга охшый. Мирфатыйх абый эшкə чыкмады, ул да кеше күзеннəн качып, өйдə яшеренеп ятадыр булса кирəк. Гөлмəрьям апа тавыкларга җимне югарыдан торып, болдыр баскычыннан гына сибеп җибəрде дə кереп югалды. – Мəгез, ачкаклар, тыгыныгыз! Хəйретдин агайның хəле шəптəн түгеллеген дə ишетте Вəзилə. Минниса карчык көтүгə кəҗəсен кугач ук килеп җитте: «Тамагына да капмый, чəен дə юньлəп эчмəде, түшəмгə караган да тик ята», – диде ул, бик нык кайгырып. «Теле бармы соң?» – диде Вəзилə. «Ара-тирə сораштырып та куя... Сораганының да энəсе-җебе юк: «Миннəхмəт күршенең бабасы кем атлы иде əле?» – ди. Əле Сабирҗаннарны сораша, əле башкаларны. Əллə кайчан дөньялыкны куйган адəмнəрне нигə телгə алып торырга? Баргач сөйлəшерлəр иде əле. Кыямəт көн килми калмас. Кайсы җирең авырта, дим, башын гына чайкый... Сезне дə белеште. Сəлəхетдиннең абзасы кайда əле хəзер, ди...» Вəзилəнең исе дə китмəде Миннисаның бытырдавына, «əҗəле килгəн карт ни сорамас та, өендə авыруы бар карчык нилəр уйлап чыгармас?...» Кичəге очрашулары искə төшкəч, Вəзилə бүген дə кызарып куя. Бик төшəсе иде Хəйретдин агай янына, бик карыйсы иде, урамга чыгарга, кеше күзенə күренергə генə уңайсыз. Төшмəде. Минниса карчык яңадан менмəде. Өй арасында йөреп, вак-төяк тастымалларны юган булып, Вəзилə көнне уздырды, чак-чак кичне җиткерде. Кояшны аркан белəн офыкка тартып төшерердəй булды. Хəйдəр белəн Зөфəр төшке ашка кайтмадылар. Хəйдəргə нык кына элəгə иде югыйсə! Машиналары худта булса, выжт иттереп кенə Түбəн авылга төшеп менəр иде Вəзилə, анасы сукранып, каргап ятадыр анда... Больницада ул иң элек хатын-кызлар палатасына барып керде. Гөлбикə апа яткан җиреннəн торып, аңа ияреп, ишегалдына ук чыкты. Бик биек карт каенга аркаларын терəп эскəмиягə утыргач кына, Вəзилə сорау алырга кереште: – Нишлəдегез сез? Адəм хурына калдырдыгыз! – Нишлəдегез дип, кеше малын урлап суймаган. – Бөтен авыл гөр килə. Тəүлек буе беркемнең теле туктап торганы юк, бирдегез гайбəткə ризыкны! – Атаңның гаебе юк! Мирфатыйх чалыш суккан аңа, сугып еккан. Атаң аны судка бирəчəк. Монда белеште инде. Өч ел рəшəткə элəгəчəк Мирфатыйхка... – Шул гына җитмəгəн иде, – Вəзилə тəмам аптырашта калды. – Мирфатыйхны өч елга төрмəгə тыгалар, мин аның улына кияүгə чыгарга йөрим! – Чык соң! – Гөлбикə бу хəбəрне дə бик тыныч кына тыңлады. – Сез моннан китəсе. Əгəр бу юлы йомшаклык күрсəтсəк, Мирфатыйх безне урамга да чыгармас. Кулда форсат барында əлпиен укытырга кирəк аның. Вəзилə, ике кулы белəн кайнар башын тотып, бер сүзне кабатлады: «0 ужас! 0 ужас! Кыргыйлар...»
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги