Перейти к содержимому
Максиметер

«Əти кайда?» дигəн сорау юк, «хəле ничек?» дип белешү юк, Вəзилə үз кайгысын кайгырта и...

«Əти кайда?» дигəн сорау юк, «хəле ничек?» дип белешү юк, Вəзилə үз кайгысын кайгырта иде, моны аңлаган ана күңеле бик нык рəнҗеде, алай да аны-моны сиздермичə: – Җəмил ни ди соң? – дип сорады. – Җəмил белəн сөйлəшерлек хəлдəме мин? Сез нишлəгəнегезне белəсезме, азрак хурлык турында да уйлыйсызмы? Вəзилəнең тавышы торган саен ныграк яңгырады, больницаның ачык тəрəзəлəреннəн хатын-кыз башлары күренə башлады. – Акрын, – дип бүлдерде кызын Гөлбикə. – Хəйдəр өйдəме? Мал-туарны барлап яптыгызмы? Көн бик эссе булды, əткəңнең кыярларына суны син сибəрсең, ыбыр-чыбырны йөртмə. – Чукынып китсен кыярларың. Малларыңны мур кырсын! – Чү, чү! Тилермə! Син китəсе кыз. Ə без ничек яшəрбез? Балаларны аякка бастырасы бар. Атаң əйтə... – Əти? Кайда ул? Мин килгəнне ишетмəдеме əллə? Гөлбикə аңа бик аптырап карады. – Бəй, мин сезне юлда күрешкəнсез дип торам. Авылга менеп китте, Язкилдегə. Аймылыш булдыгыз микəнни, ай Аллам. – Мин Олы су буйлап төштем. – Вəзилə юлга ни өчен чыкмавын аңлатып тормады. – Өйгə кайтып киткəндер инде. Кыярлары бетə дип коты чыккандыр. Берни дə булмаган кыярларына. – Юк, – диде əнисе уйчан гына. – Өйгə кайтып китмəде ул. Өйгə булса бер хəл иде... Атаң Хəйретдин агаң янына китте. – Нигə? – диде түземсезлəнеп Вəзилə. – Əйтəмени ул! Хəйретдин агайның үлəргə ятканын, яңа зиратка күмəргə васыять иткəнен ишеткəннəн соң атаңны алыштырып куйдылармыни, телдəн калды. Көне буе сөйлəшмəде. Ашамады. Борсаланып тик йөрде. Караңгы төшəр-төшмəстə чыдамады, китте менə. – Шашкандыр ул! – диде Вəзилə, Хəйретдин агай белəн кичəге күңелсез очрашуны хəтерлəп. «Əллə шуны да ишеттерделəрме əтигə?» – дип тə борчылды. Аналы-кызлы байтак кына бер-берсенə төртмə-төртмə карашып утырдылар, əмма аларны якынайтырлык сүз дə, уй да юк иде. *** – Өйдəлəрме болар? Минниса карчыкның ябылып бетмəгəн ишеге тавышсыз гына ачылды, кулын ак марлялар белəн урап аскан Сəлəхетдинне күргəч, карчык чынлап ук каушап китте. «Гомергə бусагамны атлап кермəгəн кеше килгəн... Хəйретдин агамның хəле мөшкел икəн!» – дип курыкты ул. Тавышка Хəйретдин агай да калкынды, агач карават шыгырдап куйды, ул, ишек ягына күз салып, сүрəн генə: – Кер, кер. Син йөрисең икəн, – диде дə көрсенде. Сəлəхетдин исəн кулы белəн артсыз урындыкны карават янынарак сөйрəп китерде, урындык аякларыннан ямьсез эз тырналып калды, ул аны күрмəде дə, эчкə баткан хəсрəтле күзлəрен тутырып, Хəйретдин агайга карады. Ялыныч, ялвару гына түгел, өмет җылысы да бар иде аның кайнар карашында. – Нихəллəрдə соң? – Сəлəхетдин тавышын йомшартып эндəшергə тырышты да йөткерде, учы белəн юеш иреннəрен ышкыды. – Ятам əле шунда, – Хəйретдин агайның сакалы тирбəлеп алды. – Авырткан җирең дə бармы? – Артык сызлаган төш юк-югын. Мəгəр... – Ни исəплəр белəн ятасың соң, Хəйретдин агай? – Сəләхетдиннең каушавы тагын да көчəя төште. – Ни уйлыйсың? Хəйретдин агай ашыгып җавап бирмəде. «Əле кайчан гына, Түбəн авыл юлында, арбага янəшə утырып төшкəндə минем дөньяда барлыкны да онытып, юлны-кырны сасытып барган Сəләхетдинме соң бу кеше?» – дип уйлады ул. Сəлəхетдинне байтак интектергəч кенə, аның иреннəре авыр гына ачыла башладылар: – Исəплəр күп, əмма очына чыгар əмəл генə юк. Əҗəл якаңнан алганда үз сорауларыңа да җавап таба алмагач, əйтсəм дə əйтим инде, нинди кеше буласың ди инде? Нинди җан?! – Нинди əҗəл? Ни сөйлисең син? Җир җимертеп эшлəп йөргəн кеше! Хəйретдин агай Сəлəхетдингə көлемсерəп карап куйды, туң чыраена җылылык йөгерде. – Эх-хе-хе! – дип сузды да карчыгына эндəште. – Кая, ни мыштырдыйсың, карчык? Самоварың тереме? Минниса карчык башын аска иеп, яулык читен тешлəп, өстəл əзерлəргə тотынды. – Бая ни əйтə башлаган идең əле син? – дип сорады Хəйретдин агай, юри тавышын нечкəртеп. Сүзе кызгандырып, мескен булып чыкты аның. Сəлəхетдин гипсланган авыр кулын, «менə, күрəсеңме?» дигəн сыман, селкетеп куйды. – Миңа бер хəбəр ишеттерделəр əле... – Нинди хəбəр икəн ул? – дигəн булды Хəйретдин агай. – Белмəмешкə салынып ятмасана! – дип калкынды Сəлəхетдин кызып ук. – Хəбəрне син салгансың ич!

59 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.