«Чистайда трактор башына җиткəннəр иде инде алар, вəт син, ə! Үз машиналарын да əрəмгə ...
«Чистайда трактор башына җиткəннəр иде инде алар, вəт син, ə! Үз машиналарын да əрəмгə чыгарганнар икəн! Байлык сикертə! Сəлəхетдин малаеның башы эшли, Байгол авылыннан кыз ала икəн, бирнəгə машинасы килə, ди... Ə Мирфатыйхның Мидхəте юлəр, бер дə Җəмиллəренə охшамаган. Аттан ала да, кола да туа шул. Сүзгə килгəннəр! Салганнардыр əле! Сəлəхетдин малае эчə! Күпчеп, көеп беткəн инде. Мидхəт тə каба! Ярата! Рəхəтлеккə чыдый алмый хəзерге яшьлəр. Рəхəтлек боза кешене. Элек итле ашны бəйрəм-сəйрəмнəрдə генə күрə идек. Кысыр ашка катык ката алсак сөенə идек. Балаларга икесенə бер күкəй – җеп белəн кисеп ашата идек. Май базарга, күкəй базарга, йон базарга, ит налугка иде, шул – байлык боза». Үзеңне онытып, күршене сүгү, күршене орышканда үзеңне юмарт, акыллы, сабыр итеп күрсəтү бик ансат бит ул! Сиңа каршы сүз əйтергə базмаган бала-чагаң алдында тик утырасың мактанып! Рəхəт! Сүз малайлардан аналарына күчə! «Гөлмəрьям үзе дə шунда булган. Карап торган. Келəмен кочаклап, күзен тоз итеп көтеп тора бугай! Җитмəгəнме аларга келəм? Ну, Гөлбикəсенə элəккəн. Сул кулы шартлап сынып чыккан, ди». «Əйбəт булган. Төс аларга. Җитмəде инде, туймады инде, гуҗлар!» Сəлəхетдин белəн Мирфатыйхның сугышканын да, Сəлəхетдиннең каргаганын да ишеткəннəр. Авыл гөжлəп тора: «Иртəн малайлары, кичкə кырын үзлəре сугышкан!» Бусына аерата нык гаҗəплəнəлəр. Элгəре Язкилдедə бер дə сугышу-фəлəн булмый торган иде. Берəрсе ялгыш төртеп җибəрсə дə, аны бик олы əдəпсезлек, юньсезлеккə чыгарып, телдəн телгə күчереп еллар буе мисал итеп сөйлилəр иде. Малайлар сугыша, үсмерлəр чəкəлəшə, мəгəр олылар һəрчакта да кызарлык бəхəслəрдə дə сабыр иделəр. Олы кеше, аксакал арага кысылып бəхəскə тиз үк чик куя ала иде. Ни булды бу олыларга? Нишлəп алай үзгəрделəр алар? Баш ваталар, җавап таба алмыйлар. Сүз һаман аракыга барып терəлə... Шул явыз котырта кешелəрне! Ник эчəлəр, каян, кем аркылы узды бу афəт, монысына җавап таба алмыйлар. Язкилдедə күптəн мондый җанланыш булганы юк иде! Хəбəрлəрнең хəбəре, җанланышның төп сəбəбе Хəйретдин агайның васыяте булды. «Яңа зиратка кем беренче булып барыр?» Бу сорау, белгəнебезчə, авылны байтактан киеренкелектə тота иде. Кем килер? Бүгеннəн һəркемгə мəгълүм – ул кеше Хəйретдин агай булачак. «Барса да барыр шул, – диештелəр авылдашлар, – җылап калыр кешесе юк, Минниса карчыкка ялгызлык яңалык түгел, нишлəрсең, үзе дə олыгаеп бара... Хəйретдин агайның карчыгы җир куенында, балалары таралышкан. Əйдə барсын, яхшы сүз белəн искə алырбыз үзен. Əйбəт яшəде, игелек белəн үлə дə белде, диярбез». Башта, кызулык белəн, рəхмəт укыдылар, мəңгелеккə изге сəфəр телəделəр. Сүз азайгач, күңеллəргə уй килде. Иң элек, элеккеге күршелəр уйга калды. Миннəхмəт тə борчылып уйлады. Сабирҗан да. Миннəхмəт Сабирҗаннарга барып керде. – Ишеттеңме? – Ишетмəгəн кая. Сүз ялганмады, Миннəхмəт кул болгап «əй» дип эчтəлексез бер ым ычкындырды да шомлы күлəгə сыман эреп тə югалды, чыгып китте. Сабирҗан, Миннəхмəтнең кергəнен онытып, үзе аларга сугылды. – Ишеттеңме? – Тиле икəн Хəйретдин агай. – Безгə рəнҗемəгəндер бит! Ике күршене дə шушы каһəрле сорау борчый иде. – Алай булмаска тиеш, – дип, бер-берсен юатырга тырыштылар. ...Язкилде өстендə тынгысыз төн иңде. Язкилде күгендə тынгысыз болытлар куерды. Июньнең сыек нурларын сүгеп, шул чагында Югары очка Хəйдəр кайтып җитте. Аның белəн бергə диярлек Зөфəр кайтып керде. Вəзилə белəн Фирүзə: «Бəхетсезлəр без! Кыярга суны кем ташыр?» – дип елаштылар да, гомергə булмаганны, печəнлектə кочаклашып йокладылар. Зəйтүн, үзенə күз булмаганнан файдаланып, чолан идəненнəн өч литрлы банка белəн җилəк вареньесы алып керде һəм, прəннек мана-мана, аның яртысын состы, яртысын идəнгə агызды... (Дәвамы бар.)
Канал в каталоге Максиметера
4 583 подписчиков · Книги