Әтәч менгән читәнгә (повесть)
Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 16. Əнисе əтисе янында шактый озак торылган икəн, Хəйдəр артыннан үк диярлек, Мирфатыйхлар турында трактор тавышы яңгырады, ут көлтəлəре тирбəлде. Сарысы коелган «жигули»ны трактор белəн сөйрəткəннəр икəн. Машинаны этеп-төртеп гаражга керттелəр дə биш йозаклап шартлатып биклəделəр. – Ник биклисең? – дип сорады Мидхəт. – Өйрəнелгəн гадəт, – диде Мирфатыйх абзый. Үзеннəн дə дəү келəм күтəреп капкадан кереп килүче хатынын күргəч аның елыйсы килде. – Кайтып җиттеңме? – диде ул ачуланмыйча гына. – Кайтуын кайттык та... – Əйдə, мал табылыр, төзəтербез машинаны. Баш исəн булсын! – Сəлəхетдиннең сынык кулын күргəннəн соң, Мирфатыйх кинəт айныган һəм песи кебек юашланып калган иде. – Əнə анда Хəйретдин агай бик начар, ди. – Юк сүздер, аңа ни булсын? – Гөлмəрьям дə куркып кайткан иде, хəзер йөгеннəн арынып, иренең җылы сүзлəрен ишеткəч, сулышы җиңелəйде. – Юк түгел ди шул менə! Ята ди! Яңа зиратка куюларын сораган! – Сорагач, куярлар да, – Гөлмəрьямнең бу хəбəргə дə исе китмəде. Мирфатыйх кына пошаманда иде, ул соңарган кичке чəй янында тагын ике-өч тапкыр Хəйретдин агайның «үтенечен» телгə алса да, өйдəгелəрнең бу сүзгə дикъкать итмəүлəрен күреп, туктап тынып калды. *** Түбəн авыл больницасында кешелəр тынычсыз йокыга талгач, кулының сызлавына, башының авыртуына чыдый алмыйча Сəлəхетдин ишегалдына чыкты һəм баскычта утырган хатынын күреп бик гаҗəплəнде. – Бөркү, – дип акланды Гөлбикə. – Эреп ага яздым. – Шулкадəр симермилəр аны! – Сəлəхетдин хатыныннан читкəрəк барып утырды. – Яшь чак түгел инде, – диде Гөлбикə, итəген җиллəтеп. – Ни булды соң сезгə? Кая бəрелдегез? – Сəлəхетдин җикеренеп хатынына карады. – Син сорама, мин əйтмим дигəндəй, үзеңə ни булды? – Җанын алам мин аның! Кемнең җанын, кайчан һəм ничек аласын сөйлəргə җыенганда гына, больница капкасы ачылып, аннан машина килеп керде. Олы урамнан Бибиəсманы бəбəй табарга китергəннəр икəн. Яңа хəбəр больницага аңа ияреп килде: Хəйретдин агай үлəргə ята икəн, үзен яңа зиратка куюларын сораган. – Бик əйбəт булган, – диде Гөлбикə исе китмичə генə. – Яшен яшəгəн дигəндəй... Менə монда булды əле эшлəр! Үлдем дип торам. Сəлəхетдин, хатынын кызганып, бер сүз дə əйтмəде, киресенчə, сынык куллы хатынына сау чактагы төсле итеп челəеп җикеренде: – Чүпрəк баш, чүпрəк баш! Ни белəсең соң син? Кабак баш! – Ай Аллам, нигə холыксызланасың? Ни əйткəн əле мин? Сəлəхетдин аңлатып тормады, тəмəке төпчеген җиргə бəрде дə палатасына кереп югалды. Төне буе керфеге йомылмады, уйлады да уйлады, тик аның уенда машинаны ваткан юньсез Хəйдəр дə, чак кына үлми калган Гөлбикə дə, тиздəн судка бирелəчəк Мирфатыйх чалыш та юк иде, ул төне буе тоташтан Хəйретдин агай турында, аның əҗəлен сизгəч əйткəн васыяте турында гына сызланып уйлады. *** Кичəге көн ел кебек озын булды, чөнки гадəттəн тыш вакыйгаларга бик бай иде ул. Бүген Язкилдедə гадəти көн. Гадəти иртə. Шул ук кояш. Шул ук урам-тыкрыклар, йортлар да төн эчендə үзгəрмəгəннəр. Олы су өстендə генə сыек томан кичəгедəн озаграк торды. Башкача һичбер үзгəреш юк, буласы кичə булып беткəн... Бүген дөнья тын! Гəрəй-хан да читəнгə менəргə ашыкмый, келəт тирəсендə тибенеп йөри. Дөрес, кичə канлы сугыш кырына əйлəнгəн карлыган куагы ягына кырын күзе белəн генə карап ала. Тавыклар да тыныч, җырлый-җырлый хуҗалары тирəсендə йөрилəр, кытаклый-кытаклый салам ояларына күкəй тəгəрəтəлəр. Үрдəклəр дə юашланган, мактанчык күркəлəр дə күлəгəдəн чыкмый. Гараж тирəлəре дə иртə-таңнан тып-тын. Торбалардагы чишмə суы Югары очка кадəр менеп җитə. Фирүзəнең консультациясе дə юк, кызыл тапларның да бишесе кипши башлаган. Юып киптерелгəн, калыпланган сигез бүлкəле кепка Əнəснең кабак башында өр-яңадан утыра. Зөфəрнең дə футбол ярышына барасы юк, ул апасы Вəзилə торганчы ук Хəйдəр белəн печəн оны əзерлəүче агрегат янына киткəн. Хəйдəрнең дə эше җайлы, үзе телəп колхоз эшенə чыккан. Каланчада да яңа кеше тора. Зират янындагы бушлыкта малайлар чын туп тибəлəр. Кичə консультациягə барырга чыккан малайлар барысы да шунда.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги