Перейти к содержимому
Максиметер

Аның уйлары əле бик еракта, акыл ирешмəслек ераклыкта иде. – Ə-ə, бия дисең икəн! Җикте...

Аның уйлары əле бик еракта, акыл ирешмəслек ераклыкта иде. – Ə-ə, бия дисең икəн! Җиктек əле, комын койдык. Сəлəхетдин кулын сындырган, аны Түбəн авылга, больницага озаттык. – Ни булган аңа? – Кем белеп бетерсен, – диде Хəйретдин агай томанлы гына. – Таеп егылганмы шунда... – Карт сөяк тиз ялганмас, – диде белдекле төс белəн Кирам. – Сугыштан белəм. Яшьлəр госпитальгə кереп тə урнашалар, җылынып өлгермичə чыгып та китəлəр иде. Ə олыларның эш харап! Сəлəхетдингə ничə яшь инде? – Əллə тагын. – Алар ничəнче елда каралырга барды əле? – Элеккелəрне онытып бетергəн син, Кирам! Нишлəп олырак булсын, миннəн яшьрəк ич ул! – Шулай микəнни? – диде бик гаҗəплəнгəн булып Кирам. Сүзсез коры тынлыктан соң Хəйретдин агай: – Əйдə əле, капка төбенə чыгыйк, – дип чакырды. Кирам хатыны тəрəзəдəн кычкырып калды: – Ерак йөрмəгез, чəй яңартам! – Ире өчен чиратыннан тыш пожаркада яткан кешегə аз булса да яхшылык эшлисе килə иде аның. – Кирам, – диде Хəйретдин агай, каядыр ерактагы йортларга карап. – Син чык инде бүген эшкə. – Ə син? – Кирам канəгатьлек белəн һаман корсагын кашый иде. – Кəефем юграк. Кан басымым əйбəт түгел минем. Ул үзенең байтактан сəламəтлеккə туймавын, берничə мəртəбə гипотонический криз кичерүен, бүген шул хəлнең зират янында кабатлануын, күңеленə шом керүен, күңелгə шом керүнең яман фал икəнлеген Кирамга сөйлəп бирергə уйлады, кемгəдер сөйлəп җиңелəергə кирəк иде аңа, əмма сөйлəмəде, көлемсерəп җиргə карап торды да: – Əҗəлетдин бабайдан хəбəр килде бүген! Һи! – дип куйды. – Иртəгəдəн эштəн китəм. Булды. Рəис янына төшеп белдереп куям. Бүген үк. Аннары шул, мине яңа зиратка җирлəсеннəр. – Китсəнə! – диде Кирам, куркынып. – Ниеннəн куркасың аның? Олы су килеп каберемне тузгытканны көтеп ятыйммы? Тау битеннəн Язкилдегə карап яту үзе бер бəхет булачак. – Язмаганны сөйлəмə, Хəйретдин агай! Я ышандырырсың. Ярты авыл синең агай-эне. Язкилдегə мур килүен, рəттəн кеше кырылуын телисеңме? Син барын да ияртеп алып китəчəк бит аларның! Хəйретдин агайның йөзе сəер генə агарып яктырып китте, ул көрсенеп алды. – Ярты авыл дисеңме? Хи-хи, агай-энелəр хəзер!... Чилəбедəн кайтканга кайчан? Күпме туйлар узды, бəйрəмнəр үтте, берəрсе чакырдымы мине? Кирам ык-мык килде, сыңар күзен кысып, офыкта кабынып маташкан йолдызга карап катты. – Сакалыңа эт эчəгесе бəйлəнгере! – дип ычкындырды ваемсыз Кирам. – Үлгəч кайда ятсаң да барыбер инде анысы! – Шундый каргану да бармыни? – дип кызыксынды Хəйретдин агай. – Ризалыгыңны бирсəң, ну каргыйлар инде сине! – дип сүз кыстырды Кирам. – Һəй, минем кадерем бармы?! – Куй əле анысын. Бик хəтəр сүз əйтеп ташладың əле син, Хəйретдин агай. Үлү турында сөйлəшмик əле. Кирам хатыны капка ачып ике рəт чəйгə кыстаса да, алар кузгалмадылар. Хəйретдин агай үз-үзенə əйткəндəй сөйлəнеп алды: – Шулай икəн ул дөнья! Яшисең, яшисең дə, бер заман тормыштан туеп та китəсең икəн... Хəйретдин кузгалып киткəндə, таудай корсагын түгел, башын кашып калды Кирам: «Вəт син агай! Хəйретдин агай булдымы бу? Тормыштан туйдым дидеме? Яңа зиратка барып ятарга ихлас күңеленнəн ризалыгын белдердеме?» Өченче тапкыр чəйгə дəшеп карасалар да, кунак ризалашмады, рəхмəт тə əйтмəде. «Иртəгəдəн эштə бер башың каласың. Бүген үк төшеп җит. Мин яңадан анда бармыйм», – дип, сменщигын ныгыткач, Хəйретдин агай өенə юнəлде. – Бəй, карт, нишлəп болай кайтасы иттең? Яныңа барырга гына чыга идем, – диде Минниса, мөмкин кадəр ягымлы тавыш белəн. – Үлəргə кайттым, Минниса, үлəргə, – диде Хəйретдин агай нык итеп. Минниса карчык коелып төште... Урман колак, кыр күз, дигəннəр. Урман-кырлар арасында утырган Язкилде авылы – мең күз, мең колак, биш йөз тел ул! Югары очта төчкерсəлəр, Түбəн очта ишетеп торалар. Олы урамда кикерсəлəр, Югары очта «бəрəкалла!» – дип куялар. Ямьле җəйнең беренче көне шулай үтте. Иртəнге, көндезге, кичке вакыйгалар, ниһаять, сүз булып өй эчлəренə күчте, булып узган хəллəр турында аш, чəй өстəллəре тирəсендə катлы-катлы, чуклы-чачаклы əңгəмəлəр кызды. Белгəне, белмəгəне сүзне, əлбəттə, Зəйтүн белəн Əнəстəн башлады.

302 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.