Гəрəй-хан да куначадан очып төшə. Горур басып, кызгылт түшен киереп ишегалдын бер əйлəн...
Гəрəй-хан да куначадан очып төшə. Горур басып, кызгылт түшен киереп ишегалдын бер əйлəнə, ике əйлəнə һəм пыр итеп очып бик биек читəнгə, Сəләхетдиннəр читəненə куна һəм дөньяны таң калдырырлык иркен тавыш белəн «кикри-күк!» дип кычкырып җибəрə. Курыкмыйча кычкыра, чөнки хуҗалар əле таң йокысында изрилəр... Нəни генə фəнни белешмə Кошлар һəм хайваннар чыгара ала торган авазларларның серен ачарга адəм уллары бик күптəннəн омтылганнар. Кошларның «сүзлек составында, нинди мəгънəлəр барын һəм аларның, тавышлары аша, нинди хəбəрлəр тапшыралар икəнен галимнəр бик күп еллардан тикшереп килəлəр. «Казларның сүзлек составы» дигəн китап Франциядə XVII гасырда ук басылып чыккан. 1800 елда немец натуралисты Ветцель эт, мəче һəм тавыкларның теллəрен өйрəнеп махсус «Сүзлек» төзегəн. 1807 елда Дюпон де Немур козгыннар «сүзлеге»н төзи. «Шул хезмəте өчен, — дип яза француз табигать галиме П. Флуранс, — Дюпон де Немур ике ел дəвамында кул-аякларын өшетеп бетерде. Инде бераз соңрак, 1890 елда америкалы Р. Гарнерның «Маймыллар теле» исемле атаклы китабы дөнья күрде. Мадьяр орнитологы Секе тургай тавышын магнитофонга язып алган һəм язмаларны нык акрынайтып тыңлап караган. Тургайның ике меңгə якын көй белгəнлеге мəгълүм булган!!! Өйрəнү хəзерге көндə дə дəвам итə. Тавыклар, мəсəлəн, егерме алты төрдə сигнал бирə алсалар, чебилəрнең белеме сайрак — алар алты төрдə генə хəбəр сала алалар. Песнəк егерме төрдəге сигналларны белə... Күрəсез, хөрмəтле укучым, кошлар телен өйрəнү безнең көннəрдə дə туктаусыз дəвам итеп килə икəн! Язкилде авылыннан да атаклы спортсменнар гына түгел, берəр табигать галиме дə килеп чыгар əле, мөгаен! Без ул чагында июнь башында, талгын татлы җил исеп торганда, төрмə стенасы биеклеге читəн өстенə менгəн кызгылт əтəчнең ни хəбəр иткəнен, шаять, сезгə дə төшендереп бирə алырбыз. Əлегə, бигайбə, кичə шушы читəн башыннан бəреп төшерсəлəр дə, əтəч куркып тормаган, тагын менгəн, якты таң агарткан дөньяны яңгыратып серле аваз салган! — Кикри-күк!... 1979-1980 еллар Казан-Заимище-Переделкино.
Канал в каталоге Максиметера
4 581 подписчиков · Книги