Перейти к содержимому
Максиметер

Әтәч менгән читәнгә (повесть)

Әтәч менгән читәнгә (повесть) Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ 17. (Ахыры.) Тик тегелəр тел язмадылар, каш астыннан гына бер-берсен күзəтеп, гел юк-барны ялгаштырып утырдылар. Ниһаять, хуҗа түзмəде. – Мирфатыйхның нигə кергəнен дə белəм, – дип ычкындырды. – Гаеплəмə, Хəйретдин агай, хəл белешергə генə кердем. – Рəхмəт, анысына да рəхмəт. – Хуҗа көлемсерəп карчыгына күз кысты. – Яшə дисең инде, Мирфатыйх? – Яшə, яшə! – Үлмə дисең инде? – Нинди үлү? Иртəрəк бит əле! – Үлə калсаң, яңа зиратка күмəргə рөхсəт бирмə дип тə өстисеңме? – Анысы инде бигрəк тə кирəк! – Мирфатыйх кулындагы папирос, ниһаять, сынды, ул аны кесəсенə салып куйды. – Алай икəн, алай... Сəлəхетдин ишек катына барып басты. – Китим инде мин, – диде. – Я сүгəрлəр... Хəйретдин юри аңа күз дə салмастан һаман төпченде: – Бəлки мине үз акчаңа ялга, дəваланырга да җибəрерсең, Мирфатыйх, – диде ул. Кунак чүгəлəгəн урыныннан сикереп диярлек торды, ашыгып-ашыгып: – Алай итəргə дə ярый. Телəгең бар икəн, əйдə, бар, дəвалан, – диде. – Туганнарга җəл түгел! Өйдə тынлык урнашты, Миннисаның кунак сөя торган самовары акрын-акрын гына сүнде, җырлавы ишетелмəс булды. Ишек тоткасына ябышкан Сəлəхетдинне Хəйретдин агай тагын туктатты: – Ашыкма, əнə Мирфатыйх та чыгам, ди... Тəки үзенекен итте карт төлке, ике күршене бер ачылган ишектəн чыгарьпг җибəрде. Алар урамга төшкəн тəрəзə яктылыгын читлəтеп узып бераз янəшə бардылар. – Син ник ураласың монда? Ни йомышың бар синең аңарда? – диде калын тавышлы Мирфатыйх. – Ə сиңа монда ни калган? – диде Сəлəхетдин, кызып. – Хəйретдин агай минем якын туганым. – Синеңме? Җүлəр! Ул миңа бик якын туган тиешле кеше. Алар Хəйретдин агайны бүлə алмыйча урам уртасында кичəге кебек ырылдаша, талаша башладылар, бераздан икесе дə тыелып, май баскан хəтерлəрендə нидер уянып, сүзсез калдылар. Шактый дəвам иткəн тыныштан соң, нəсел җеплəрен тикшерə, төпченə башладылар. – Синең Əюб бабаңның фамилиясе ничек иде əле? – Оныттыңмыни, Мортазин иде. – Безнең Билял картның да фамилиясе Мортазин иде лəбаса! Сəлəхетдин белəн Мирфатыйхның хəтерлəре ул чаклы ук озын түгел иде, шəҗəрəлəре язып кулдан кулга күчмəгəн, əмма кеше хəтерли алган кадəресе дə бүгенге мөнəсəбəтлəрне ачыкларга бик җитте: алар туганнан туышканнар иде. Белəлəр иде, кайчандыр туганлыкны саклыйлар иде, еллар үтү белəн бөтенесе онытылган, хəтердəн чыккан! Хəйретдин агайның əтисе дə Мортазин иде бит! Ни уйларга тиеш инде мондый чакта Сəлəхетдин? Мирфатыйх акыллы баш ни əйтергə тиеш?! Юк, юк, хөрмəтле укучым, сез миннəн аны көтмəгез! Булмаганны яза алмыйм. Алдарга намусым бармый. Мин гомерем буе чынлыкның тугры колы булдым, шул юлда җəфа чиккəннəрем дə аз түгел, мəгəр үлгəнче шундый булып калырмын да. Талəпчəн укучыма хөрмəтем ифрат зур, əмма сез дə мине аңларга тырышыгыз: кочакларын җəеп бер-берсенə ташланмадылар алар – ике туган, ике күрше, ике көндəш... Гомер буе араны бүлеп килгəн зəһəр дулкыннар аларны бик ерак ярларга тотып аткан иде, икесенең кан кардəш икəнлеклəре беленгəч тə, Сəлəхетдин белəн Мирфатыйх арадашлык сүзлəре тапмадылар. Тын гына, зираттан кайткан кешелəр сыман, салмак кына Югары очка атладылар. Əле ярый, шөкер, һава тын, төн тын, кичке һава тымызык, урамда ара-тирə генə яшьлəр очраштыргалады, яшьлəрнең олыларда гаме юк иде. Мондый очракта нишлəргə? Ничек яңадан туганлашырга? Мөмкинме бу? Бармы аның юллары? «Кичəге өчен кинə саклама, ялгышлык миндə. Əйдə, безгə керик тə яртыны сындырыйк», – дип əйтергə уйлый Мирфатыйх... Туганлыкны ныгытырга тагын шул шайтан суын чакырырга туры килəчəген аңлап, тыелып кала. Аек баш бернинди чарасын уйлап таба алмый, аек баш томаланган, каткан иде. Сəлəхетдиндə дə уй бар, чоланда сандык артында аның да яртысы булырга тиеш. Чакырсаң керер, ə яртыны Хəйдəр кыстырып чыгып киткəн булса? Тагын оятка калырсың... Тəки шулай, телсезлəр шикелле сөйлəшмичə, сукырлар төсле бер-берсен күрмичə, иңнəре иңгə тиюдəн сакланып, Югары очка кадəр менделəр. Капка төплəренə җитəрəк Сəлəхетдин алгарак чыкты, Мирфатыйх кыяр-кыймасрак: – Ничегрəк анда, Гөлбикəнең хəле бик яманмы? – дип сорады.

308 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.