Перейти к содержимому
Максиметер

– Ул, мин һəм менə Мирфатыйх күрше троюродныйлар икəнбез. Туганнан туышканнар. Барыбыз ...

– Ул, мин һəм менə Мирфатыйх күрше троюродныйлар икəнбез. Туганнан туышканнар. Барыбыз да Мортазиннар тамырыннан шытып чыкканбыз. Бабаларыбыз шул фамилияне йөртə иде безнең. – Мирфатыйх абый дамы? Кызның колаклары үрə торды. – Ул да, кызым. – Чын сөйлисеңме? – Чын. Иң чыны. – Җəмил дə миңа туган тиеш булып чыгамы? – Хас шулай. Бик якын туганың ул синең. Без аны онытып кына җибəргəнбез. Вəзилəнең өстенə салкын су койдылар. Вəзилəне, аягын-кулын бəйлəп, янган утка аттылар... һəм мондый сəер халəт бер кискен мизгелдə үтеп тə китте. Бушанып, рəхəт тынычлыкта оеп калды аның ярсыган күңеле. Буыннар буйлап рəхəтлек йөгерде. – Əти, чыннан да кан кардəшеңме ул Мирфатыйх абый? – Əйе, əйе, – дип кабатлады ата йокы аралаш. Ул чишенеп урынына менеп тə яткан иде. Вəзилə, халат төймəлəрен төймəли-төймəли, урамга чыгып китте. Капка баганасына аркасын терəп торды. Авыл очын үтеп кырга чыкты. Кире борылып кайтты. Үзенең бер чакта да Җəмилне яратмавын, үзсүзлəнеп, яшьтəн үк аның хуҗасы булырга омтылып, эзəрлеклəп азапланганын, гел юкка бəйлəнгəнен аңлады. Яратмады ич ул аны! Җəмил дə аны яратмады. Күкрəге җиңелəеп, сулышы киңəеп китте кызның. Димəк, Җəмил – аның туганы. Хəзер ни генə булса да, егет алдында аның йөзе ак. Сəкинə каршында да ул олы булып калачак. Җəмил ташламады аны, Сəкинəгə алыштырмады, туганлыклары ачыклангач, Вəзилə үзе баш тартты егеттəн! Үзе! Барлык чуалган төеннəрнең чишелеше иде бу! Сөенечен кем белəндер уртаклашасы килде Вəзилəнең, өстенлеге белəн мактанасы килде. Өстенлеге белəн мактаныр кеше Язкилдедə бер генə иде. Чибəр, сылу Сəкинə иде ул кеше. Хəзер үк Сəкинəне эзлəп табарга да, горур башны югары чөеп: «Апаем, мин сиңа Җəмил абыеңны бүлəк итəм. Мин бит аның белəн күрше буларак кына дуслашып йөрдем. Без бит аның белəн якын туганнар! Əллə ни уйлама!» – дип əйтеп салырга. Кузгалды кыз. Нияте нык. Бара башлады. Җир буе киткəч, Сəрвəрбикə əбилəр турында, алар сызгыра-сызгыра кайтып килүче Җəмил белəн йөзгə-йөз очраштылар. Əһə, бу егет алдында да тантана итеп калырга кирəк... – Хəерле төн! – Вəзилə сандугач булып сайрады. – Хəерле төн, – диде Җəмил, соң дəрəҗəдə таң калып. – Кая барыш болай? – Сөенче алырга! – Кемнəн? – Иртəгəге көннəн! – Вəзилə егеткə чак кына орынды да Олы урамга, Сəкинəлəргə таба йөгерде. Оча гына! Җəмил караватта озак кына борсаланып аунады. Вəзилəнең тантаналы төче тавышы, əйткəн сүзлəре аны хафага салды. «Сəкинəгə бер-бер яманлык эшлəп ташламасын бу көнче күбəлəк!» — дип уйлады ул. Вəзилəнең көнчелеге узган иде. Өметсезлеккə төшкəн кызны əтисенең яңалыгы очыртып, дəртлəндереп җибəрде. Йокыга киткəн Сəләхетдин кулы яман сызлап уянды. Кул сызлаган саен ул ерак тарихка, бабаларына юнəлде. Бүгенгене уйлады, «Хəйретдин агайны күрə торып үлемгə бирмəскə кирəк», — дип кабатлады ул күңеленнəн. Хəйретдин агайны уйлаган саен кул сызлавы кимегəн төсле була иде. Мирфатыйх та уй тозагыннан ычкына алмады. Юк өчен туганы белəн сугышып ятуы күз алдына килə дə кан тамырлары чемердəп китə иде аның. Веранда идəнендə Зəйтүн йоклый. Олы өй диванында Фирүзə җəйрəп ята. Зөфəр лапас өстендə, печəнлектə. Ишегалдында ачык һавада, гараж стенасына терəлгəн раскладушкада Хəйдəр ята. Сеңгəн. Ара-тирə ыңгырашып та ала. (Эчкəч гел ыңгырашып йоклый ул!... Теге шешə, əтисенеке!) Сəлəхетдин гырлый, гырлаган тавышы калын стена аша үтеп урамга чыга, Олы су буена барып ишетелə. Җəмил йокы аралаш бармакларын иснəп карый... Сəкинəнең чəч исе килə кулыннан, татлы ис! Əнəснең юрганы идəнгə савылып төшкəн, ул тезлəрен чəнчеп бөгəрлəнеп яткан, иреннəре чəпелди, иреннəре елмая, ул төшендə чабып барган ат көтүе күрə! Таң ата! Олы су башы агара, таң җиле кыштырдап килеп җитə, Язкилде авылында беренче булып Сəләхетдиннəрнең ишле кураларына кагыла. Таң җиле кырлар, болыннар өстеннəн Язкилде урамнарына туклык-татулык исен — башак исен алып килə. Кош-корт уяна, маллар калкынып бикле ишеклəргə, капкаларга үрелəлəр. Хуҗалар гына йоклый!

236 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.