Перейти к содержимому
Максиметер

– Өч-дүрт атнасыз ипкə килмəс дилəр. Сөяк чəрдəклəнгəн.

– Өч-дүрт атнасыз ипкə килмəс дилəр. Сөяк чəрдəклəнгəн. – Менə син агай, ə?! – Булды инде хəллəр, җүлəрлеклəр күп булды. – Нишлəргə инде хəзер? – Кем белгəн инде? Баш эшлəми. – Əллə болай итəбезме? – Ничек? – Хəзер син больницага барасыңдыр бит? – Барсам?... – Хəл белешергə мин дə төшəр идем. Гөлмəрьям берəр нəрсə хəстəрлəр шунда. – Ə, син аны əйтəсең икəн. – Ə син ни уйладың? – Гөлбикə төзəлер дə чыгар, Хəйретдин агай белəн ни кылырга диген? Мирфатыйх сабыр гына күршесенə карап торды. – Əллə болай итəбезме, дим... – Сəлəхетдин сүзен дəвам итте. – Икəүлəшеп путевка юнəтеп, юл акчаларын түлəп картны ялга озатабызмы? Акча үземдə дə бар, мəгəр ике туган исеменнəн булса күңеле күтəрелер иде. Əнə ич алты ел урыныннан тормаган сызлау Наҗияне армиядəге малае Тəлгать Əзербайҗанга Нафталан каласына өч ел рəттəн алып барган иде, теркелдəп йөреп китте Наҗия. Сыерларын сатканнар иде, савар кешелəре юк, хəзер сыер алдылар, гөбердəтеп сава, күз тимəсен! – Нигə? Мин каршы түгел! Акча бар! – Мирфатыйхның теленнəн күнегелгəн «аракы» сүзе чак ычкынмады!... Сөйлəшəлəр Сəлəхетдин белəн Мирфатыйх. Хəйретдин агай уртак сүз, җанлы əңгəмə кузгатты, кыяр турында, келəм бəялəре турында да түгел сүз, голт-голт итеп йоткан авазлар да юк, əмма алар бирелеп, кызып-кызып сөйлəшəлəр. Сөйлəшə алалар икəн əле! Авызыгызга бал да май сезнең, күршелəр! Сез дə үз халкыгызның матур сүзлəрен онытмаган икəнсез əле! Шəфкать, мəрхəмəт, туганлык, үзара ярдəм, өмə дигəн олы сүзлəрнең күптəннəн сезнең янавыч теллəргə кергəне юк бит инде, Сəлəхетдин белəн Мирфатыйх! Сөйлəшүне онытмагансыз икəн əле, теллəрегез аракыда җебемəсə дə бик матур əйлəнə икəн! Тик нигə болай соңга калып сөйлəшəсез дип сорыйсы килə. Хəйретдин агайның ишеген Үлем шакымаса... Нигə якыннарыбыз соңгы юлга чыкканда гына тормыш турында олы итеп уйлый алабыз икəн без?! Йорт хуҗаларының, кичə генə пычакка-пычак килə язган күршелəрнең, озак һəм дусларча сөйлəшеп торуларын ике йорттан ике кеше күзəтеп торды. Сəләхетдиннəрнең ачык тəрəзəсендə пəрдə артына Вəзилə поскан иде. Мирфатыйх хатыны Гөлмəрьям ишегалдына ук чыгып, капка артына качып, колагын ярыкка куйган иде. Тез башлары чəнчешсə дə түзде, əңгəмəне тыңлап бетерде. Тик берни дə аңламады. Мирфатыйх белəн Сəлəхетдин түгел, каяндыр читтəн килгəн əртислəр кыланып, алдалап сөйлəшə кебек тоелды аңа. Шулкадəр колакка ят иде ул ишетеп торган сүзлəр – «əллə җен алыштырганмы аларны, Ходаем?!» дип, белгəннəрен дə укып карады Гөлмəрьям. Тора-тора мондый нəтиҗəгə дə килде: «Əһə. Эшне судка җиткермəскə тырыша икəн! Муладис» һəм иренең зирəклеге белəн горурланды. Вəзилə татулыкның серен ачалмады, ул да баш ватып эзлəп карады, əмма ике күршенең дошманлыгын юарлык ул белгəн сəбəп юк иде. Дөресен əйткəндə, ул сүз агышының тирəнлегенə кереп тə карамады, Вəзилə Җəмилне көтə, аның кайтканын сагалый гына иде. Җəмил өйгə кайтмаган əле. Аның болай соңарып йөрүе бик-бик шикле иде. Əгəр бүген көндез аларны Сəкинə белəн бергə күрмəгəн булсалар, əллə ни кыйналмас та иде Вəзилə. Күргəннəр шул, күргəннəр! Җиткерделəр! Мирфатыйх Югары очның соңгы капкасына кадəр Сəлəхетдин күршесен озатып килде. Капка төбендə алар сүзсез кочаклаштылар да бугай... Сəлəхетдиннəр əтəче кычкырып җибəрде.. – Ятыйк, кордаш. Соң инде, – диде Сəлəхетдин. – Больницадан качты дип элəкмəгəе. Таңнан барасы булыр. – Тизрəк терелегез. Хəйретдин агайны карыйсы булыр! Картны əҗəлгə бирергə ярамый! – Ярамый! – дип килеште Сəлəхетдин. Əтисе кергəч, Вəзилə ут кабызды. – Качып кайттыңмы? – диде ул, һаман Җəмил турында уйлап. – Кайттым əле. – Мирфатыйхны сагынып кайткансың икəн. Белми идем. Əй чүкердəшкəн булалар! Əй сайрашалар! Кичə якага-яка килгəннəрен онытканнар. – Онытырсың да, – диде ата сабыр гына. – Явызланма, кызым. Хəйретдин агайның хəлен белешергə кайткан идем. – Синнəн башка кайгыртыр кеше беткəнме? – Туган тиешле ул безгə. Якын туган. – Нинди туган?

240 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.