Алма повидлосын сораучылар да күп булды бит🍎 Анысын да кайнаттык👌
Алма повидлосын сораучылар да күп булды бит🍎 Анысын да кайнаттык👌 🔸Кайнатма өчен алмаларны турап плитәгә утыртабыз, су салабыз. 🔸 Әкрен утта 20-30 минут кайный (алмадан тора вакыты) 🔸төбенә утырмасын өчен болгатып торабыз 🔸 Алма пешкәч тимер иләктән сөзәбез ( иләккә кадәр блендер белән дә изеп алып була) 🔸1 кг алмага 1 кг шикәр комы салып 30-40 минут кайнатабыз 🔸Әзрәк кайнатылса төсе ачыграк була һәм бик куе булмый. Безнекеләр шундыйны ярата, озак кайнатмадым. Бик тәмле кайнатма булды👍 Ипигә ягып ашый торган😋 Чәйләрегез тәмле булсын 🙏