Нәсимә беравык аптырап калды: — 3 августа 2026 г. в 17:55:12.295
Нәсимә беравык аптырап калды: – Монда, барысы да шулай бай яшиләр микән ни? – дип уйлады ул, нишләргә дә белми, баскан урынында таптанып. Ярый әле бүлмәгә Зәйнулла йөгереп керде һәм елмаеп: – Минем кимперемне (казахча – хатынымны) кая илттегез? – дигән булды. "Кимпер" казахча хатын дигән сүз икәнен Нәсимә белә иде инде. Казах йолаларын да белгәнгә, үзен Зәйнулланың кәләше дип кабул иткән бу гаиләгә «Әллә ялгыш килеп эләктем монда», – дип уйлый башлаган иде. – Сине барысы да ошатты, матурлыгыңа сокландылар! – дип сөенечен белдерде Зәйнулла, Нәсимәнең уйларын сизгәндәй. Нәсимәне озатып кергән кызлар, Зәйнулла бүлмәгә керү белән чыгып киттеләр, алар, бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Зәйнуллаларны каршыларга ниятләнгән мәҗлес бер атналап дәвам итеп, туй мәҗлесенә тоташып ук китте. Бу хәтле зур мәҗлесне Нәсимәнең үз гомерендә дә күргәне булмады. – Бәйрәм итә белә икән казах халкы бәйрәмнәрне! – дип уйлады ул исе китеп. Аны бигрәк тә кешеләрнең күп булуы аптыратты. Бу якта туйга бөтен авылның олысы да, кечесе дә, дәшелгәне дә, дәшелмәгәне дә килгәне аптыратты тагын. Йорт-ихатаны буйлап сузылган озын-озын өстәл артына сыймый калган бала-чагаларга ризыкларны якыннары алып бирә торалар, тегеләре яңадан килә торалар – кызык. Ә озын өстәлләрдә нинди генә сый-хөрмәт куелмаган! Боларны күреп, сокланып утырган Нәсимә, Зәйнулладан балаларча сорап куйды: – Зәйнулла, сез шундый бай мени?! Зәйнулла рәхәтләнеп көлеп: – Әйе, без шундый байлар: көтү-көтү ат, сыер маллары далада йөри, ә куй сарыкларның санын да белгән юк, – диде. Нәсимә ышанмыйча: – Ничек инде санын да белмисез була? – диде. – Әйе, каралар (көтүчеләр) ат колынласа, я сыер бозауласа әтигә сөенче алырга чабып кайталар, атам беләдер аларның санын, ә сарыкны кем санасын инде, – диде, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп. Юк белән башыңны авырттырма, матурым, мин сине байлыкта, рәхәттә генә яшәтәчәкмен, канатым, – диде аны кочагына алып. Алар, чынлап та бик рәхәт яшәп киттеләр. Институтны кызыл диплом белән тәмамлаган Зәйнулла шунда ук районда инженер булып эшкә урнашты. Башта алар ата-аналары янында яшәсәләр дә, кайтып йөрү авыр дип, шунда районда өй алып яши башладылар. Зәйнулласын, эштән кайтканын сагынып көтеп ала Нәсимә. Әмма, куллары эшкә күнеккән хатын өчен, ялгыз утырудан бигрәк, кайдадыр эшлисе килү теләге зур иде. Беркөнне үзенең бу теләген Зәйнуллага да белдерде, теге вакытта түш кесәсендә торып калган паспорты эченнән алып, дипломын күрсәтеп: Мин медсестра бит әле, эш стажым да бар минем, – дип, иренә иркәләнде. – Ә егетләрнең сиңа күзе төшсә, мин көнләшерменче, канатым, – диде Зәйнулла аны иркәләп. Әмма, эшкә урнашу Нәсимәгә уйлаганча җиңел генә булмады. Медсестралар бик кирәк булган җиргә дә, ни сәбәптәндер, Нәсимәне эшкә алмый чыгардылар. Паспортын ачып карыйлар да: – Безгә мондый кеше кирәкми, – дип чыгарып җибәрәләр. (Дәвамы бар.)

