Югалган язмыш... (документаль повесть) — 3 августа 2026 г. в 20:05:36.756
Югалган язмыш... (документаль повесть) Лилия ХӘЙДАРШИНА (ВӘЛИЕВА) 4. Зәйнулла белән Нәсимә аптырыйлар иде бу хәлгә. Көннәрдән бер көнне Зәйнулла Нәсимәнең паспортын закон органнары тирәсендә эшләгән бер дустына күрсәтергә булды. Чынлап та, хикмәт паспортта булып чыкты. Төрмәдә булганлыкны күрсәтүче билге куелган икән ләбаса паспортка! Бу хәлне аңлагач, Зәйнулла туганнары белән барып, (Нәсимә булган төрмәгә) бик күп акча түгеп, теге "шикле" паспорты урынына "чиста" паспорт эшләтеп алып кайттылар. Шуннан соң гына Нәсимә өчен ак юл ачылды. Ул район больницасында медсестра булып эшкә урнашты. Эшендә аны бик яраттылар, дуслары да табылды. Нәсимәнең тормыш күгендәге кара болытлар таралгандай булды. Һәркөн Зәйнулла белән сөенешеп эшкә ашыктылар, сагынышып өйгә кайта торган булдылар. Икесе корган тормышларына шатлык өстәгәндәй, беренче балалары дөньяга килде, уллары булды. Аңа Жанат исеме куштылар. Бала туу барысы өчен дә зур шатлык булды, ә Нәсимә өчен — бигрәк тә. Беренче сабыеннан да мәхрүм калган ана өчен тагын ир бала булуны, ул Ходайның зур бүләге итеп кабул итте. Беренче нарасыена бирә алмаган мәхәббәтен дә аңа биргәндәй, Жанатын шашып сөйде, кулыннан да төшермәде. Зәйнулланың әти-әнисе, туганнары өчен бер үк вакытта олы бәйрәм дә иде бу шатлыклы вакыйга. Зәйнулла белән Нәсимә туендагыдай зур мәҗлес корылды сабый хөрмәтенә. Теге вакыттагыча думбрачылар, җырчылар чакырылдылар, мул табыннар әзерләнде. Казах халкы бала тууны, аңа исем кушуны шулай матур итеп, зурлап үткәрә икән. Бала туу турындагы хәбәрне Нәсимә әтисенә хат аша җиткергән иде, әлбәттә, тик ара бик ерак булу сәбәпле, әтиләре бу мәҗлескә килеп җитешә алмадылар. "Киләбез" дигән телеграммалары да Нәсимә өчен барыбер зур шатлык иде. Ул түземсезләнеп якыннарын көтте: — Кемнәр килер икән? Әни ерак юлда йөри алмый, ул килә алмас инде, әмма әти, туганнар килерләр әле, — дип өметләнде ул. Көткән көнне үк килеп җитә алмасалар да, алар – килделәр: әтисе Хәйдәр, Миңнур апасы, Вәсилә сеңлесе, Хаккый энесе. Үзләре белән бик күп күчтәнәчләр, бүләкләр төяп килгәннәр. Шулай булмыйча, Нәсимәләрен бәхетле иттеләр бит бу яхшы кешеләр! Кодалар килгәч, исем кушу бәйрәме тагын берничә көнгә сузылды әле. Казах йоласы буенча, яшь парлардан туган беренче бала ире ягыннан булган әти-әнисе тәрбиясендә калдырылырга тиешле булса да, Нәсимә Жанатыннан һич тә аерылырга теләмәде. Сабыена ике яшькә җиткәнче күкрәк сөтен имезде, нарасыен күз карасыдай саклады. Жанат бик тиз тәпи китте. Зәйнулла да бик бала җанлы булып чыкты. Эштән кайткан арада гел Жанаты белән булды: уйнатты, әллә нинди уенчыклар алып кайтты, үзе дә инженер буларак, әллә нинди арбалар, кечкенә машиналар ясап сөендерә иде сабыен. Жанатны Зәйнулланың әти-әнисе дә бик яратты. Барган саен сөенеп каршы алдылар, ә кайтырга вакыт җиткәч, Жанаттан аерыласылары килмичә, бик моңсуланып: — Кайчан үзегез өчен бала алып кайтасыз инде? — дип шелтәләп тә калалар иде. — Булыр,булыр, — дип елмая иде Нәсимә, сөенеп. Чөнки ул үзендә тагын бер җан яшәгәнлеген күптән сизә иде инде. Тик бу турыда Зәйнулласына гына, нишләптер, әйтми йөрде. Дөресен әйткәндә, ул икенче бала булачагын белсәләр, Жанатымны әтиләре үзләренә алыр дип курка иде. Бу шикләнүләре дә инде әкренләп юкка чыга барды, чөнки бианасы белән биатасының Жанатны гына түгел, Нәсимәнең үзен дә балаларыдай якын күрүләрен ул белә, сизә иде. Әле өчәүләп кайтыр юлга чыккач та, Нәсимәнең серләрен сизенгәндәй, Зәйнулла сорап куйды: — Кара кашым, әтиләргә вәгъдә иткән сүзләрең әллә чынлапмы? – дип карады аның күзләренә. — Әйе, канатым, әйе, — диде Нәсимә шатлыктан чыккан күз яшьләрен сөртеп. Зәйнулла машинасын тиз генә туктатып, Нәсимәне киң кочагына алып сөйде, иркәләде: — Нигә бу хәбәрне миннән яшереп сакладың, кара кашым. Мин сине бик яратам бит, — дип, тагын җылы кочагына кысты…

