яллап, кайталар. Тик балалар бианайларында булып чыга, ә исерек ир урында аунап ята. Үз... — 3 августа 2026 г. в 20:05:38.235
яллап, кайталар. Тик балалар бианайларында булып чыга, ә исерек ир урында аунап ята. Үзе саташкан сымак: — Мин Нәсимәне үтердем бит, — дип, кабат-кабат шул сүзләрне кабатлап, бар нәрсәгә дә битараф булган хәлдә ята бирә. Күп уйланып торырга вакыт юк. Нәсимә күрше малаен дәшеп, Жанат белән Маратның үзләренә генә: — Әниегез кайтты, сезне ул өегездә көтә, — дип әйтергә кушты. Инде велосипедына менеп алган малай артыннан: — Берүк өйдәгеләр бу хәбәрне ишетмәсен! – дип кычкырып калды. Шул арада документларын, кием-салымнарын, башка кирәк-яракларны төйнәде, абыйсы аларны машинага чыгарып сала торды. Инде малайларның кайтканын көтәсе генә калды… Тик, балалар, әниләре кайту шатлыгын өйдәгеләр белән дә бүлешкәннәр булып чыкты. Ни арада ишек алды кешеләр белән тулды. Зәйнулланың әти-әнисе, күп сандагы туганнары да килгән, арада кайберләре кинжал да таккан. Тиз арада Нәсимә белән Галихан алар уртасында торып калды. Бу очрашуга алдан әзерләнгәннәр, ахрысы. Иң элек төркем арасыннан ак сакалын сыйпап, олы кода сүз башлады. Башта ул әдәп саклап, саулык-исәнлек сорашты, аннан тамагын кыра төшеп: — Кода, изге ният белән килсәң – кунагым булырсың, ә Нәсимәне бездән алып китү уең булса – дошманым булырсың! – диде олы кода. Без Нәсимәбезне дә, балаларны да сиңа биреп җибәрмәячәкбез! Син – берүзең, ә без – күмәк, — дип ымлады ул килгән кораллы казахларга карап. Галихан да куркып кала торганнардан түгел иде: — Нәсимәне яңадан үлем тырнагына тапшырыйммы?! Нигә малаегыз һаман шул хәлдә? Аңа ышанып, ничек мин туганымны калдырып китәм, уйлап карагыз! – диде. Шул арада төркем арасыннан Зәйнулланың бөдрә башы күренде. Аны шул арада адәм сыйфатына китергәннәр, айнытканнар, матур итеп киендергәннәр – аптырарлык хәл. Зәйнулла, төркем арасыннан чыгып, Нәсимә янына килде һәм мәһабәт гәүдәсе белән иелеп, башын Нәсимәнең аяк очларына китереп салды. — Гафу ит мине, Нәсимәм! Син исән калгач, мин башкача эчмәм! Бар да синеңчә булыр. Мин синең белән китәргә дә риза, Нәсимәм, тик мине үзеңнән калдырма, синсез мин үләм! – дип, үксеп елап җибәрде. Шундый олы гәүдәле кешенең шулай йомшап төшүе Галиханда да кызгану тойгысы уятты, әлбәттә. Аннан да болайрак, Зәйнулланың азаккы сүзләре Галиханның уйларын үзгәртеп җибәрергә дә юл ачты шикелле. — Безнең белән китәргә ризамын ди бит, барсын әйдә, аннары күз күрер, — дип уйлап алды ул эченнән генә һәм олы кодага мөрәҗәгать итеп: — Ярый, кода. Зәйнулла безнең белән китәргә риза бит, барсын. Бездә аны эчүеннән дә дәвалап булыр, бәлки, — диде. Көтелмәгән бу борылыштан барысы да тынып калды. Зәйнулла үзе дә тезләнгән җиреннән торып, Галиханны кочаклап алды: — Минем коткаручым бул, мәңге онытмам! – диде. Әти-әниләре дә, туганнары да Зәйнулланың кеше булуына өметләрен өзгәннәр булса кирәк, Галиханның "терелтеп булыр" дигән сүзенә өметләнеп, "аларча булсын" дигән нәтиҗәгә килделәр. Үзләре үк аларны олы юлга әзерләштеләр, хәтта аэропортка кадәр озата бардылар. Нәсимәнең күпне күргән изге йөрәге Зәйнулланы гафу итте. Алар гаиләләре белән Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә Галиханның зур өендә яши башладылар. Өйнең зурлыгы да, күңелләрнең киңлеге дә җитәрлек иде бу өй хуҗаларының. Нәсимә монда килгәч, беренче тапкыр туганлыкның ышанычлы иңнәрен, җылы канатын тойды. Нәсимәгә эш тә табылды. Политехник институтны кызыл дипломга тәмамлаган Зәйнуллага да шунда ук заводта эш табылды. Балаларга да монда рәхәт иде: Галия белән Глимхан исемле туганнары бар бит хәзер уйнарга! Шулай, зур гаилә булып матур итеп яшәп киттеләр. Зур гаилә булып яшәү бөтен дүрт бала өчен дә бик уңайлы иде. Беренчедән, балалар бер-берсенә терәк булды, кая барсаң да, янәшәңдә туганнарың булу – үзе зур бәхет бит. Ә Зәйнулла балалар өчен җанын бирергә дә әзер. Дүрт балага да бөтен фәннәрдән ярдәм итә иде ул. Балаларга башта авыррак тоелган математика, физика, химия фәннәре буенча шундый җиңел, шундый гади итеп аңлата белә иде ул. Бөтен фәннәрдән дә үзе яхшы укыган икән: мәктәптә дә, институтта да. Кызыл дипломны бер дә юкка гына бирмиләр икән шул!

