Адәм баласы авырлыкка түзә, ә рәхәтлеккә чыдамый, дигән гыйбарә бар халыкта. Шул дөреск... — 3 августа 2026 г. в 20:05:38.609
Адәм баласы авырлыкка түзә, ә рәхәтлеккә чыдамый, дигән гыйбарә бар халыкта. Шул дөрескә чыкты инде әллә, әллә башка сәбәпләре дә табылды микән, Зәйнулла тагын эчүгә бирелде. Бу хәлне гаилә авыр кичерде. Галихан төрлечә угетләп караса да, файдасы тимәде. Шул эчүе аркасында, беренче эшләгән җирдән — икенчесенә, аннары өченчесенә күчү дә уңышсыз булды. Аптырагач, Зәйнулланың хәлен аңлатып, Галихан үзе хат язды туганнарына. "Туганыгызны килеп алыгыз, инде без аның эчүеннән арыдык...", – диелгән иде бу хатта. Озак көтермичә, туганнары Ташкетка килделәр килүен, энеләренең хәлен дә аңлыйлар иде шикелле. Әмма, Зәйнулланың үзен генә кире алып китәргә һич кенә дә ризалашмадылар. – Нәсимәдән башка, балалардан башка без аның үзен генә алып кайтмыйбыз! Нәсимәне бирегез, аңардан башка Зәйнулла үләчәк, ә Зәйнулланы яңадан аякка бастырырга сүз бирәбез, – диештеләр. – Күрәчәгем шулдыр инде, Ходай миңа шундый язмыш биргәндер инде, абый, – дип Нәсимә үзе ризалашты кире кайтырга. Казахстанга кайттылар, яши башладылар. Ямьсез кыланып булмаса да, Зәйнулла, барыбер эчүен ташламады. Нәсимә инде бу турыда өмет тә итми иде инде. Шулай да бер көнне Зәйнуллага: – Зәйнулла, акыллым, инде балалар да үсеп бара, алар синең эчүеңнән ояла башладылар бит, туктасаң иде, – дип инәлде. Балалары өчен нишләргә дә әзер иде Зәйнулла, үзе дә бу турыда күп уйлана иде ул һәм, көтмәгәндә, Нәсимәгә башындагы бер уен ачып салды: – Нәсимә, беләсеңме ни уйлап йөрдем: син миңа бер кыз бүләк итәсең икән – мин эчүемне ташлыйм. Нәсимә өчен бу көтелмәгән хәл булса да, Зәйнулланы бәхетле итү теләге көчлерәк булганга, ул ризалашты һәм, ни хикмәттер, күп тә үтми, ул балага узды! Тугыз ай дигәндә, Аллаһы Тәгалә аларга бер кыз бүләк итте! Шулай дими – ни, күктән төшкән кебек булды бит бу бәхет! Баланың матурлыгы да "фәрештәләрдән" ким түгел иде: күзләре, йөз-битләре Нәсимәнеке кебек нәфис, ә чәчләре әтисенекенә охшап, бөдрә булыр, ахры. Балага бик матур исем дә сайладылар – Саягөл. Исеме җисеменә туры килеп тора: тау-таш арасында үсеп чыккан матур гөл. Ә Зәйнуллага килгәндә, бала туган көнне генә бик ныгытып бер көн эчте дә, гомергә эчүдән туктады – сүзендә торды. Көтеп, теләп алган кызчыгын ул кулыннан да төшермәде, үзе карады. Шул кечкенә сабый, үзгәрткәч тә үзгәртә икән кешене! Ул кечкенә кызын бер яшькә тиклем берсенең дә кулына да бирмәде, төшереп җибәрүләреннән курыкты. Ә беренче адымнарын Саягөл әтисе җитәгендә ясады. Бу читтән караганда бик кызыклы күренеш иде: буе ике метрлы әти кеше, җирдән чак кына калкынып күренгән кызчык белән сукмактан җитәкләшеп киләләр. Әтисе, кызын җитәкләр өчен, шул озын гәүдәсен бер якка янтайткан. Нәсимә читтән аларга карап көлә: – Шул кадәр дә хыялый ясар икән берәүне берәү! (Дәвамы бар.)

