Нәсимә белән Зәйнулланың тагын уллары туды. Аңа Марат дип исем куштылар. Ул да Жанат ке... — 3 августа 2026 г. в 20:05:37.843
Нәсимә белән Зәйнулланың тагын уллары туды. Аңа Марат дип исем куштылар. Ул да Жанат кебек, әтисенә дә әнисенә дә охшап, бик матур, теремек кенә бер бала иде. Инде икенчегә малай булгач, Нәсимәгә көенергә урын калмады: ул рәхәтләнеп, сөеп-яратып, бар булмышын балаларына багышлады. Ни теләсәләр, шуны әзерләп ашатты, ни теләсәләр шуны алып бирде. Инде балалар бераз исәя төшкәч, Нәсимә Зәйнулласы белән балаларны да ияртеп, туган якларына — Башкортостанга кунакка кайта торган булдылар. Зәйнуллага Башкортостанның матур табигате бик ошый иде булса кирәк, һәр җәйне бу якка кайтырга, Нәсимәнең мондагы күп санлы туганнары белән аралашырга тырышты. Нәсимәнең әти-әнисе, туганнары да Зәйнулланы бик яраттылар: әле берсе, әле икенчесе аларны үзләрендә кунак итәргә тырыштылар. Казах теле белән татар теле якын булганлыктан, алар рәхәтләнеп аралаша алдылар. Бигрәк тә Нәсимәнең кече туганнары Зәйнулла абыйларын сырып алып, Казахстан турындагы күп сорауларын яудырырга яраталар иде. Еллар бер-бер артлы үтә торды. Нәсимә белән Зәйнулланың уллары инде икесе дә мәктәптә укып йөриләр. Кирәк чакта алар үзләре генә дә зур әти-әниләренә барырлык булдылар, кул араларына кереп йорт тирәсендәге күп төрле эшләренә дә булыша башладылар, ә алары моңа сөенеп бетә алмыйлар иде. Нәсимә үзе дә тик тора торганнардан түгел: үзләре яшәгән совхозда икмәк салу цехы эшли башлагач, шунда эшкә керде. Ул монда эшен яратып, бик тырышып эшләде. Тиз арада коллективка кереп китә алды, үзен намуслы, уңган эшче итеп танытты. Берничә ел эшләү дәверендә ул гади эшчедән мастер, аннары цех начальнигы дәрәҗәсенә үк күтәрелде. Хәтта, өлкә комитетына делегат итеп тә сайладылар үзен, депутат та булды. Бу зур эшләр, әлбәттә, күп кешеләр белән аралашуны да, күп сандагы җәмәгать эшләре алып баруны таләп итә иде. Шул эшләргә җигелеп, иртәдән кичкә кадәр чапты да чапты ул. Күп чакта эшеннән дә соңлабрак кайтырга туры килә иде аңа. Әллә шундый тормыш киеренкелеге, әллә башка сәбәптәнме, бер дә юктан гына дигән кебек, Зәйнулла эчүгә бирелде. Эчү үзе белән кул күтәрү гадәтен дә ияртте. Эчүе аркасында Зәйнулланы эшеннән дә чыгардылар. Туганнары ярдәме белән кереп, яңа эш урынында берәр атна дигәндәй, яхшы гына эшли дә – тагын эчә башлый. Ә бер көнне шушы эчүе аркасында Нәсимәне үлем тырнагына дучар итте. Ул көнне Нәсимә эшеннән Зәйнулланың да хәлен белермен, балаларга төшке аш та әзерләп китәрмен дип, өенә ашыгып кайтты. Ишекне ачу белән… караңгылыкка чумды… Нәсимәнең аяк тавышыннан, аның өйгә керүен белеп, исерек ир, плита өстендә кайнап утырган зур чәйнекне Нәсимә гәүдәсенә күтәреп бәрә. Нәсимә ачыргаланып кычкырырга гына өлгереп кала… Ачы тавышка ишек алдында уйнап йөргән балалары йөгереп керәләр. Аналарының бу хәлен күреп, балалар куркышып, шунда ук акырып елап тышка атылалар. Ярый, күршесе тавышка йөгереп керә, югалып калмыйча, тиз генә ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктына шалтырата. Тиз арада ярдәм машинасы килеп, Нәсимәне алып китәләр. Район больницасында гына ярдәм күрсәтеп булмаганлык ачыклангач, Нәсимәне вертолет белән өлкә больницасына ук озаталар. Кайнап торган су үзенекен эшләгән булып чыга: баштан-аякка кадәр эссе су тәнен пешергән була. Тәҗрибәле врачлар кулына эләгә Нәсимә, әкренләп, пешкән тире астында яшь тукыма күренә башлый, алты айдан артык вакыт үтүгә, үлгән тире елан тиресен салгандагы кебек, тоташы белән кубып төшә. Бәхеткә дияргәме инде, тоташтан кубып төшкәч, шрам-мазар калмый икән. Нәсимәнең йөзе элеккечә калса да, йөрәге әрнү белән тулы була шул… Больницадан чыгар алдыннан Нәсимә, күрше Үзбәкстан Республикасында яшәүче Галихан абыйсына барысын да аңлатып хат яза. Бу хатны алу белән үк абыйсы Павлодарга Нәсимә янына килә. Нәсимә белән булган бу фаҗигале вакыйга, абыйсын бик тетрәндерә, әлбәттә. Шуңа ул ике дә уйлап тормыйча, Нәсимәне балалары белән бергә үзенә – Үзбәкстанга алып китәргә дигән карарга килә. Нәсимә үзе дә моңа риза була: Зәйнулланың бу вәхшилеген ул кичерә алмый. Ничек тә балаларны үзе белән алып китү максатында, больницадан Нәсимәнең авылына кадәр такси

