Шулай, катып калган хәлдә күпме басып торгандыр, кемнәрдер аның хәлен күреп, беренче яр... — 3 августа 2026 г. в 17:55:11.895
Шулай, катып калган хәлдә күпме басып торгандыр, кемнәрдер аның хәлен күреп, беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм якындагы скамьяга китереп утыртканнар иде. Бераз һушына килгәч, ул бөтен көченә үрсәләнеп, кычкырып: – Балам, балам! – дип елап җибәрде. Бу хәлне күреп узучылар кайсы аны кызгынып, кайсы исәрләнгән бу дип үтә тордылар. Әле яңа гына килеп туктаган поезддан төшкән бер төркем студент егетләр дә бу сәер хатынга игътибар итмичә калмадылар, әлбәттә. – Я берәр ярдәм кирәктер, – диешеп, алар бу хатын янына якынрак килделәр, хәлен сораштылар. Болар – Алма-Атадагы политехник институтның студентлары булып, инде диплом алып, үз якларына кайтып баручы яшь кешеләр иде. – Ник болай елыйсыз, әллә акчагызны, әйберләрегезне урлап киттеләрме, чибәр кыз? — дип сорады арадан берсе. Билетлык булса да без хәзер сезгә акча юнәтәбез, шулай бит, – дип калган иптәшләренә дә ишарәләде. Нәсимәне уратып алып, үзләренең теләктәшлекләрен белдерергә тырыштылар. – Юк, юк, минем баламны алып киттеләр! – дип, ике кулын күкрәгенә кысты Нәсимә, сулкылдап һәм үзе белән булган вакыйганы өзек-өзек сөйләп аңлатырга тырышты. – Алайса, сезнең монда болай утыруыгыз кирәкмәс, әйдәгез, без сезне барыр җирегезгә озатып куйыйк, әйберләрегез кая сезнең? – дип мөрәҗәгать итте икенче студент мөмкин кадәр ягымлылык күрсәтеп. Шунда гына Нәсимә үзенең сумкасының юклыгын абайлап алды булса кирәк, тиз генә пиджагының түш кесәсеннән паспортын тартып чыгарды һәм: – Ярый әле паспортым үзем белән икән, – дип, тагын елап җибәрде. Студентларга инде бары да аңлашылды. – Барыр җирегез бармы соң? – дип сорады тагын арадан берсе. – Юк, минем инде барыр җирем дә, кайтыр җирем дә юк! – диде Нәсимә әле генә үз хәлен аңлап. – Алай булгач, әйдә минем белән, миңа кияүгә чык, – дип, бик җитди кыяфәт белән бер студент Нәсимәнең янына ук килеп басты. Шунда Нәсимә аңа күтәрелеп карарга базнат итте. Аның каршында, буе ике метрлап булыр, матур гәүдәле, бөдрә чәчле, казахларга хас кысыграк күзле, акыллы кыяфәтле бик матур бер егет тора иде. Бу егет тагын кабатлап: – Мин шаярып әйтмим, миңа кияүгә чыгарга ризасыңмы? – дип сорады. Кая барырын белмәгән Нәсимә өчен бу көтелмәгән борылыш иде. Ул ике дә уйлап тормастан: – Риза, — диде. – Молодец, Зәйнулла, егет икәнсең! – диештеләр. Бу күңелсез хәлнең шулай шатлыклы чишелешенә барысы да куана иде. Әлеге төркем шау-гөр килеп, Зәйнулла белән Нәсимәгә матур теләкләр теләп, поездга утыртып җибәрделәр. Әле генә очрашкан бу пар Павлодар өлкәсенә табан юлланды. Алма-Атадан Павлодарга кадәр барып җиткәнче яңа гына очрашкан бу икәүнең сөйләшергә-аңлашырга вакытлары булачак, әлбәттә. Менә акрын гына поезд кузгалды, ә бераздан тизлеген шәбәйтеп, алга ыргылды. Поезд тәрәзәсеннән ялт-йолт үтеп торган күренешләр, әйтерсең, Нәсимә белән булган күңелсез вакыйгаларны да артта калдырырга ашыга иде. Тәгәрмәчләрнең дә җай гына тыкылдавы Нәсимәнең күңеленә бераз тынычлык биреп, көн буе ярсып алҗыган йөрәгенә ял биргәндәй тирбәтте. Ул үзе дә сизмәстән, Зәйнулланың җылы кочагында йоклап китте. Зәйнулланың әти-әнисе Павлодардан ерак түгел бер совхозда яшиләр. Алдан җибәрелгән телеграмма буенча, Зәйнулланы каршы алырга дип, станциягә аның туганнары каршы алырга килгәннәр иде. Поезд тамбурында Зәйнуллага сыенган сылу хатын-кызны күрүгә, алар аптырап калдылар. Зәйнулла, бер дә каушамыйча, шат тавыш белән: – Таныш булыгыз, бу – минем җәмәгатем! – дип көлеп җибәрде һәм Нәсимәне күтәреп поезддан төшерде. Туганнары шунда ук аларны «һай-вай» килеп, кочаклап алдылар. Атка атланып килгән бер туганы, сөенче алырга дип, шунда ук алдан чапты, калганнары да күңелле шау-шулап кайтыр юлга ашыктылар. Кай арада шулай күп булып җыелып өлгергәннәрдер, бөтен урам, бөтен оч дигәндәй, ихата тулы халык каршы алды Нәсимә белән Зәйнулланы. Думбрачылар да, җыр-такмак осталары да, биючеләре дә шул арада табылган, казан тутырып ит салынган. Нәсимәне кызлар, киленнәр төркеме уратып алып, үзләренчә казахча җыр-такмаклар көйләп бер бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәдәге байлык, җиһазны күреп,

