Битлек (хикәя) — 12 июля 2026 г. в 18:41:05.960
Битлек (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА 1. Авылның саф чишмә суын эчеп, яшел болыннарында тәгәрәп үскән Рания, өч дистә ел гомере тузанлы, шау-шулы шәһәрдә үткән кырык сигез яшьлек ялгыз хатын, ниһаять күңелендә бик озак ымсындырып йөрткән хыялына иреште. Яшәгән каласыннан сиксән-туксан чакрым ераклыктагы авылда иске булса да ярыйсы гына нык күренгән йорт сатып алды. Йорт хуҗасы – олы яшьтәге абзый белән өйнең хакына тиз килештеләр. Якты дөнья мөлкәтенә күпме бәйләнсәң дә, үзең белән аны төяп алып китә алмыйсың – тугызынчы дистәне ваклаган карт моны яхшы аңлый иде. Алучы булганда сатарга кирәк, дип уйлады ахры бабай да. Тиешле кәгазьләрен кулына алгач, Рания иске машинасына утырып ялларында дачасына барып йөри башлады. Шәһәрдән шактый гына ераклыкта өй алуының икенче сәбәбе дә бар иде. Тулай торакта бергә яшәгән, заводта бергә эшләгән яшьлек ахирәте Хәдичә күп еллар элек гаиләсе белән якындагы алдынгы, бай совхозга күчеп килгән һәм шунда ике бүлмәле фатирда яшәп ята иде. Ахирәтләр күптән аерылсалар да, бер-берсен югалтмаска тырыштылар. Сирәк булса да, хат алышып, хәбәрләшеп тордылар. Ике дистә ел буена бер-ике генә кат күрешкән яшьлек дусты килеп кергәч, Хәдичә, ни әйтергә белмичә, аптыравыннан сүзсез калды. Шулай да карап-карап торды да, хуш килдең, дип кочаклап алды. Раниянең ун чакрым ераклыктагы авылда йорт алганлыгын ишеткәч кенә бик хупламады. Нигә кирәк ул иске йорт сиңа, ялгыз башыңа, янәсе. Ә Рания үзенчә акланды. Авыл тарта, мин бит авылда үскән бала. Үзе белән киңәшләшмәгәнгә генә Хәдичәнең бераз хәтере калды, булса кирәк. Шулай да кысан фатирыннан соң авыл йортының иркен киңлеге, саф һавасы Хәдичәне дә битараф калдырмады, ул да гаиләсе белән ачык йөзле дустына ял итәргә, һава алыштырырга килеп йөри башлады. Иске генә булса да мунчаны рәткә китереп, анда юынырга мөмкин була башлагач, атна саен диярлек каен миллеге, үлән төнәтмәле мунча керергә килделәр. Рания Хәдичәне, аның ире Рәисне һәм кызлары Зәрияне мунчага барып алды, илтеп куйды. Бәйрәмнәрдә бергә ял иттеләр, шашлык кыздырдылар, бәлеш ясадылар. Сабантуйга бергә йөрделәр. Ике хатынның шулай тыгыз аралашуына карап, авыл халкы аларны апалы-сеңелле дип санады. Беренче җәйне үк Хәдичә каяндыр алган чия куагын үз кулы белән бакчага китереп утыртты: "Минем кул җиңел. Өч-дүрт елдан чия ашыйбыз!" Алты яшькә олы ахирәтенең, үзен бар өлкәдә тәҗрибәле, белдекле санап, бар нәрсәне, шулай кирәк, болай кирәк, дип күрсәтеп, өйрәтеп йөрүе дә Ранияне артык җиләтмәде. Өйрәтсен әйдә, ул әйтми, кем әйтер аңа? Ул бит яхшылык теләп әйтә. Бар нәрсәне үзенчә булдырырга, хаклымы-түгелме, үз сүзен генә өстә калдырырга яраткан гадәте бар инде анысы. Кемнең кимчелеге юк? Шулай да беркем белән таныш булмаган чит авылда якында гына үз кешең булу әлбәттә Рания өчен җайлы иде. Иске мичен ягарга, ут-күз чыгарырга куркып, башта Хәдичәдә кунып калган чаклары да булды. Кичләрен шәһәрдә бергә яшәгән яшь, матур, ваемсыз чакларны сагынып искә алдылар. Кайгы-шатлыкларын бүлештеләр. Ир заты белән киңәшмичә, бер кешегә дә күрсәтмичә йорт хәтле йорт алган Рания, өй алу шатлыгы бераз сүнә төшкәч, башта әлбәттә нидән башларга, нәрсәгә тотынырга белмичә каушап, югалып калды. Йортның бүрәнәләре нык күренсә дә, түбәсен сүтеп ябарга кирәк, аварга торган капка-койманы яңадан корырга кирәк, җимерелеп барган утынлык-сарайны, теплицаны, сүтеп ташларга, утынга кисәргә кирәк. Мунчаның да керерлеге калмаган. Төп агач йорт янына ак балчыктан салам кушып саман кирпиченнән ясалган янкорманың бер дивары җимерелгән. Өйнең эче дә ныклап каралмаган булып чыкты. Тәрәзә рамнары черек, пыялалары чак кына кагылсаң төшеп китәргә тора. Идән-түшәм күптән буялмаган, юылмаган. Катыргы ябештерелгән дивардагы саргайган обойларны чебен пычратып бетергән. Мич дигәнең ягарга күптән ярамый. Чормада, базда өелеп чүп, иске кием-салым ята. Электр чыбыклары череп беткән. Шуның өстенә бәрәңге җиреннән башлап җимеш бакчасына хәтле бар урында котырып чүп үләне, кура җиләк үскән. Кое бүрәнәләре эшерелгән, суы саз суыдай сары, эчәрлек түгел.

