Менә үзенең күп төрле хәл-вакыйгалары белән биш ел үтеп тә китте. Звоноктан звонокка ди... — 3 августа 2026 г. в 17:55:11.435
Менә үзенең күп төрле хәл-вакыйгалары белән биш ел үтеп тә китте. Звоноктан звонокка дигәндәй, биш ел срок, гомернең бер өлеше булып, Нәсимәнең йөрәгендә уелып калды. Иреккә чыккан Нәсимәнең иң беренче уе – баласын – улын күрү иде. Нәсерханның үзен аеруы турында Нәсимә белә иде. Бу өйдә аны көтмәүләрен белсә дә, поезддан төшкәч тә, аяклары үзләреннән-үзләре шул якка атладылар. – Тәрәзәдән булса да, бәлки күреп булыр, – дип уйлады ул, Нәсерхан өенә атлап, ә йөрәге күкрәгеннән атылып чыгардай булып типте. Ул, үзен-үзе белештермичә, бакча яктан кереп, тәрәзәгә капланды һәм идәндә уйнап утыручы ике ир баланы күрде. Бу балаларның берсе ике-өч яшьтә булыр, ә икенчесенә – дүрт-биш яшьләр чамасы… – Монысы – минем балам, минем улыкаем инде, – дип уйлады ул, зуррак малайга тилмереп карап. Туганнан башлап, бу баланы беренче күрүе булса да, "сөяген" йөз бала арасыннан да таныр иде Нәсимә. Өйдә бу балалардан башка кеше күренмәгәч, Нәсимәнең башына килгән иң беренче уе – өйгә керү булды… Менә ул өйдә, баласы янында! Нәсимә, үзен-үзе белештермичә, шашынып, улын кочагына алды, үпте, иркәләде, күз яшьләре аралаш: – Син – минем улым, син – минем күз нурым бит! – дип кабатлады. Бала, башта аптырабырак калса да, үзен әлегә кадәр шулай беркемнең дә иркәләвен белмәгәнгә, бу матур апаның кочагына ныграк сыенды. Нәсимә үзенең ни эшләгәнен белерлек хәлдә түгел иде бу минутта. Ул, баланы күтәргән хәлдә, ашыгып ишектән чыкты. Үзен беркем дә туктатмавын белгәч, йөгерә-йөгерә урамга ук атылды. Бала күтәрергә җайсызлаган, кулындагы бер сумкасын каядыр ташлады, муенындагы шарфның шуып җиргә төшеп калганын да абайларлык дәрәҗәдә түгел иде. Менә тимер юл вокзалына да якын гына калды. Ул тизрәк билет алачак һәм туган ягына кайтачак! Ә Нәсерхан өендә бу вакытта "ду" килеп баланы эзлиләр иде. – Мин аш бүлмәсендә булдым, ә балалар әле генә менә бу бүлмәдә уйныйлар иде, – дип акланды Нәсерханга хатыны. Ә кече улы, – кая абыең? – дип сорагач, бармагы белән ишеккә төртеп күрсәтте. Нәсерхан, эшнең нидә булуын тиз төшенде, ул эченнән генә: – Нәсимә кайткан, баланы үзе белән алып киткән! – дип уйлады. Шунда ул эшеннән бер төркем милиция хезмәткәрләрен дәштереп алды. Ул үзе өй белән вокзал арасын җәяүләп үтәргә уйлады: кем белә, бәлки куып та җитә алыр. Шулай уйлап, як-ягына каранып, эзләнеп бара торгач, әмәлгә калгандай диясең, юлда таныш ефәк шарф күреп, туктап калды: – Бу шарф Нәсимәнеке бит, мин аңа үзем бүләк иткән шарф! – дип, шарфны җирдән алып, учларына кысты, битләренә терәде. Шул, бер минут эчендә аның күз алдына кайчандыр өзелеп яраткан Нәсимәсе килеп басты, әйтерсең әле аның кулында шарф түгел – Нәсимәсе иде… – Ул инде беркайчан да минеке булмаячак! —дигән уй, аны шушы бер минутлык татлы ләззәттән арындырып, үртәлү, тизрәк үч алу тойгысы белән алышынды. – Димәк, ул ерак китә алмаган, – дигән уй аның аңын ярып узды. Ул ашыгып, иптәшләренә күрсәтмә бирде: – Поездны җибәрми торыгыз! Нәсимә инде билет алып, бераз тынычлана төшеп, вагонга кереп урнашты. Поезд кузгалырга биш минут кына калды. – Ходаем, тизрәк кузгалып китсәк иде инде! – дип инәлде ул Ходайга. Ә уйлары белән ул күптән туган якларында иде инде. Тик бу юлы Ходай да ярдәм итмәде шул аңа. Кузгалып барган поездга бер төркем милиция хезмәткәрләре кереп тулды. Алар шунда ук поездны туктаттылар. Вагоннар буйлап таралдылар. Нәсимә урнашкан вагонга Нәсерхан үзе килеп керде. Керә-керешкә ул анасына сырышкан баласы-ние белән бергә, Нәсимәне тышка йолкып атты, ике куллап Нәсимәнең кочагындагы балага килеп ябышты. – Бала синеке түгел! Әле төрмәдән чыгып җитә алмагансың, хәзер бала урлаучы дигән статья белән тагын төрмәгә керәсең киләме синең! – дип акырды. Или сине хәзер үк протокол төзеп, төрмәгә озатабыз, или баланы миңа бирәсең! – дип җикерде һәм әле улын туйганчы кысып сөяргә дә өлгермәгән ананың кочагыннан сабыен тартып алды. Нәсимәнең, баласын бирмәскә тырышып күтәрелгән ике кулы, һавада эленеп, бушап калды…

