үзем көенәм. Язгы ташкын белән агып килмәгәндер ласа аның кызы. Тизрәк кайтып хәлләрен... — 20 августа 2026 г. в 12:56:21.315
үзем көенәм. Язгы ташкын белән агып килмәгәндер ласа аның кызы. Тизрәк кайтып хәлләрен белергә кирәк. Без Алмаз белән иртән-иртүк юлга чыктык. Алмаз минем тормыш иптәшем була инде. Аның әле безгә беренче кайтуы. Туры картиемә кайтып кердек. Әни үпкәләмәс әле. Телеграмманы бит картием салган. Ул Гөлгенәгә күрше тора. Картием безне капка төбенә чыгып каршы алды. — Барыгыз тизрәк, Гөлгенә белән Асиянең хәлен барып белегез, — ди. — Карти, чәй дә эчереп тормыйсыңмени безне. Кеше картиләре кебек кайчан картаерсың икән, кайчан сиңа акыл керер икән, — дип шаяртам, картиемне кочагыма кысып. — Карти, исеме Асия дисеңме, Рәмзилнең дә кызы Асия. — Сиңа шапылдатып сөяргә карлыгач каш, шомырт күзләр күбәйде, Аллага шөкер. — Минем картием шулай ул. Бәләк кебек куллары белән шапылдатып әллә сөя, әллә төя аркаңны. Бер сырхавың да калмый, коелып бетә. Больницада Гөлгенә белән Асия бер палатада. Инде аруланабыз, тиздән чыгарырлар. Бәхеткә каршы, Асиянең үпкәсенә тимәгән. Тын юллары ялкынсынган дип каршы алды Гөлгенә. Аның бәхетле йөзеннән, шатлык нуры сирпеп торган күзләреннән мин дә эшнең нәрсәдә икәненә төшенә башладым. Алар бит икесе дә карлыгач каш, шомырт күз икән ласа. Минем картием болай гына сүз сөйләмәс ул. — Син ничек табыштылар дип баш ватасыңдыр әле. Бәхетем язгы ташкын белән агып килде, — дип серле елмая Гөлгенә. – Кичләтеп кенә каз эзләп кайтып килә идем, яр буенда Асия белән Динар уйнап йөриләр. Ярга бик якын, үзем белән алып кайтым әле бу тыңлаусызларны, дип аларга таба килә башладым. Мин әле аларга якынлашып та өлгермәдем, Асиянең аягы таеп ярдан түбән төшеп китте. Әни, дип ярсып кычкырганы гына хәтеремдә. Бу йөз метрлап араны ничек үтеп, ничек суга ташланганымны хәтерләмим дә. Шулай да җайлап, толымыннан урап тотып, үзен аркасына борып салдым. Мин үзем генә бер нәрсә дә кыра алмас идем, Динарның елап кычкырганына Әслах абыйлар гаиләсе белән баулар, багорлар күтәреп йөгереп килеп җиттеләр. Яр буенда яшәгәч, аларның беренче генә кеше коткарулары түгел. Үзләренә алып кереп, икебезнең дә өс-киемнәребезне алыштырдылар. Врачлар килгәнче әллә нинди шифалы сыекчалар белән бөтен тәнебезне уып, үлән төнәтмәләре эчерде Кәримә апа. Шунда мин Асиянең аркасындагы кара миңен күреп калдым. Шунда гына мин тәрәзә каршында басып торган Рәмзилгә игътибар иттем. Шундый шатлыктан шашкан кешене беренче күрәм булса кирәк. Асиянең битләреннән, чәчләреннән үбә. Әле Гөлгенәнең мендәрен җайлый, аякларын йомшак йон одеал белән төрә. Ничә төн йоклаганы юк, чик сагында торган сакчымыни, дип елмая Гөлгенә. Бүләкләребезне тапшырып, кайтырга җыендык. Рәмзил озата чыкты. Минем сораулы карашыма буйсынып, Рәмзил үзе сүз башлады. — Әдиләнең соңгы үтенече шул булды, кызыбызның алган бала икәнен бер кешегә дә, бигрәк тә авылда белдермәвемне үтенде. Аннан мин бит үзем дә әле генә белдем, Асиянең әнисе Гөлгенә икәнен. — Ярый Рәмзил үткән эшкә салават, картием әйтмешли. Хәзер гел бергә булырсыз! Гомерегезнең һәрбер яңа таңы бары тик бәхет таңы гына булыр. Без, хушлашып, үз юлыбызга, кайтыр якка таба кузгалдык.

