– Беркөн шулай кичләтеп кенә ишек шакыйлар, – дип хәтерли Зифа апа. – Ачып жибәрсәм, Ка... — 20 августа 2026 г. в 07:26:40.945
– Беркөн шулай кичләтеп кенә ишек шакыйлар, – дип хәтерли Зифа апа. – Ачып жибәрсәм, Касыйм абыең басып тора. Бер кулына чемодан күтәргән, икенче кулында бер яшьләр чамасындагы булган ир бала. Мин баскан җирдән каттым да калдым, – ди. – «Килгәч керерсез инде», – дип чак әйтә алдым. Үзем баланың анасын көтәм. Баласы булгач, анасы да бардыр бит инде. Ипләп кенә урамга чыгып карыйм, бүтән керүче кеше күренми. Дәшми генә табын әзерләп, тамакларын туйдырдым. Йокы бүлмәсенә ятарга урын җайладым. Үзебез Каюм белән залдагы диванга урын җәеп яттык. Кая инде күзгә йокы керү. Башка әллә нинди уйлар килә. Җитмәсә, Каюм да: «Әни, минем әтием кайтты бит, әйеме? Нигә безнең белән сөйләшми, әллә телен йотканмы? – дип тәтелди. – Син бит бәбине әниләргә генә бирәләр, дигән идең. Мине алганда төн йокламый шәлләр бәйләп акча җыйдым, дисең. Әтиемә ничек бирделәр икән, ул да шәл бәйләргә өйрәнгәнмени?» – ди. «Йә, йокла, улым, әтиең арыган, ерак юлдан кайткан бит. Иртән бар да ачыкланыр. Бәбине сиңа күрсәтергә алып торгандыр, иртәгә илтеп бирер», – димен. Шулай сөйләшми генә дүртебез ике бүлмәдә йокладык. Башка төрле уйлар килә. Әллә, мин әйтәм, начар юлга кереп киткәнме бу, ничә еллар бер хәбәре дә килмәде бит. Әллә акчага-мазарга алданып, яшереп тотамы кеше баласын, дип тә уйлап куям. Юк, болай авызга су капкан кебек йөрергә ярамый, мәсьәләне уртага салып хәл итәргә кирәк, аннан соң булуы бар, дип үземә-үзем киңәш бирәм. Иртәнге ашны ашаганнан соң, үзем сүз башладым. – Касыйм, баланы анасыннан болай аерырга ярамый. Каян алдың, шунда илтеп куй. Үзеңнең дүрт ягың кыйбла, ничек телисең, шулай яшә. Бала язмышы, кеше гомере белән шаярырга мин сиңа юл куймам, – димен. – Кара, ничек батырланып киткәнсең, – ди. – Дөнья барысына да өйрәтә ул. – Илтер идем дә, илтер җире юк бит, – ди бу, авыр көрсенеп. – Аның әнисе Мәрьям иде. Ул хәзер юк инде, безне мәңгелеккә ташлап китте, – ди. Һәм кыска гына сөйләп бирде. Себердә үзенең беренче мәхәббәте белән очрашып кавышканнар. Мәрьям иреннән аерылган булган. Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәтеп кайтып килгәндә, давыл кубып, вертолетлары тайгада югалган... Күземә яшь тулды, барып, баланы кочагыма алдым да, туйганчы еладым. Мәрьям, Мәрьям – тышкы матурлык белән бергә Ходай сиңа искиткеч батыр йөрәк тә биргән икән. Үзеңнең гомерең бәрабәренә күпме кешеләргә гомер бүләк иткәнсеңдер, анысын бер Алла белә. Ә мин шушы минутта ул сабыйны үз балам итеп кабул иттем, Каюм белән икесен тигез күреп, исән-сау карап үстерергә Ходайдан ярдәм сорадым. Шулай итеп, мин яңадан ирле дә, ике уллы да булдым. Касыйм абыеңны үзенең эшләгән җиренә кабат чакырып алдылар. Камилне балалар бакчасына урнаштырдык. Үзем дә бик тырышып эшлим. Бригадир вазифасын йөкләделәр. Озакламый фатирыбызны да зурайттык. Яңа гына төзелеп беткән йорттан дүрт бүлмәлене бирделәр. Икенче катта гына. Каюмыбыз мәктәптә укып йөри, музыка мәктәбендә дә шөгыльләнә. Әтисе пианино да алып жибәргәч, баланың түбәсе күккә тиде. Гел «4»ле, «5»ле билгеләренә генә укый. Хәзер инде кул эшләре эшләмим, Касыйм абыең рөхсәт итми. Буш вакытларда парлашып кинога барабыз. Касыйм абыеңның буш вакыты сирәк була булуын. Ул хәзер участок мастеры. Бик җаваплы эш инде. Вакытында кайталмый. Көчле бураннар булганда, бөтенләй кайтмый калган чаклары да бар. Исән генә йөрсен минем алтын канатым, балаларымның терәге бит ул. Алла бирсә, өченче бәбиебез дә булырга тора, бәлки, кыз булыр. Ир бала әтигә терәк булса, кыз бала әнигә бик кирәк, ярдәмче, киңәшче бит ул. Әйе, бәхетемә үзем ышанмыйм. Җитмәсә, Касыйм абыең бер кочак розалар күтәреп килгән. Уфадан барып алдым, ди. Кыш уртасында шулчаклы ерактан ничек туңдырмый алып кайткандыр. Элек бездә андый чәчкә-мазар сату юк иде. Бөтен дөньяның бәхет ачкычын кулыбызга алган кебек, кызыбызны күтәреп, бала табу йортыннан чыгып киләбез. Өр-яңа ак «Жигули» тора. Касыйм абыең кадерләп кенә кертеп утыртты. Каенсеңлем белән кияү каршы алырга килгән. Аларның да авызы колакларына җиткән. Каенсеңлем пышылдап кына миңа сер сөйли: «Сиңа сюрприз, авып китә күрмә, ныграк

