Унике яшьлек Илһамны үги әнисе Мәйсәрә кыерсытты, ә инде үзенең кызы тугач, Илһамга бөт... — 5 сентября 2026 г. в 18:39:48.785
Унике яшьлек Илһамны үги әнисе Мәйсәрә кыерсытты, ә инде үзенең кызы тугач, Илһамга бөтенләй көн калмады. Әтисе Шәрәфи дә улын, юк-бар сылтау табып, ат камчысы белән кыйнаштырды. Җәй урталарында, сарыкларын көтүдән каршы алып кайтмаган өчен Илһамны әтисе каты җәзалады. Камчылагач, үкереп елаган улын сәкегә сузып салып, кырына торган пәкесе белән үкчәсен ярып, тоз сипте. Бала үлем ачысы белән кычкырып елап, атасы кулыннан ычкынып, качып, бәдрәфкә керде. Юкә кабыкларыннан гына корылган бәдрәфнең киртә идәне сынып, Илһам чокырга егылып төште. Билдән тизәккә баткан малай, көчкә үрмәләп чыгып, бакча артындагы әрәмәлеккә, чишмә буена йөгерде. Салкын чишмә суында юынгач, яшь наратлык урманына, куаклар арасына кереп качты. Караңгы төшкәч, күршеләренең җылы мунчасына кереп, ләүкәгә менеп ятты. Аягындагы җәрәхәтенең сызлавыннан елап шешенеп беткән бала шунда ук йоклап китте. Иртән мунча хуҗабикәсе Рәшидә ярым караңгы мунча ләүкәсендә йоклап яткан кешене күреп, куркуыннан атылып чыкты. Чыкты да абзар янында тирес түгә торган сәнәкне алып, батыраеп кычкырды: – Әй син, кем буласың? Чык яхшы чакта! Төссез киндер күлмәк белән искереп беткән ямаулы чалбар кигән, куркудан калтырап төшкән, яланаяк, яланбаш килеш каршысына чыккан баланы – Илһаметдинне күргәч, Рәшидә зиһенен җуя язды. – Илһаметдин, балакаем, нишләп мунчада йоклап йөрисең? – дип аптырап калды. – Әти камчы белән кыйнады, үкчәне плитуа белән ярып тоз сипте, – дип, малай үксергә кереште. Аңа кушылып Рәшидә дә елап, күршеләрен каргап тиргәде, ярым җәтим баланы шулай җәзалаулары йөрәгендә гомерлек ачы хатирә булып калды. Илһаметдиннең пычрак киемен салдырып, мунчада калган җылы суда сабынлап юып, кояшка киптерергә элде. Аш алып чыгып, мунча ишек алдында баланы ашатты. – Йә, балам, хәзер нишлисең инде, ул явыз атаң янына ничек кайтырсың? – дип борчылды Рәшидә. – Мин урманга качам, качаклар янына. – Нинди качаклар? Каян килсен алар безнең якка? – Авыл халкы Нератовка урманнарында качаклар бар дип сөйли бит, шулар янына китәм. – И-и-и бала, бала! Әгәр качаклар булса, аларны күптән инде милиция тотар иде. Юк-бар сүзләргә ышанып, урманда адашып харап була күрмә. Бәлкем, район үзәгенә барып, милициядән балалар йортына җибәрүләрен сорарсың... Хәер, алай итсәң, атаңны төрмәгә утыртулары бар. Үз баласына пычак күтәрсен инде... Җырткыч ул, ата түгел. Җырткыч җанвар да үз баласын саклый... Кояшлы җылы көндә баланың киемнәре тиз кипте. Рәшидә малайның аякларын юдырып, ярасына атланмый сөртеп, чүпрәк белән бәйләде. Иске булса да, оекбаш белән чабата да кидертеп, ярты түгәрәк ипине киндер тукымага төреп кулына тоттырды да ындыр артыннан үренде-урманга чыгарып җибәрде. Шулай итеп авыл баласының бик тә четерекле ирекле тормышы башланды. Илһаметдинне шул көннән башлап авылда күрүче булмады. (Дәвамы бар.)

