Азалия кызларны озатты да өенә кереп китте. Соңгы көннәрдә Азатның хәле авырайды. Ә бүг... — 5 сентября 2026 г. в 09:05:20.670
Азалия кызларны озатты да өенә кереп китте. Соңгы көннәрдә Азатның хәле авырайды. Ә бүген ничектер тыныч. Аңа нәрсә тәкъдим итеп караса да, ул башын селкеде. Чәй булса да эчеп карасын дип, янына килсә, Азатның бармакларының көрән төстә икәнен күрде. Азалия күршедә генә торган кайнанасына чапты. Алар килеп кергәндә Азат инде бу дөнья белән хушлашкан иде. Үлгәндә янында берсе дә булмады. Кар гына, нәрсәнедер сизгән кебек, тәрәзәгә бәрелә иде. Ул да бу кара кайгы янында көчсез иде. Кызларга мәктәптә килеп әйттеләр. Ләкин аларның ышанасы килмәде. Әле иртән генә күргән кеше ничек үлсен инде. Ничек? Ялган булмаган. Тоз сораучы күрше егет, чыннан да, бакыйлыкка, мәңгелеккә күчте. Азалиягә яшәүнең кызыгы бетте. Ул ирен төшләрендә күрде, телефонга аның номерына хатлар язды. Телефонда аның белән төшкән бер генә видео калды, аны Азалия көненә унышар тапкыр карап елады. Ләкин сынмады Азалия – яшь аралаш елмаеп дәвам итте тормышны. Менә 2019 елның җәй ахыры җитте. Азалия өч кызын юлга озатырга чыкты. Күзендә – яшь, йөрәгендә балаларга дигән кайнар мәхәббәте иде. "Минекеннән берүк бәхетлерәк булсын тормышыгыз", – дип тели иде ана йөрәге. Кызлар өчесе дә тын иде, һәрберсе бер-берсенең ни уйлавын белә, чөнки барысы да дә берне генә – әниләрен уйлыйлар. Ә хисләр турында сөйләшергә алар беркайчан да яратмыйлар. Өч баласының тау артына юл алганын Азалия бик озак карап торды. Уе гына алар белән бергә тау юлыннан бара иде...

