Бишекле мотоциклына атланып, милиция вәкиле, участковый капитан Вәлишин килеп җитте. Фе... — 5 сентября 2026 г. в 18:39:48.423
Бишекле мотоциклына атланып, милиция вәкиле, участковый капитан Вәлишин килеп җитте. Фельдшер белән тагын бер мәртәбә мәетне карап, беркетмә төзеп, пүнәтәйләргә кул куйдырды. Мәетнең сумкасында таушалып беткән паспорты табылды. Анда «Шәрәфиев Илһам Шәрәфи улы» дип язылган иде. Картлар фикерләшкәч, югары очта яшәүче Шәрәфи картның оныгы Вәлиәхмәт барлыгын исләренә төшерделәр. Участковый, зираттагы халыкка таралышмаска кушып, мотоциклына утырып, авылның югары очына менде. Вәлиәхмәт дигәннәре, җитмешне узган карт, бакчасында умарталарын карап йөри иде. Участковый аңа ни өчен килгәнен аңлатып, зиратка мәетне карарга алып килде. Вәлиәхмәт авылдашлары белән кул биреп исәнләшеп чыккач, тартынып кына, мәетнең битенә карап: – Ни-и, кем иптәш милициәнир, ни-и, ничектер бу мәетне танымыйм бит, – дип, башын селкеп, артка чигенде. – Ә син, Вәлиәхмәт абый, якынрак килеп, яхшылабрак кара, бәлкем, танырсың? Вәлиәхмәт мәетнең ике ягына да чыгып, битен яхшылабрак карау нияте белән иелгәч, кинәт авыр истән борынын учы белән каплап: – Валлаһи, мин бу кешене беренче мәртәбә күрәм, белмим, белмим... танымыйм... – дип, читкә үк китте. – Паспортына язылуы буенча, Вәлиәхмәт абый, бу кеше сезнең туганыгыз булырга тиеш. Анда Шәрәфиев Илһаметдин Шәрәфи улы диелгән. Бераз уйланып торгач, Вәлиәхмәт сузып кына сөйли башлады: – Ни-и-и, безнең Шәрәфи бабайның беренче хатыныннан Илһаметдин дигән улы булган, әбием Мәйсәрә шулай дип сөйләгән иде. Ә Илһаметдин абый малай чагында авылдан чыгып китеп югала. Качкыннарга ияреп йөргән дигән сүзләр дә була. Монысын әйтә алмыйм, хактырмы-юктырмы... Ни-и-и, Мәйсәрә әбекәй Шәрәфетдин бабайның икенче хатыны була. Беренче хатыны Миңнегайшә әби кинәт чирләп үлеп китә. Менә шул белгәннәрем, иптәш милиционер. Тагын ни-и, Илһаметдин абый ачлык елларда туган булса кирәк, әбием шулай дип сөйләгән иде. Участковый, яңадан паспортны ачып карагач: «Әйе, яше туры килә», – дип, Вәлиәхмәтнең сүзен раслады. * * * Шәрәфетдин буйга уртача гына булып, эре сөякле, үткен күз карашлы, шук куллы, эшчән авыл ире иде. Зирекле авылыннан беренчеләрдән булып Каенлыга күчеп килүчеләрдән ул. Хатыны Миңнегайшә белән тырышып йорт салдылар. Яшь гаиләнең уллары Илһаметдин дөньяга килде. Тыныч кына яшәп яткан гади авыл кешеләренең тормышы көннәрдән бер көнне үзгәрде, язмышы трагедиягә әверелде. Ир уртасы Шәрәфетдиннең күрше Зирекле авылының яшьли тол калган Мәйсәрәгә күзе төште. «Шайтан котыртуы» тынычлык бирми – караңгы төшкәч атына атланып Мәйсәрә янына йөри башлады. Озакламыйча мулла чакыртып никах укыттылар. Шулай итеп, Шәрәфетдин ике хатын белән тора башлады. Ике йортны да алып баруы авыр дип, Мәйсәрәне Каенлы авылына, хатыны Миңнегайшә өстенә алып кайтты Шәрәфетдин. Мәйсәрә яшьли тол калып, ир бәхете эзләгән булса, мескен Миңнегайшә үз хезмәте белән салган йортта көндәше белән яшәү газабына дучар ителде. Җәен улын кочаклап, күз яшьләрен түгеп, чоланда йокласа, кышын түбәнчелек белән сәкенең икенче башында улы Илһаметдин белән көчкә йокыга китүләр җан газабына әйләнде. Шәрәфинең Мәйсәрәдән кызы тугач, аның гел кешелекне кеше итеп тоткан «билбавы» бөтенләй чишелде – юк-бар сәбәп табып, Миңнегайшәгә кулын күтәрә башлады. Улына да якты көн бетте. Кыерсытуларга, кыйналуга түземе тәмам беткән Миңнегайшә, көннәрдән бер көнне лапаска чыгып, дилбегә бавын матчага элеп асылынды. Таш бәгырьле Шәрәфи, гаепләнүдән куркып, тиз генә бауны чишеп, хатынын сөйрәп келәткә кертеп, тар гына сәкегә салды. Нәни кызы белән чишмә буенда кер чайкап, озак кына торып кайткан Мәйсәрә, көндәшенең үлемен күреп, һушсыз калды. Шәрәфи, Мәйсәрәне каты кисәтеп, «Миңнегайшә кинәт авырып үлде» дигән сүз таратты. Шул рәвешле, Миңнегайшәнең үлемен тикшерүче дә, чын сәбәбен белүче дә булмады. Зирекледә яшәүче авыл советы рәисе дә килеп караган булып, амбар кенәгәсенә «авырып үлде» дип язып куйды.

