Югалган бәхет кадере (хикәя) — 5 сентября 2026 г. в 14:15:51.050
Югалган бәхет кадере (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Гөлҗимеш төн уртасында, кемдер йөзенә бәргәндәй, кинәт кенә уянды да, әле генә күргән сәер төшен исенә төшерергә азапланып, тын гына ята бирде. Тик зиһенен күпме генә җигәргә тырышса да, яңа гына күргән төше хәтереннән юып алган кебек онытылган иде. Бары тик күңелдә әллә нинди шомлы-сәер эзе генә калган... Күңел тынычлыгын алган билгесез шул халәттән арынырга теләп, хатын, кул-аякларын ташлап янында изрәп яткан Таһирга төбәлде. Таһирның йөзе һәрвакыттагыча тыныч, хәтта йоклаганда да нидәндер канәгать сыман күренә иде. Гөлҗимеш белә, Таһир, кичтән хатынны туйганчы назлап, якынлыкның бар рәхәтен алгач, шулай арып-талып йоклап китә дә, иртәнгә хәтле диярлек уянмый. Ник соң шунда дөньяң җимерелми! Аннары, ирнең үз-үзеннән, үз тормышыннан, яшәешеннән бик тә ризалыгы һәрвакыт йөзенә язылган кебек чагыла. Ярыйсы гына табышлы урында, тәэминат бүлегендә эшли. Кәгазьдәге саннарны акыллы гына итеп төзәтә белсәң, акмаса да тамып тора. Өендә дә тормышы ул теләгәнчә, тыныч бара. Хатыны аны сорап, моны сорап, талпандай кан эчә торган түгел. Булганына шөкер итә. Улы, югары уку йортын бетереп, таныш-белешләр аша әйбәт кенә урынга урнашты. Кыскасы, Таһирга үз-үзеннән риза булмаслык түгел иде. Аның кебек кешеләрне, тормыштан барысын да ала белгән, дөньяны камчылап җигә белә торган кеше дип атыйлар. Гөлҗимеш, үрелеп, сәгатькә күз төшерде. Унбиш минуттан дүрт тула... Ял йортыннан өйгә кайтып китәргә дә дүрт көн генә калып бара. Әле генә килгәннәр иде кебек Таһир белән, югыйсә. И булдыра да инде шушы Таһир! Ел саен булмаса да, инде берничә тапкыр үз хисабына юллама алып, Гөлҗимешне ял йортында йөртеп, ял иттереп кайтты. Яши дә белә соң! Өйдә хатынына да ярый белә, Гөлҗимешне дә санга суга. "Яратам! − ди бит! – Гөлҗимешем, мәхәббәт җимешем, яратам мин сине!" – дип өздереп әйтә. Ничек башларың әйләнмәсен! Гөлҗимешнең үз ире Рәфиттән сөю сүзләрен инде кайчаннан бирле ишеткәне юк. Рәфит... Әллә монда Таһир белән ял йортына чыгып киткәндә нидер сизенде инде? Башка чакта, бар, ял итеп, сәламәтлегеңне төзәтеп кайт, дип озатып калса, бу юлы, бар да, барма да димәде. Сизенерлеге дә бар шул. Гөлҗимеш белән Таһир инде бишенче ел очрашалар. Ире исенә төшкәч, Гөлҗимешнең намусы бераз кыбырсып куйса да, хатын вөҗданының эчтән күтәрелеп килгән ризасыз тавышын басарга тырышты. "Рәфит үзе гаепле. Мин дә бит тере җан. Миңа да әзрәк наз кирәк, игътибар кирәк. Ә мин аның өчен бармы да, юкмы. Менә бит, тиешенчә ярату күрмичә, гомерләр дә үтеп бара..." Чит ир кочагында яткан кырык сигез яшьлек хатын шулай үз-үзен акларга тырышты. Дистә-дистә еллар бергә яшәп, нинди рәхәт күрде ул Рәфит белән? Балалар үстерәбез, кешечә яшибез, дип җигелеп дөнья йөген тарттылар. Алар үсеп, кеше булгач та хезмәт урыны, яшәгән йортлары һәм шәһәр читендәге бакчаны тоташтырган сукмактан чыга алмадылар. Ике яртыдан бер бөтен ясап, үзләрен кавыштырган мәхәббәтләре шул дөнья басымы аркасында сүрелә төште. Аралары суына барды. Рәфит эшләгән заводыннан кайтты да тизрәк домино сугарга ишек алдына чыгып китте. Ял көннәрендә бакчага барып куна торган булды. Бу бер төрле, төссез тормыштан җиләгән Гөлҗимеш, Таһир белән танышкач, яшәреп, дәртләнеп киткәндәй булды. Хаклымы, түгелме, гөнаһлымы, ул турыда хатын уйламаска тырышты. Үзенә калса, ул Таһирны ярата. Һәм үзенең хыянәтен соңлап килгән мәхәббәт белән акларга тырышты. "Мәхәббәтнең һәр нәрсәгә хакы бар..." Таһир белән качып-посып кенә үткән кыска, татлы очрашулар вакытында ул үзен бәхетле сизде. Шушы яшерен очрашуларда ниндидер романтика, яшьлек исәрлеге бар кебек... Менә әле дә алар, мәхәббәтле ике күгәрчен, бергәләп шушы ял йортына очып килделәр. Ике атна күз ачып йомганчы үтеп тә китеп бара. Назлы сөяркәсе янында үз гаиләсен, тормыш мәшәкатьләрен беразга онытып торган Гөлҗимеш уйларында тагын үз дөньясына кайта башлады. Ничек рәхәт булмасын, бу татлы мизгелләр вакытлы гына. Барыбер бер вакыт, күзләреңне йомып булса да, үз өеңә, үз ирең янына кайтып керергә кирәк... Рәфит ни эшләп ята икән

