Соңгы сулыш (хикәя) — 5 сентября 2026 г. в 18:39:48.017
Соңгы сулыш (хикәя) Альберт ГАДЕЛ 1. Менә инде өченче ел рәттән җитмеш яшен күптән узган Галимулланы, үз ризалыгы белән, авыл мулласы итеп сайлап куйдылар. Галимулла – гомере буена шофер булып эшләп, колхоз машиналарын йөрткән гади кеше. Җәмәгате – авылның башлангыч мәктәбендә укытып ялга чыккан Настя исемле керәшен кызы. Ул иренә ияреп намазга да басты. Настяны авыл халкы яратып Наилә дип йөртә. Ике уллары, бер кызлары шәһәрдә укыдылар, шунда эшләп тормыш итәләр. Галимулланың шәһәрдән җәйге каникулга оныклары кайтты. Менә шул оныклар Үрән тау итәгенә җиләк җыярга барганда, зират йорты ишеге тупсасында сакал-мыек баскан бер кешенең йокымсырап утыруын күреп, бабаларына кайтып әйттеләр. «Кем булыр икән ул кеше?» дигән уй тынгылык бирмәде Галимуллага, ул, бар эшен ташлап, зиратка китте. Чынлап та, зират эчендәге хуҗалык йорты тупсасында, ишеккә сөялеп, хәрәкәтсез бер кеше утыра иде. Җәйнең эссе көннәре булуына да карамастан, башында искереп беткән бүрек, өстендә куртка, аягында кышкы ботинка. Галимулланың ипләп кенә бирелгән: – Әссәламегаләйкем, Аллаһы бәндәсе. Кем буласың? – дигән соравына әлеге сакал иясе, каш астыннан гына карап, башын селекте – исәнләшүен белдерде. «Безнең авылга кайдан килдең?» дигән сорауга, озак кына көттереп, карлыккан авыш белән: – Мин килмәдем, туган авылыма кайттым... Әнкәм кабере янына, – дип җавап бирде һәм бер ноктага карап утыруын дәвам итте. – Атаң, анаң кемнәр иде соң, агайне? – Әнкәй Миңнегайшә... Каберен тапмадым, үлән баскан. – Ә атаң кем иде? – Шәрәфетдин иде... – Теге югары оч Шәрәфи абзыйны әйтәсеңме? – дип сорады Галимулла бераз уйланып, күңеленнән исәннәрне, киткәннәрне барлап чыккач. – Авылда бүтән Шәрәфетдин юк иде, – дип, сакалбай, каядыр агач очларына карашын төбәп, игътибарсыз утыруын дәвам итте. – Ә үзеңнең исемең ничек була соң? – Илһаметдин. Галимулла тагын бер мәртәбә авылдашларын күңеленнән барлап эзләсә дә, Илһаметдин исемле кешене исенә төшерә алмады. – Илһаметдин абый диимме, сиңа ничә яшь соң? Илһам сүзсез генә сул кулын сузып бармакларын күрсәтте. Анда «бер мең тугыз йөз егерме бер» дип язылган татуировка иде. Уң кулының биш бармагында да «балдак» татуировка – биш мәртәбә төрмәдә утырганлыгын күрсәтүче тамга. – Сиксәннән дә өстә буласың түгелме? – Белмим, санаганым юк. – Авылда туганнарың бардыр бит, исәннәрдер әле? – Белмим. Илһаметдиннең бер күзенә ак төшкән, авызында саргаеп беткән берничә генә теше күренә. Янында таушалып беткән юл сумкасы – барлык мал-мөлкәте шул сумкада иде булса кирәк. Сакал баскан битен күреп булмый – бүреге астыннан укмашкан чәчләре асылынып төшкән. Таныш түгел авылдашының шушы хәлгә төшеп, ата-анасы каберен эзләп кайтуы Галимулланың күңелен йомшартты. – Илһаметдин абый, әйдә безгә кайтыйк, мунча керерсең, чәчләреңне алырбыз, сакал-мыекларыңны кырырбыз. Тамагың да ачтыр, – дип, өенә чакырды. – Рәхмәт, миңа берни дә кирәкми, – диде Илһаметдин. – Күрмисеңмени, китәргә күптән вакыт җиткән. Ул кәкре бармагы белән якындагы кабергә күрсәтеп, шомарып беткән таягына таянып, урыныннан торды. Берничә адым атлауга, хәле бетеп, җиргә ауды. Галимулла аны тотып калырга өлгерә алмады. – Илһаметдин абый, хәзер, хәзер ат җигеп киләм... Медпунктка да кереп әйтәм. Фельдшер кыз килеп җитәр... – дип каушап, кабаланып авылга ашыкты. Галимулла атын җигеп кире килгәндә, фельдшер кыз, нишләргә белмичә, җирдә сузылып яткан карт янында әрле-бирле йөренә иде. – Галимулла абый, бу бабай үлгән, ахры. Сулыш алмый кебек. – Сеңлем, син аннан курыкма, тешләмәс. Муены тирәсен капша, пүлсе, пүлсе бармы? – Галимулла абый, пульсы сизелми. Үлгән, – диде кыз чирканып кына картның муенындагы кан тибешен тикшергәч. – Бар, эшеңә йөгер, милициягә хәбәр ит! Аларның рөхсәте булгач кына җирләрбез. Авыл ирләренә дә хәбәр итәргә кирәк, кабер казырга килсеннәр. Авыл картлары Вәлиулла белән Галимҗан мәетне танымадылар. Киңәшләшеп, милиция килгәнне көтәргә булдылар.

