- Менә, әни, - диде Хәлим, - Мөслимә дә, Мөслимә, дип, колак итемне ашадыгыз, менә ул ү...
- Менә, әни, - диде Хәлим, - Мөслимә дә, Мөслимә, дип, колак итемне ашадыгыз, менә ул үзе килеп керде, ул да миңа кияүгә чыгасы килгән икән, тик әйтергә генә оялган. Без уртак тел таптык, хәзер әти белән кыз сорарга барасыз, никах та укытырга кирәк булыр. Без соңрак барып җитәрбез. Әйеме, карчык, - дип, үзе Мөслимәгә карады. Хәлимә аптырауның да аргы ягына чыгып, кызга карады, дөресме? - диде. - Юк, - диде кыз, - һаман үкси-үкси, мин сезне кичкә чәйгә чакырырга килгән идем, әни чакырган иде, Бәрия апалар да киләчәк, диде, ә бу... кыз тагын елап җибәрде. Мин китим әле, әниләргә бер ни дә әйтмәгез, күңелләре бозылмасын. Кунакларны тыныч күңел белән үткәрсеннәр, иртәгә сорарсыз. - Булса,бүген, - диде Хәлим, - катгый итеп, булмаса, беркайчан да, китмисең Мөслимә, мин гаепле, минем хатын булырга ризадырсың бит? Шул арада Кәбир дә кайтып җитте, кыскача гына хәлне аңлаттылар да, Хәлим сүзен кире алганчы, дип, кыз сорарга китеп бардылар. Мөслимәнең әти-әнисе, билгеле риза булдылар, бердәнбер кызыбыз чит авылга китмәсә ярар иде, дип, кайгыралар иде бит. Мулланың ахшамнан кайтуын көтеп никах та укыттылар. Мөслимә үзе дә күңеленнән риза иде. Тик кияүгә чыгуны болай булыр, дип, уйламаган иде. Алдан барып соратып, ак күлмәкләр киеп, балдаклар алышып чыгасы иде дә бит, нишлисең, өлешеңә тигән көмешең инде. Хәлим начар егет түгел, яшәрләр әле. Ул бит әле Хәлимнең Хәниясенә ачу итеп, үзенә өйләнүен белми иде, әгәр моны өйләнешү, дип, атарга яраса инде?! Икенче көнне Хәлим эшенә китеп барды, туйны ул кайткач ясарга булдылар, туй күлмәген һәм балдакны Хәлим алып кайтырга булды. Мөслимә район үзәгенә йөреп эшли иде, аңарга авыл идарәсендә хисапчы булып эшләргә тәкъдим иттеләр, рәхәтләнеп риза булды. Кәбир белән Хәлимә бәхет кошы тоткандай булдылар, килен уңган, йортта эш булса, киленнең ике җиткән энесе килеп җитәләр. Мөслимәгә бер ай бик озак булып тоелды, бүген кайта, дип торганда 3 айга калдыралар, иптәшләрем отпускта, дип, хат килде, 3 ай дигәне 6 айга сузылды. Олылар аптырашта калды, Мөслимә хәлне аңлады, Хәлимнең кайтмавының сәбәбе - үзен яратмауда, дип, уйлады. Беркөнне район үзәгендә йөргәндә Хәнияне очратты: -Исәнме, Мөслимә?! - диде Хәния, - кияүгә чыктым, дисең, инде, молодец, килеп алмаганны көтеп ятмагансың, үзең баргансың, тик озак яши алырсызмы? Ул көнне ул бит миңа өйләнәсе иде, безгә килгәч, минем янда әтиемнең ялга кайткан туганы утырган иде. Мине бит аның белән йөри, дип, чыгарганнар иде, шуңа Хәлим ай буе минем яныма килеп тә басмады. Янында син булгансың икән! Иртәгә китәсе көнне аңына килеп, безгә килсә, янымда тагын Хәйдәр абый утырган иде. Хәлим икебезне ике якка сугып екты да, җенләнеп китеп барды, нәкъ шул чакта син килеп кергәнсең. Хәлим миңа барысын да сөйләде, гафу үтенде, тик миңа кеше ире кирәкми, хәер, әле ул ирең дә түгел, күрәм балагыз булачак икән. Акыллы хатыннар шулай була шул, алдан авыз иттерәләр дә, бала белән бәйләп куялар. Тик каты тот, бәйләвең өзелмәсен, Хәлимнең холкы бик дуамал, Хәния, Мөслимәнең аркасыннан сыйпап китеп барды. Сүз дә дәшә алмады Мөслимә. Ачы чынбарлык, әрем сыман тамагына утырган иде. Киленнәренең бик күңелсез кайтуына кайната белән кайнана бик борчылдылар. - Бик арыдым, машина очрамады, - диде Мөслимә, - авыр сулап. Хәниядән ишеткәннәрне берсен дә әйтмәскә булды, ник аларның да йөрәген әрнетергә?! Аларны бит авылда бик бәхетле гаилә, диләр, Мөслимәнең бәхете булды, диләр, бай йорт, эше авылда, малай да алып кайтса... Сабыр итәргә булды Мөслимә, китеп барып, ирсез килеш бала табаргамы, әтисе исән булып, ятим итәргәме? Тәүбә-тәүбә, дип, куйды яшь хатын моңаеп. Читтә марҗасы бар, дисәләр дә ышанмады. Әти-әнисе янына марҗа алып кайтмас әле, диде. Хәлим көтмәгәндә кайтып килде, өр яңа машина, сумка-сумка күчтәнәчләр төяп кайткан иде. Барысы белән дә кочаклап күреште. Мөслимәнең калынаеп баруын күргәч, син әле дә мондамыни? дигән кебек елмаеп куйды. Аның, күңеле булсын, дигәндәй иңеннән кочып алды. Кешегә бит кайчак та бер җылы сүз бөтен тормышын үзгәртергә җитә. Мөслимәнең дә, яңа