Көтәр кешең барда кайт икән (хикәя)
Көтәр кешең барда кайт икән (хикәя) Динә КАМАЛЕТДИНОВА Хәлим Мөслимәгә яратып өйләнмәде. Мөслимә әнисенең яшьлек дустының кызы. Алар гомер буе дус булып яшәделәр. Әти-әниләре дус булгач, балалар да бергә үстеләр. Хәлим уенча Мөслимә хәзерге заманга яраклашмаган, кичке уеннарга йөрми, гел өйдә кайнаша. Җәен эштән кайтуга бакчада, кышын бәйли, тегә. Тик, Хәлимнең әти-әнисе шул кызга мөкиббән киткәннәр. - Өйлән әле шул кызга, - ди әтисе Кәбир, - гомер буе рәхәт күрерсең. Аның әнисе дә гаиләсе өчен үлеп тора. Кадыйрга каршы ник бер сүз әйтсен, кайткан җиренә пешкән, юган. Кайчагында без дә кунак булып керәбез, ник бер караңгы чырай күрсәтсен. Менә әниең янына ирләр алып кайтып кара, суган кыягын да өзеп бирмәс - Сөйләп тормасана инде, - ди Хәлимә, - ачу катыш, суган да бирми, имеш, сорап тора идең шул, тел сөяксез бит ул... - Я, ярар инде юкка ачуланышмагыз, - ди Хәлим, - әлегә өйләнергә җыенмыйм, әле армиядән кайтканыма да 1 генә ел, менә әйбәт кенә акча эшләп кайтыйм, берничә ел рәхәтләнеп ирекле булып яшим, аннары, әгәр Мөслимәгез кияүгә чыгып китмәсә өйләнермен, Аллага шөкер, әле үзегез дә 50 гә дә җитмәгән. Үз җаегызга рәхәтләнеп яшәгез. Оныклар туа башлагач, үзегез дә ник өйләндердек, икән, диярсез. Хәзергә мине аптыратмагыз, өйләнермен әле, өйләнермен, үзе көлә-көлә матаена атланып күрше авылга Хәниясе янына китеп барды. Хәлим-йөгәнсез ат кебек ул, кызлар аны яраталар. Тик ул гел кызларны үпкәләштереп йөри. Ике дус кызның бүген берсен, иртәгә икенчесен озата да, ахирәтләр бер берсенә эндәшмичә йөриләр. Хәлим шул арада башка кызларның арасын бозып ташлый. Инде Хәния моңа ияләшкән, үпкәләүдән файда юк, дип, кичерә килә. Хәлим, армиядән кайтуга вахта ысулы белән эшләүче дусты белән бергә эшкә китеп барган иде. Эшен бик яратты, яңа дуслар тапты, акчасы да ярыйсы гына, бер ай авылда торганда йорт эшен дә эшләп була. Күңелле генә кайтып-китеп эшләп йөргәндә Хәниянең башка егет белән сөйләшеп йөргәнен җиткерделәр. Үпкәләп ай буе ул авылга бармады, китәргә 3 көн калгач, ни булса булыр, дип, сөйләшеп карарга китеп барды. Чынлап та Хәния шәһәрдән кайткан егет белән капка төбендә утырган иде. Хәлимне күргәч сикереп торды, нидер аңлатырга теләде бугай, тик инде Хәлимнең аны тыңлап торасы килмәде, икесен ике якка сугып екты да китеп барды. Хәния артыннан кычкырып калды, ишетмәде, ишетергә дә теләмәде. Ярата иде шул Хәлим аны, бик ярата иде. Үзенең холкы шундый дуамал булганына ул гаепле дә түгел бит инде. Эчкәне юк иде, кайтуга шкафтан аракы табып эчте, әле әти-әнисе эштән кайтыр вакыт җитмәгән. Ятса да, йоклап китә алмады, ниндидер ярамаган эш эшләп ташлаудан куркып тагын барып ятты. Кечкенә вакытта, әле әбисе исән булганда, ул аңа, улым, ачуың килсә, ятып тор, аннары бетә ул, дия иде. Кирәк бит, шул вакытта ниндидер йомыш белән Мөслимә килеп керде. Кызның өстендә яшел җирлеккә ак чәчәкләр төшкән, биле кысып торган җәйге күлмәк, чәчен үреп, башына урап куйган, алсу йөзе, кыйгач кара кашлары егетнең аңын томалап куйды. - Килдеңмени? - диде Хәлим, - әле бүген без сине сорарга барырга җыена идек. Аптырап калган кыз, Хәлимнең эчкән икәнен күреп тиз генә чыгып китмәкче булды, тик Хәлим өлгеррәк булды, ишекне бикләп куйды. Мөслимә ничек кенә Хәлимне акылына китерергә тырышса да, кочагыннан ычкына алмады... Кызның үксеп елаган тавышына эштән кайтучы Хәлимә йөгереп килде, тик ишек эчтән бикле иде, ишекне Хәлим үзе ачты. Ятакта елап утырган кызны күргәч, әнисе барысын да аңлады. Аның теле аңкавына ябышкандай булды, сүзен әйтә алмады. Аның улы эшләгәнме шул эшне? Әлегәчә берәуне дә рәнҗетмәгән иде бит аның улы. Мөслимәнең әти-әнисе белсә ни булыр? Аларга әйтмичә генә кызны җайлап булырмы? Ананың башында мең төрле уй бөтерелде. Ире кайтуга кызны барып сорарга булыр, дип, уйлады Хәлимә.