Бер дога (хикәя)
Бер дога (хикәя) Мөнирә САФИНА Габдинур Диния нәзарәтенә җыелышка чакырулы иде. Үзенең "Шкода" маркалы машинасына утырып тиз генә чыгып китмәкче иде дә, юлына аркылы куелган, ялтырап торган кап-кара "Джип" машинасын күреп кәефе кырылды. "Болай булгач, өлгермим дә өлгермим инде! Мондый машинада йөрүчеләр кәттә булалар. Тиз генә чыкмастыр. Кайсы фатирда торучыныкы икән?" – дип як-ягына каранды ул. Биш минутлап көтсә дә, чыгучы күренмәде. Габдинур сабыр булырга тырышты. Күңелендә кайный башлаган ачу хисен сүндерергә теләп, бераз урап килде. Юк, чыгучы күренмәгән, машина урыныннан да кузгалмаган иде. Килешмәгәнен белсә дә, Габдинур машина көпчәгенә типте. Яныннан кош очып китсә дә тавыш куптара торган итеп көйләнгән машинадан колакны ярырлык сирена тавышлары чыкты. Әмма чыгучы кеше күренмәде. Якынрак җир булса, Габдинур җәяүләп китеп тә барган булыр иде, әмма шәһәрнең бер кырыеннан икенчесенә бару өчен, аңа өеннән өч сәгатькә алданрак чыгарга кирәк бит. Ә монда барлы-юклы егерме минут вакыт калып бара. Җыелыш башланыр вакыт җитеп килә иде, чакырылган җиргә соңга калуны өнәмәгән Габдинур, кесәсеннән телефон чыгарып, үзенең соңаруы хакында хәбәр итмәкче булды. Шулчак подъезд ишеге ачылып китте. Кара машинаның хуҗасы белән сөйләшү өчен Габдинур да, үзен сабыр тотарга тырышып, машинасыннан төште. Таза гәүдәле ир белән сугышырга да, сүзләшергә дә җыенмый ул. Әмма әдәп дигән нәрсә хакында бер-ике сүз белән генә булса да аңлатмый булмас. Башка кешеләрнең дә барасы җире, эшлисе эшләре булуын белсен! Әмма ул авызын да ачарга өлгермәде, егерме яшьләрендәге ябык кына бер кыз биек үкчәле аяк киеме белән Габдинурның машинасына тибеп, яньчелгән эз калдырып китте. Габдинурның моның кадәр оятсызлыкны күргәне юк иде әле. – Нәрсә?! Сабыр итсәң ярамыймыни? Өр-яңа машинага тибә еще! Синең драндулетың дип белдеңме әллә? Беләсеңме син бу машинаның күпме торганын? Белмисең конечно! Бераз көтеп торырга иде! – дип чәрелдәде ул. – Мин… ашыга идем шул, – диде Габдинур, ни әйтергә белмичә. Ул мондый машинаны йөртүче алпамша гәүдәле ир булыр дип көткән иде, ә монда чыпчык кадәрле бер кыз бала… Габдинур телсез калган хәлендә дә сабырлыгын җуймаска тырышты. – Тукта, тукта, син мулламы әллә? Да ладно! Сезнең нинди ашыгыч эшегез булсын ди? Не смеши меня! – дип мыскыл итте кыз бала. Габдинур тиз генә машинасына кереп утырды. Аллаһ сакласын, моның белән башың гөнаһка батар. Сабырлыгын җуйганчы… Кара машина үз юлына китте. Габдинурның кәефе кырылган иде, һич тынычлана алмады. Карале син, ә? Нинди затлар яши безнең арада! Нинди тыныч Габдинурны чыгырыннан чыгарды! Бу йортка күчеп килүләренә алты ел, беркем белән ызгышка кергәне, кемнеңдер аны рәнҗеткәне булмады. Үзен хөрмәт итәләр дип уйлап, шуңа сөенеп тыныч кына эшләп йөри иде… Атна буе шушы кәеф белән йөрде Габдинур. Кешегә "Сабыр ит" дип киңәш бирүе ансат та, үз башыңа төшсә, бик яман хәл икән бу. Менә сиңа бер сынау, Габдинур! Теге кәттә кыздан мондый явызлык көтмәгән иде ул. Хәзер, үчләшкәндәй, аңа көн саен бер-ике этлек эшләми калмый кыз. Йә машинасын аркылы куя, йә очрашканда мыскыллы елмаеп күзенә туры карап китә. Подъезд ишегеннән чыкканда очрашсалар, "ялгыш кына" бәрелеп үтә. Аның моны махсус эшләгәне көн кебек ачык булганга, Габдинур үзенең сабырлыгын җуймаска тырыша. Аллаһ сакласын, ялгыш бер сүз ычкындырса, телефонына төшереп алып, телевидениегә бирүе дә мөмкин. Аннан соң шау-шу куптарырлар, кеше көлкесенә калуыңны көт тә тор. Үзенә генә түгел, динеңә тап төшүдән дә саклану кирәк. Әйтерләр, менә безнең муллалар, үзләре акыл сатып йөриләр, үзләре хатын-кызларны рәнҗетәләр, фәлән-фәсмәтән, диярләр. Монысын көт тә тор инде! Иренең уйчан, кәефсез йөрүен абыстай да сизеп алды. Габдинур сөйләп биргәч: “"Әйдә, юк-бар өчен үзеңне бетермә, йөрер йөрер дә, үзе гафу сорап килер әле. Аз булмады бит инде андый очраклар", – дип ирен юатты.