Нишләргә дә белмәде Габдинур. Бәлки ял сорап караргадыр? Ничә еллардан бирле бер көн ял...
Нишләргә дә белмәде Габдинур. Бәлки ял сорап караргадыр? Ничә еллардан бирле бер көн ял иткәне юк. Әллә иманы какшады инде? Аллаһ сакласын! Сабыр булырга кирәклеген белеп торган килеш, үзен тынычландыра алмый. Каян килеп чыкты бу "кәтәнә"? Тьфү, әстәгъфирулла-а-а, гөнаһка батып бетә инде бу көннәрдә… Олы мәчетнең имамы булып торган килеш, хатын-кызны мыскыл итәргә ни хакы бар аның? Кичер, Раббым, кичер бу гөнаһлы колыңны, Габделкәрим углы Габдинурны! Көннәр узды. Теге кыз көннән-көн оятсызланды. Аның төрле вак-төяк этлекләренә исе китмәгән Габдинурга көннәрдән бер көнне сюрприз ясап куйды. Иртүк торып машинасы янына чыккан ир, үзенең әле ике ай элек кенә алган "Шкода"сының ишеге кырылган булуын күреп алды. Машинаның ишегенә таш белән махсус кырып киткәннәр иде. Эчтән кайнап, тыштан салкын канлы булып күренергә тырышкан Габдинур янына чытлыкланып кәттә кыз килеп басты. – Кайгырма! Сәдака акчаң күптер әле, сервиска бар, хәзер карап бирәләр машинаңны, – дип шаркылдап көлеп җибәрде ул. – Нигә мине шулкадәр күрә алмыйсың, Аллаһ колы? Минем сиңа ни зыяным тиде? Акылыңа кил! Аллаһның ачуы яман аның, – диде Габдинур, нәфрәтеннән көеп. – Да пошли вы… Үзегезнең Аллагыз белән… Беләсезме, кая барыгыз… Кара машина, мондый сүзләрдән соң баскан урынында "берегеп" калган Габдинурның җиңеннән фарасы белән сыдырып, китеп барды. Йөрәгенә чыдый алмаган ир беләге авыртуын сизмәде дә. Шул минутта аның йөрәге ниндидер бәла буласын сизеп сулкылдый иде. Йа Раббым! Булдыра алсаң, кичер ул колыңны. Ни эшләгәнен үзе дә белми бу бәндә. Булдыра алсаң, көчеңнән килсә, аңа киләсе бәлане булдырмый кал! Намаздан соң да шушы теләкләрен теләп бик озаклап дога кылгач, Габдинур мөхтәсибәткә китте. Исәбе: үзе теләп бу олы вазыйфадан баш тарту иде. Ул, адашканнарны туры юлга бастырырга тиешле кеше, яманлык белән очрашкач, ни эшләргә белми каушап калды. Вәгазьләре белән туры юлга бастырасы урында, теле белән әйтмәсә дә, күңеле белән теге бәндәгә рәнҗеде. Лаек түгел ул бу урынга! Икенче, гыйлемле кешене куйсыннар. Ә Габдинурга әле бик күп укырга, гыйлем алырга, үз өстендә эшләргә кирәк икән. Шундый уйлар белән килеп кергән Габдинурны өлкән имам бик рәхәтләнеп тыңлап торды. – Үзенең гаебен аңлаган кешедән дә гыйлемле кеше булмас. Гаебеңне төзәт тә, сабырлыгыңны җуйма, эшеңне дәвам ит, – дип киңәш итте ул. – Ә ничек итеп төзәтергә соң? – Күрәм, сине шактый талкыган бу кыз бала… Ни эшләргә дигән сорау белән яныңа килүчегә киңәш бирә торган кеше, бөтенләй югалып калгансың! Ул явыз бәндәне дә, үзеңне дә кичерүен сора, аңа ачуың килгәне өчен Аллаһ каршында тәүбә ит! Шушыннан да хәерлесе булмас. Гаебең булмый торып гафу үтенү сине җәннәткә илтер. Шайтан коткысына бирелеп, саташып йөргән бәндәне туры юлга бастыра алсаң, коткыга бирелмичә, сабырлык күрсәтә алсаң, сынауны үткән булырсың. Бар кайт, тыныч кына хезмәтеңне башкар, мин сиңа ышанам. Теге кыз бала да акылына килми калмас… Күп уйлаганнан соң, эчке бер каршылыгын җиңеп, Габдинур гафу үтенергә булды. Әмма ул өлгермәде… Җиңел адымнар белән подъезд ишегенә таба барганда, кайдадыр читтә машина үкергәне, тимер чыңлавы, кешеләр кычкырганы ишетелде. Ике дә уйлап тормый, Габдинур да шул якка йөгерде. Аның күз алдында коточкыч күренеш иде. Бөтен тирә-якка чәчелгән тимер кисәкләре, ватык пыяла, бетон баганага сыланган зур йөк машинасы һәм… изелеп, сытылып беткән, Габдинурга яхшы таныш кара машина… кан исе… Шул арада җыелып өлгергән, шок хәлендәге халык ни эшләргә белми карап тора. Моның кадәр изелү өчен бу ике машинаның нинди тизлектә бер-берсенә каршы килүләрен чамалау кыен түгел иде. Ике ашыгыч ярдәм машинасы, коткаручылар килеп җитте. Йөк машинасының йөртүчесе үлгән, кара машинаның хуҗасы сытылып беткән, әмма сулышы бар иде әле. Габдинур: "Мин аның туганы", – дип, ашыгыч ярдәм машинасына утырып хастаханәгә китте. Кара машинаның хуҗасы Дина исемле икән. Комага киткән, исән калуы шикле булган, гәүдәсе тоташ акка уратып алынган кыз янында Габдинур өч көн утырды. Ниһаять, өч көннән соң Дина күзен ачты.