Заманча туй (хикәя)
Заманча туй (хикәя) Зөһрә ИСЛАМОВА Илназ белән Гөлназ үзара гаилә корырга хәл иткәч, туйның кайчан һәм кайсы ресторанда узачагы, нинди стильдә булачагы, кемне видео, фотога төшерергә чакырачаклары турында озак кына киңәшләштеләр. Моннан тыш, балдакларның асылташ белән булуы мотлак икәнлеген, килен күлмәген, кияү костюмын да иң затлы кибеттән сатып алачакларын ачыкладылар. Бу сорауларны хәл иткәч, алар өйләнүләре хакында әти-әниләренә хәбәр итәргә булды. Башта Гөлназның әти-әниләре янына килделәр. Булачак кияүләре белән алдан таныш булгач, Ирек белән Гөлчәчәк бу хәбәрне ишетүгә артык каушамады шикелле. – Сез безне факт каршына гына куйдыгыз инде, болай булгач. Туй көнен билгеләгәнсез, ресторан һәм башкасы сайланган. Димәк, туйны үткәрү өчен акча гына кирәк, – диде Ирек, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. – Әтисе, ярый инде! Туй ясау әти-әнинең бурычы инде ул. Хәзер бит күпләр никахлашмыйча гына да яши. Ә безнекеләр ЗАГСка барачак, законлы рәвештә ир белән хатын булып, гаилә корачак. Әле вакыт бар, барысына да өлгерербез, – диде Гөлчәчәк, табын артындагы сөйләшүне йомшартырга тырышып. – Без туйны заманча үткәрәчәкбез! Кунаклар арасында яшьләр күбрәк булачак. Карт-корыны чакырмыйбыз! Туйга киләчәк кунакларга нәрсә бүләк итргә кирәклеген әйтеп, алдан хәбәр итәрбез. Шулай да, акчалата бүләк ясасалар яхшырак булачак. Безнең әле туй сәяхәтенә дә барасы бар! – диде Гөлназ. Ул бу сүзләрне аңа каршы бер сүз дә әйтмәслек итеп, катгый рәвештә әйтте. Әти-әнисе, боларны ишеткәч, бераз тын гына утырды. – Кунак итеп чакырылучыларның исемлеге дә әзерме? – дип сорады Ирек. – Әйе! Хәзер мин аны синең телефонга җибәрәм, – диде Гөлназ. Ирекнең телефонына, кыңгырау тавышы чыгарып, хәбәр килде. Ул ашыкмыйча гына телефонын кулына алды, өстәлдә яткан күзлеген киде дә исемлекне үзалдына укырга кереште. Аннан соң телефонын хатынына бирде. – Мә, укып чык әле. Ул исемлекнең азагына без дә эләккәнебезгә шатланырсың дип уйлыйм, – диде Ирек, тавышын күтәрә биреп һәм кинаяләп. – Әти, әйттем бит инде – без туйны заманча үткәрәбез. Туй вакытында фәлсәфә сатып, котлаулар да булмаячак! Безгә ул кирәкми! Котларга теләүчеләр булса, теләкләрен тәнәфес вакытында үзебезгә әйтергә мөмкин булачак. Ә болай мәҗлестә шул бер үк сүзләрне кабатлаудан бернинди дә мәгънә тапмый хәзерге яшьләр, – диде Гөлназ. – Кияү, син ничек уйлыйсың? – дип сорады Ирек, Илназга карап. – Мин дә Гөлназ кебек үк уйлыйм. Туй – яшьләрнең бәйрәме. Шуңа күрә дә кунаклар арасында яшьләр күбрәк булачак, – диде Илназ. – Төзегән исемлегегезгә карасаң, әлеге көнгә кадәр сез дус-ишләрегез белән генә яшәгәнсез икән шул! Икетуганнарыгыз арасындагы туганнарыгызны да туегызга чакырмыйсыз икән... – Ә нигә аларны чакырырга? Без алар белән болай да елына бер тапкыр гына – картинәйләрнең йортында Коръән ашында очрашабыз, – диде Гөлназ. – Картинәй дисең, ә нигә ул исемлектә юк? – Әйттек бит инде: туй – яшьләрнең бәйрәме. Анда карт-коры кирәкми! Алар булса, артык тавышланырга ярамый, тегесе ярамый, монысы ярамый башлаячак, – дип тезде Гөлназ. Ирек белән Гөлчәчәкнең авызыннан берьюлы "Алай икән..." дигән сүзләр генә чыкты да табын артында авыр тынлык урнашты. – Җәйге ялыңны картәниләреңдә үткәргәндә ул сине өф-өф итеп тәрбияләгәнен оныткансың инде, болай булгач. Ә ул, оныгым озакламый кияүгә чыга, дип, каз мамыгын тутырып ясаган парлы мендәрләрен хәстәрләп куйды, кода-кодагыйларга бүләккә бирәчәк яулык, тастымалларны әллә кайчан сатып алды, – диде дә Гөлчәчәк, күңеле тулып, елап җибәрде. – Уф, башланды инде, – дип, Гөлназ табын артыннан чыгып китте. Аның артыннан Илназ да иярде. Егетнең әти-әнисе дә улларының өйләнү хәбәрен шатланып кабул итте, тик яшьләр куйган таләпләрне ишеткәч, аптырап калды. Илназ белән Гөлназның үз сүзләреннән кире кайтмаячакларын аңлагач, күнделәр. Шәһәрдән авылга кайткан Гөлчәчәк әнисенә кызының кияүгә чыгачагын, туй мәшәкатьләре белән йөрүләрен теләр-теләмәс кенә сөйләгәч, өлкән яшьтәге карчык нәрсәдер булганын аңлады.