Куян күчтәнәче (роман)
Куян күчтәнәче (роман) Гөл МИРҺАДИ 50. Иртән идарәдә эше күп була, бәлки, буталып китеп онытыр, килмәс әле дигән кечкенә өмете бар иде Илүзәнең, завод капкасына җитәрәк анысы да юкка чыкты. Эдик капка баганасына сөялеп аны көтә иде. Күзләре кичәгедән дә ныграк өтә, күрәсең, ул да төнне уйланып үткәргән. Сәлам дә бирмәде. Илүзә бу карашны күтәрә алмады, башын иеп, завод йортына үтте. Бүлмәгә кереп ишекне япкач та: – Нигә әйтмәдең? Мин сорадым бит, сорадым! Илүзә җавап бирә алмады. – Аңламыйм, Илүзә! Мин әти булырга лаек түгелме? Айнур, дидең исемен, фамилиясе минекеме баланың? Нигә тугач та әйтмәдең, чакырмадың? Теге дус кызың мине «акчасыз, эшсез» дип мыскыл итеп басып торды, ул синең сүзләрең идеме? Мин сиңа зур кеше булырга, баерга комачаулаячакмын дип уйладыңмы? Шуңа әйтмәдеңме? Син минем турыда шулай ук начар фикердәме, Илүзә? Мин үз баламны күрмәслек, кулыма алмаслык дәрәҗәдә барып чыккан ирмени? Нигә дәшмисең?! – Миңа укырга кирәк иде, Эдик... – Шуннан? Укыр идең! Мин балам туганын белү белән синең укуың арасында нинди бәйләнеш бар соң, аңлый алмыйм?! – Филария Ринатовна чыгарылыш кичәсендә шулкадәр кимсеткәннән соң... Кыскасы, алар белсә, тагын да пычраграк сүзләр ишетер идем. Син аңламассың инде ул мине, Эдик. Фәрит минем белән биюдән баш тарткач... бөтен классташлар алдында, әниең алдында бит ул... Әниең мине гел күрәлми иде бит... Белмим, нәрсә өчендер... Ул минем кебекләрдән җирәнә иде бугай. Гел яхшы укысам да, медаль эләкмәсен өчен аттестатка «дүртле»ләр куючы да ул бит. «Бишле»ләр генә булса, шул елны ук имтихансыз гына институтка да кереп китәлер идем. Ул мине шунда фермада сыер савып калыр дип уйлый иде, сизә идем. Укый алмас, дип... Шуннан мин ничек бала күтәреп кайтыйм?! «Әйттем бит!» дип өстемнән көләр иде ул! Мин бит аңа үч итеп, ике институт бетәм, яхшы эшкә урнашып, баеп кайтам дип, үземә сүз бирдем чыгарылыш кичәсендә. Син аңламыйсың, Эдик! Аңламыйсың! Еламады Илүзә. Ләкин үзенең хаклыгын исбат итәргә тырышып кычкырды. Эдикның кашлары җыерылды, башта күзләренә аңларга тырышуы, аннары гаҗәпләнү, азактан бөтен йөзенә бәхетсезлек халәте чыкты. – Кыскасы, мин – синең якты хыялларыңны җимерүче. Мин бу елларны икәү бергә булган төннең хатирәсен кадерләп саклап, кабат-кабат күз алдымнан кичереп, юанып яшәдем. Сине яратуым миңа алга атларга көч бирде. Ә син... син үкенеп яшәгәнсең икән бу елларны, Илүзә. Мин дә, Айнур да сиңа комачаулаганбыз икән. Син күңелеңнән һаман да мине гаеплисеңме ул төн өчен? – Тыелган булсак шунда... – Айнур тумаган булыр иде... Син инде югары уку йорты студенты булыр идең... Якты хыялыңа бер адым калыр иде, әйме? Нигә миннән читләшүеңне аңладым. Син Айнурны да шулай күрә алмыйсыңмы? Ул да сиңа укырга комачаулаган бит! – Юк!!! Алай дип әйтәсе булма! Мин яратам Айнурымны, өзелеп яратам. Син белмисең... Илүзәнең башкача түземлеге калмады, күзләреннән яшьләре атылып чыкты. – Алай дип әйтмә бүтән... – Авырткан җиреңә бастым, ахрысы... – Эдик Илүзәгә сынап, текәлеп карады. – Әлегә кадәр кайда тоттың Айнурны? Илүзә тып-тын калды. – Әлегә кадәр кайда үсте Айнур? Илүзә, мин синнән сорыйм! – Эдикның тавышындагы ир кеше катылыгы колагын ярды хатынның. – Шәһәрдә, дус кызымның әнисе карады, – диде тиз генә. – Мин акча түләп тордым ай саен. Башта тулай торакта идән юдым, аннан кешеләрнең өйләрен җыештырдым. Акча җиткерәлмәдем яшәргә. Монда эш бирәбез дигәч, шунда ук риза булуым да шуңа. Баламны үстерү өчен... – Миңа әйтсәң, улың бар дип, мин дә эшләр идем, булышыр идем, урам себерер идем, Илүзә, урман кисәр идем... Нигә миңа ышанмыйсың син?! Мин хәзер шулкадәр начар кеше булып чыгаммыни инде: үз баласын ташлаган, карамаган? – Юк, Эдик... Мин... – Эдикның әрнүле йөзенә күтәрелеп карагач, сүзсез калды Илүзә. – Әйе, Илүзә. Син... син мине шундый иттең. Мин улымның алдында гаепле булып калдым. Гомерлеккә. Син миннән – аның сабый чагын, аңардан әтиле булып үсү бәхетен урладың...