Ләкин күпме яшерсә дә, бер күрүдә кемнең баласы икәнен аңлаячак кешеләр. Ирина инде сиз...
Ләкин күпме яшерсә дә, бер күрүдә кемнең баласы икәнен аңлаячак кешеләр. Ирина инде сизгәндер дә, авыл кешеләре белән танышып, ятлап бетте бит. Айнур үсте, балалар йортыннан кайткандагы кебек йомык түгел, сипкелле йөзеннән елмаю китми, сөйләшә, шашып уйный, аз гына тиргәсәң, бите кып-кызыл була. Коеп куйган Эдик! Илүзә читтә басып торса да, Ирина Айнур белән кызын башка балалар белән табын артына утыртып, бавырсак, коймак белән сыйлады, чәй эчерде. Соңлап килеп кергән Эдикны да алар янына чакырды. Башта берни сизмәде, ул ач иде. Ипине умырып кабып, аш салынган тәлинкәне ялтыратып кына куйды. Өстәтеп тә ашады. – Өйдә көтеп торучың юк, туеп кайт, персидәтел, – дип шаярта-шаярта ашатты аны Сәгыйдә. – Сез дә тик утырмагыз, Эдик абыегыздан үрнәк алыгыз, зур булып үсәрсез. Әйдә, әйдә, егет, аш аша, бавырсак та булдымы ризык! Айнур чит кеше сыйлавыннан бераз гына югалып калды, борылып, күз карашы белән әнисен эзләп тапты, Илүзә елмаеп, баласына: «Аша, аша», – дип баш какты. Үткер күзле Сәгыйдәгә шул җитә калды: – Кем баласы бу? Иринаның кызын күргән бар. Исеме генә ят. Ничек әле кызыңның исеме, Ирина? – Җәүһәргөл, Сәгыйдә апа, ятлый алмадың инде! – Кайлардан таптың шундый исем? Тел әйләнми. Янындагысы кем баласы соң? Аш күрмәгәндәй назланып утыра! – Яратмый ул тавыш күтәргәнне, кычкырып сөйләшмә, Сәгыйдә апа! Хәзер ашап бетерә ул, әйме, Айнур! Әйдә, аша, тыңлама бу апаны, яме! – Бу малай да синекемени? – Беләсе килгәнен, өзми дә куймый, төбенә тоз коя, барыбер ачыклый Сәгыйдә, холкын беләләр тургайлылар. Ирина, уңайсызланып торды да, Илүзәгә борылып карады. «Әйт! – диләр иде аның күзләре. – Нәрсә авызыгызга су каптыгыз? Мин белмәгән нәрсә бар монда? Сәгыйдәнең сорау алуы Эдикны да ашаудан туктатты. Ул да балага карады. Кашлары җыерылды. Йөзе кызарды. Сораулы карашын Илүзәгә төбәде. – Минем улым бу, Сәгыйдә апа, аптырама, – дип Айнурның артына килеп басты Илүзә. – Я, ашап бетер дә рәхмәт әйт апаңа, Айнур улым. Эдикның күзләре өтә иде аны. Ярый Айнурның кашыгы еш кузгалды. Балаларны тиз генә киендерде дә чыгып китте мәчеттән, бер күтәреп, бер төшереп, йөгереп кайтты. Йөрәге еш-еш тибүдән һаман тынычлана алмаган иде. Кеше сөйләр дә туктар, ә менә Эдикка ничек аңлатыр Айнур туып та, белгертмәвен? «Бүген килмәсә, иртәгә завод капка төбендә көтәчәк инде. Нәрсә дип әйтермен? – дип керфек тә какмады төне буена. Ирина сәфәр ашарга уянганда, ул йокламаган иде әле. (Дәвамы бар.)