Перейти к содержимому
Максиметер

дә әле». Бикмурзин чакыру төймәсенә басты.

дә әле». Бикмурзин чакыру төймәсенә басты. Шәфкать туташы куян күчтәнәченең ни икәнен аңлатып чыгып киткәч тә түшәмгә карап озак ятты Бикмурзин. Ниһаять, уйларының очына чыкты, ныклы бер карарга килде. Элеккедәй үз-үзенә ышанган тыныч кыяфәте, көр тавышы кире кайтты. Финага шалтыратып: – Ун йомырка пешер! Әйе, тәгәрәтеп! Иске бүрек яки эш бияләе тап! Шуның эченә салып йомыркаларны миңа китер! Иртәгә иртүк! – диде. Үзенең күңеле күтәрелеп китте. Башта акырып-җикерүеннән, аннары беркемгә эндәшми, сүнгән карашы белән түшәмгә я стенага карап көннәр уздыруыннан бизгән врачлар авыруның кинәт дәртле җыр көйләвен, елмаюын, ихлас сөйләшүен күреп аптырадылар. Ә Бикмурзин анекдотлар сөйләп барысын да үзенә каратты. Шәфкать туташларына акча биреп тәмледән-тәмле ризыклар китертте, үзләрен дә сыйлады, көлде, шаярды. Кич җитеп, палатада тынлык урнашкач, Бикмурзин Илгизәргә шалтыратты. – Илгизәр Рәшитович! Эш болай: минем хәл авыр, йөри алмам, ахры. Линарны алып кил минем янга. Юк, юк, тимим, бер кеше дә тимәячәк, мәчеттә булган хәл турында да белмәячәк. Илгизәр Рәшитович! Безгә өчебезгә бергә утырып сөйләшергә кирәк. Линар белән уртак тел табарга ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Ярар. Иртәгәгә кадәр! ...Килделәр алар. Ләкин Бикмурзин ничек кенә ихлас кыстамасын, Финаның Рәшит Шамилевичның яшь чагында кигән, инде көя төшкән иске чәшке бүрегенә салып алып килгән йомыркаларына үрелмәделәр Линар белән Илгизәр. Радик аңлата белмәде. Ата назыннан мәхрүм үскән балалар куян күчтәнәче ашый торган чордан узган иде. Соңга, бик соңга калган иде шул Радик... *** «Их, шул байлар дөньясына ничек тә эләгеп каласы иде! Уйлап карасаң, хыялыма бик якын торам кебек. Минем язмышымда да шундый бәхетле очрак булсын әле: Эдикны күреп китәм дип клубка кергән җирдән чын принцка туры килдем! Министр хәтле министр малае юлыңа чыксын әле! Башың әйләнмәс җирдән әйләнер! Әйтерсең Ходай Тәгалә минем ялваруларымны ишеткән. Мондый шәп очрак көн дә бирелми. Клубтагы бөтен кызлар арасыннан юкка гына мине сайламагандыр бит! Ычкындырмаска иде шул Илгизәрне кулдан!» Шул уйларны башыннан һич кенә дә чыгарып ташлый алмый Илүзә. Күңеленең юкка иләсләнүен кайчакта аңлый да кебек. Ләкин колхоз рәисе була торып үзе трактор артына утырып басу сөреп йөргән Эдик турында уйларын, икеләнүләрен этәреп куярга тырыша. Хәтта Айнуры онытылып тора бу мәлдә. Илгизәрне эләктерәлсә, Айнурын рәхәттә генә үстерәчәк ул! Күреп тора: акчага коенып яши Илгизәр кебекләр. Бернәрсәгә мохтаҗлыклары юк. Менә хыял нинди була ул! Шундый рәхәт тормышта яшәп кара иде әле! Илүзә үзен министр малае янына куеп күз алдына китереп карый. Бер дә булмаслык хәл түгел. Егет күзе төшмәслек тә түгелмен кебек. Общагадагы кызлар гел дә: «Чибәрсең шул!» – дип кабатлыйлар иде. Алар янына килгән егетләр миңа күз салганы да булды. Комендантның, өен җыештырырга йөри башлагач, иреннән көнләп: «Башыңны күтәреп, шул зур күзләреңне күрсәтәсе булма иремә!» – дип ныгытып куйганы да исендә. Ул вакытта рәнҗегән иде. Андый уе да юк иде бит башында. Ә хәзер... колагына комплимент булып ишетелә. Монда урнашуы турында шалтыраткач та җиңел сулап куйган кебек булды комендант. Чибәрлегенә ышанычын арттыра, әллә нинди бер ярсу көч бирә, киләчәккә зәңгәр хыяллар кордыра бу сүзләр. «Беләм дә бит ничек тә шул байлар арасына эләгеп калырга икәнен, тик ничек икәнен генә белмим. Әллә нинди шул бу Илгизәр...» Үзе Илүзәгә артык сүз дә катмый, дуслашырга да атлыкмый. Үзалдына вакыт уздырып йөргән кебек. Ләкин Илүзә кайчакта егетнең ашардай булып үзенә карап торуын сизә. Кыерсыта, түбәнсетә торган караш бу. Илүзә оялып, югалып кала. Карашлары очрашса да, егет үзе кыенсынмый, мыскыл итеп көлеп кенә куйган кебек. «Юк, күземә күренәдер! Шундый интеллигент гаиләдә үскән кешедә пычрак уй була димени?!» – дип үзен тынычландыра Илүзә. Мондый караш аның хыяллары белән туры килми. Пычрак караш эргәсендә хыяллар зәңгәрләнми... Күңеле белән аңлый, тик һаман уеннан кире кайталмый. Чишмә буендагы Эдикның сипкелле йөзенә нур чәчкән чиста карашын онытырга тырыша... «Минем

530 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.