Перейти к содержимому
Максиметер

шалтырату

шалтырату өчен ясалган җайланма: бераз гына селкетсəң дə, сарыклар шунда ук бер өемгə җыела, бер юнəлешкə чаба башлый. – Исəн-сау гына көтүне алып кайтырсың, – дип сөйлəнеп калды апалар. (Дәвамы бар.) *** Автор үзе турында Айгөл Фəнил кызы Зəйдуллина (Əхмəтшина), Шаран районының Нөрəй авылында туып-үстем. 2012 елда БДУның татар-урыс бүлеген тəмамладым. Шаран районы хакимиятендə биш ел опека һəм попечительлек бүлегендə эшлəдем. Хəзерге вакытта гаилəбез белəн Уфада яшибез, кыз һəм ул үстерəбез. Шəхси эшкуарлык белəн шөгыльлəнəм. Опека һəм попечительлек бүлегендə эшлəгəн елларда мин əсəремдəге Фəрит кебек балаларны бик күп күрдем. Əти-əнилəре исəн булса да, эчкечелек сазлыгына батулары аркасында, алар балалар йортларына элəгə, язмышлары җимерелə. Кызганыч, андый балаларның бик күбесе ата-аналарының юлын кабатлый. Бу – авыр чынбарлык. Əмма һəрвакыт өмет бар: бик аз булса да, кайберлəре үз язмышын үзгəртə, үзен саклап кала, тормышта дөрес юл таба. Фəрит – шундыйларның берсе. Ул бирешмəде: тырышлыгы, түземлеге, рух ныклыгы белəн аякка басты. Иң мөһиме – йөрəгендə кешелəргə карата мəхəббəтне, ышанычны саклап кала алды. Нəкъ менə шуның өчен мин Фəриткə зур ихтирам белəн карыйм. Аның кебек язмышлы балалар күп. Əмма тормыш сынауларын җиңеп чыга алучылар – сирəк. Əгəр дə бу əсəрне укыган бер генə үсмер туры юлга басса, күңеленə өмет керсə дə, əсəрем юкка язылмаган булыр.

508 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.