Перейти к содержимому
Максиметер

дус".

дус". Фəритлəрнең йорты авылның иң башында урнашкан. Авылга керүгə, биек тау каршы ала, тау итəгендə – зират. Зираттан узгач ук беренче йорт – Фəритлəрнеке. Ул кечкенə, алты почмаклы, буяу йөзе күрмəгəн өй; коймалары да аварга тора. Зур капканы мəрхүм бабасы ясап калдырган: төз тимердəн, кайчандыр сыланган зəңгəр буяу эзе əле дə күренə. Өйнең тəрəзə кысалары черек, кышын җилнең шулар арасыннан ничек уйнаганын Фəрит яхшы белə. Түбəдəге яшеллəнеп беткəн шифер көчле яңгырларда су үткəрə; шундый вакытта өй эченə таслар, чилəклəр тезеп куялар. Өй янында юан тал үсə. Фəрит кечкенə чакта өйдə тавыш куба башласа, еш кына шул агачка менеп утыра иде: яфраклар арасыннан аны беркем дə күрми, кайчакта шунда ук йоклап та китə. Өй янына якынлашканда ук, атасының дөньяны кубарып сөйлəгəн тавышы ишетелде. Шул мəлдə əнисе өйдəн атылып чыкты да ындыр артына таба йөгерде. Атасы, артыннан чыгып: – Кулыма килеп элəксəң, җаныңны чыгарырмын! – дип акырып калды. Ул əнисен еш кына шулай җəберли иде. Фəрит, əнисен якларга телəп, араларына кергəндə дə, əллə ничə тапкыр зыян күрүдəн аз гына калды. Нəнəсе сөйлəвенчə, əнисе башта эчкечелеккə бирелмəгəн: аш-суга оста, эшчəн, тырыш хатын булган. Əмма атасына ялгызы эчү күңелсез тоелган, ул аны көн дə үгетлəп-үгетлəп, кайчак тукмап та, эчерткəн. Шулай итеп, Зəринə апа бик тиз шешə белəн дуслашкан, хəзер инде иреннəн дə кимен куймый. Эх, нигə минем əни дə башка əнилəр кебек түгел икəн? Апалары бит менə дигəн булып яшəп ята. Бəйрəмнəрдə юллары төшкəн саен кереп, көнбагыш мае, ярма, чəйлəр алып килəлəр; Зəринə апага əллə ничə тапкыр үгет-нəсыйхəт укыганнардыр. Тик ул тыңлыймы соң? дип уйлый иде Фəрит. Кышкы каникулларда Əлфия апасы Фəритне, булса да булыр, бер-өч көнгə кунакка алып киткəн чакларда, ул оҗмахның ни икəнен белмəсə дə, ул йорт аңа оҗмах белəн тиң тоела иде. Йокыдан торуга ук тəмле коймак исе тарала, Əлфия апа аш бүлмəсендə мəш килə. Бергəлəп утырып чəй эчəлəр, шəһəрдəге чыршыны карарга чыгып китəлəр, күңеллəре булганчы таудан шуып, өйгə кайтып тəмле ашлар ашыйлар. Өй эче тыныч: беркем кычкырмый, беркем талашмый. Җылы, якты, һəрнəрсə чиста, пөхтə. Нигə Əлфия апаның улы булып тумаганмын икəн? Миннəн дə бəхетле кеше булмас иде, дип уйлана иде Фəрит. Җəй җиткəч, аны кунакка җибəрмəделəр: көтү көтəргə кирəк. Аларның гаилəсе көтү көтү белəн генə көн күрде, алай дип əйтергə мөмкин булса. Бүген дə өйдə кунып булмасын аңлап, Фəрит иплəп кенə арт яктан керде дə сəндерəгə менеп ятты. Җəйге төннəр җылы иде; еракта бакалар тавышы ишетелə, олылар моны иртəгə көн эссе булачакка юрый. Йокларга исə санаулы гына сəгать калган. Иртəн беренче əтəч кычкырганчы ук уянды. Бүген ул түбəн очтагы Нəсимə апаларның сарык көтүен көтəргə сүз биргəн иде. Сарай башыннан җиңел генə сикереп төште дə өй алды чилəгендəге салкын су белəн битен чайкап алды һəм, өйгə кереп тормастан, түбəн очка таба юл тотты. Көтүне алып китəр алдыннан иң элек Нəсимə апаларга кереп, кирəк-яракны алып чыгарга кирəк иде. Ул капкадан килеп кергəндə, Нəсимə апа сыер савып утыра иде. Фəритне күрү белəн: – Килдеңме, улым? Рəхмəт инде, соңга калмавыңа. Уятучы табылырмы, дип борчылып тордым, балам. Əйдə əле, вакыт бар, бер чынаяк чəй эчик, – дип, өйгə кереп китте. Фəрит иплəп кенə аның артыннан атлады. Алар кергəндə, чəйнек кайнап утыра иде инде. Сыек каймакны тəмле күмəчкə ягып, ашыга-ашыга гына чəй эчеп алдылар. Аннары Фəрит авыл башына юл тотты. Нəсимə апа аңа көтүче сумкасына əзерлəп куйган ризыкны да күрсəтте: дүрт пешкəн йомырка, күмəч кисəге, яшел суган, кавырсын шешəгə салынган чəй, азрак печенье һəм конфет. – Улым, күтəреп йөрмə, капка төбеннəн үткəндə, үзем чыгарып бирермен, – диде ул. Авыл башына җиткəндə, сыер көтүе чыгып бетеп килə иде инде. Авылда шулай корылган: иң элек сыерларны чыгаралар, аннары – сарык көтүен. Авыл башында халык көтүчене көтеп тора: Фəрит күренүгə, һəркем үз сарыгын капка төбенə чыгара башлады. Фəрит сарыкларны җыеп, алга куып йөртү өчен коралын да алып килгəн иде. Ул тимер чыбыкка кыстырылган, тутыгып беткəн банка капкачларын

571 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.