Перейти к содержимому
Максиметер

Сынмаган йөрəк (2)

Сынмаган йөрəк (2) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) Бу сүзлəрнең мəгънəсен Фəрит яхшы аңлый иде. Узган елны шəһəрдəн кайткан Рəмзия апаның оныгы Денис төн буе кызлар артыннан йөргəн дə көтүдə йоклап киткəн. Көн салкынча булган. Уянганда, янəшəсендə бер сарык та юк икəн: көтү авыл урамнарына кереп тулган, хайваннар хəлсезлəнеп, куркып беткəн. Бригадир Камил абыйның эте бəйдəн ычкынып, сарыкларны куып йөрткəн, хəтта ике бəрəнне буып үтергəн. Авыл халкы шау-шу куптарып, Денисны каты итеп əрлəгəн, хəтта сугучылар да булган. Шул вакыйгадан соң Денис авылда озак күренмəде. Фəрит сарык көтүе көтəргə ярата иде. Бигрəк тə эссе көннəрдə: сарыклар берəр агач төбенə җыела да, көне буе диярлек шуннан кузгалмый ята. Ə Фəрит табигатьне күзəтə: кошлар сайравын тыңлый, бераз җилəк җыя, көнен артык уйларсыз гына уздыра. Монда ул үзенə үзе хуҗа: аңа кычкырып боеручы да, əрлəп торучы да юк. Бигрəк тə ул тау башына менеп, шундагы биек таш өстенə басып, авылга карап торырга ярата иде. – Эх, матур да инде безнең авыл! – дип соклана ул. Авылны ике өлешкə бүлеп, Сөн елгасы ага. Елга буйлап таллар тезелеп үскəн; язын алар шау чəчəк ата, җəен шəүлə бирə. Елга янында биек агачлар белəн уратылган стадион бар. Тау башыннан карасаң, ул түп-түгəрəк булып күренə. Сабан туйлары да əнə шунда үтə: гармун тавышы яңгырый, көрəш мəйданы гөрли, халык көлешə-сөйлəшə. Еракта, шакмак-шакмак булып, басулар җəелеп ята: берсе – яшел, берсе – саргылт, берсе – карасу. Җил иссə, ашлык диңгезе кебек дулкынлана, күз күреме җиткəнче йөгереп китə. Тау итəге янында гына даңгыр-доңгыр килеп пилорама эшли: агач исе һавага тарала. Пилорамадан бераз өстəрəк зират урнашкан. Зират астыннан чишмə бəреп чыга да, əкрен генə челтерəп, елгага барып кушыла. Бала-чага ул чишмəдəн су эчəргə шүрли иде. Кайсыдыр үлгəн кешенең сөяклəрен юып чыгара, дип, куркыныч сүз таратучылар да табыла. Ə Фəрит чишмəне ярата иде. Аңа бигрəк тə шул су йомшак, тəмле тоела; салкыны тəнгə генə түгел, күңелгə дə үтеп кергəндəй була. Өенə якын булгач, ул еш кына чишмə төбенə төшеп утыра: суның челтер-челтер акканы баштагы авыр уйларны баса, күңелгə ниндидер тыныч көч өсти. Бераз арттарак иске амбар күренə. Амбар янында йөк машиналары: берсе керə, берсе чыга, тəгəрмəчлəре вак ташны шытыр-шатыр китереп ваклый, тузан күтəреп тыз-быз йөри. Фəрит аларга кызыгып карый иде. Кайчак ул шул машиналарның берсенə утырып, ерак юлларга чыгып китү турында хыяллана: шəһəрлəр күрү, кешелəр белəн танышу, яңа тормыш башлап җибəрү… Мотор тавышы, тимер исе, юл – болар бар да аның күңелендə татлы дулкынлану уята, əллə нинди якты өметлəр кабыза. Шунда, тау башыннан авылга карап торганда, Фəритнең күңеле икегə бүленгəндəй була иде: бер яктан – мондагы таныш тавышлар, таныш сукмаклар, үзенең чишмəсе; икенче яктан – тузанлы юл артында көткəн ят дөнья. Əмма ул шуны белə: бүген аның эше – көтүне саклап, исəн-сау алып кайту. Калганын… калганын вакыт күрсəтер. Амбар янында ук ат фермасы урнашкан. Киң болында атлар көтүе иркенлəп чаба. Җилдə яллары җилферди, тояк тавышлары җирне дер селкетə. Алар арасында берсе аеруча күзгə ташлана: аксыл төстəге, муенына көмеш кыңгырау бəйлəнгəн ат. Ул – көтүнең башлыгы. Кайсы якка борыла, башкалары да шунда иярə, туктаса, барысы да тынып кала. Күз карашы белəн үк тəртип урнаштыра, көтүне саклый, юл күрсəтə. Бу атта ниндидер эчке көч, тыйнак горурлык бар. Ул ашыкмый, əмма ышанычлы адымнар белəн алга бара. Калган атлар аны тыңлый, чөнки ул барысын да күзəтеп тора, хəвефне беренче булып сизə, юлны беренче булып яра. Фəрит, шул атка карап, уйга калды: көтүдə дə, тормышта да һəрвакыт юл күрсəтүче, җаваплылыкны үз өстенə алучы берəү була икəн. Атлар көтүе əкренлəп офыкка таба күчте, кыңгырау тавышы тын гына яңгырап калды. Ə Фəритнең күңелендə бу күренеш, ирек, тəртип һəм җаваплылык турында уйланулар озак сакланды. Тирə-ягында төрле сукмаклар һəрберсе үзенə чакыра. Тау башында һава саф, тын алулар җиңел.

484 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.