Перейти к содержимому
Максиметер

...Бəйрəм өстəлендə нилəр генə юк иде: кемдер торт, кемдер пирог, кемдер печенье пешере...

...Бəйрəм өстəлендə нилəр генə юк иде: кемдер торт, кемдер пирог, кемдер печенье пешереп алып килгəн. Бөтенесе җыелышып чəй эчəргə утырды. – Бу винегретны кем ясаган? Бик тəмле бит! – дип, укытучы апалары мактый-мактый ашый башлады. Фəрит, шатлыгыннан балкып: – Апа, мин ясадым, – диде. Укытучы ашаган җиреннəн туктап калды. Нигəдер, əллə инде Фəрит ясаганын белгəчме, ул салатка башка беркем дə кагылмады. Моның сəбəбен Фəрит күп еллар үткəч кенə аңлады: сыйныфташлары да, укытучы апасы да аның чын күңелдəн ясаган ризыгыннан җирəнгəн икəн. Ни өчен тормыш шулай корылган? Ни өчен бөтен балалар да үзлəрен бертөрле хис итеп, кешелəр арасында тигез яши алмый? Ни өчен кемдер һəрвакыт түбəндə, ə кемдер өстəрəк булырга тиеш? Кайчан Фəрит үзен кешелəр янында ышанычлы, тигез дəрəҗəдə тота алыр икəн? Килер ул көн. Һичшиксез, килер! ...Шулай еллар үтə торды. Менə мəктəпнең соңгы көннəре дə килеп җитте. Соңгы кыңгырау шылтырады. Фəрит имтиханнарын көчкə-көчкə өчле билгелəренə биреп чыкты. Чыгарылыш кичəсенə əзерлек башланды, Фəрит берничə көн көтү көтеп, бераз акча җыеп алды. Хəзер инде ул атасыннан курыкмый иде, акчасын да таратмый, үз кулында күп көч барлыгын тоя. Бəйрəм өстəленə дə акчаны үзе түлəде. Туймазы шəһəренə барып, үзенə бик килешə торган костюм да алып кайтты. Бəйрəм кичəсенə барысының да əти-əнилəре килде. Ə Фəритнекелəр – юк. – Фəрит, нишлəп əнилəреңне чакырмадың? – дип сорады укытучы. – Кирəкми, йөрмəсеннəр, – дип, кырыс кына əйтеп куйды Фəрит. Ул алардан ояла иде. Əмма нишлисең инде, əти белəн əнине сайлап булмый шул. Кулына аттестат алу белəн, Фəрит Туймазы шəһəренə эретеп ябыштыручы һөнəрен үзлəштерергə керде. Укыган вакытта ач яткан чаклары күп булды аның. Бүлмəдəшлəре атна саен авылга кайтып, сумка-сумка ашамлык алып килде, ə аңа кем нəрсə җибəрсен? Дүрт йөз сум стипендиясен төрле якка сузды Фəрит. Яңа ел бəйрəмнəреннəн соң, бер кибеткə йөк ташучы булып эшкə урнашкач, бераз күзлəре ачылып китте. Ə укырга кирəкне яхшы аңлады ул. Шушы һөнəрне үзлəштереп җибəрсə, Себер якларына китəргə уйлый, шунда акчаны яхшы эшлилəр, дилəр. Дəреслəрне, һушы китеп əзерлəмəсə дə, практикада йөгереп кенə йөрде. Бөтен җаны-тəне белəн бу һөнəрне үзлəштерергə телəде. Уку азагы җитүгə, хəрби хезмəткə чакыру хаты килеп төште. Нишлисең инде, Себер бераз көтеп торыр. Дипломны алып өлгермəде, хəрби хезмəткə китеп барды. Нидер сизенгəндəй, бөтен документларын җыеп, күршелəренə калдырып китте. – Рəсүл абый, иртəгə армиягə китəм, дөнья хəлен белеп булмый, шушы документларны сездə калдырып торыйм əле, – диде. – Əлбəттə, үскəнем, менə җыеп, шушы шкаф башына куям, – диде Рəсүл абыйсы. – Əйбəт кенə йөреп кайт, үскəнем, нишлəтəсең инде, бармыйча булмый шул, эшкə урнашсаң да, кирəк бит, – дип озатып калды аны күрше абый. Авылда егетлəрне зур бəйрəмнəр ясап озатсалар, Фəритнең хəрби хезмəткə киткəнен кешелəр белми дə калды. Күрше апалары гына, кем оекбаш, кем юлга азык җыеп кертте. Бер ел сизелми дə үтеп китте. Фəритнең армиягə киткəненə ярты ел тулганда, атасы исерек килеш өйдə тəмəке тартып, янгын чыгарды. Өйлəре көлгə əйлəнде. Бу хəбəрне аңа күршесе Рəсүл абый хат белəн җиткерде. (Дәвамы бар.)

500 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.