Сынмаган йөрəк (1)
Сынмаган йөрəк (1) Айгөл ЗӘЙДУЛЛИНА (ƏХМƏТШИНА) – Мин барыбер болай яшəмим, мин яхшы тормышка омтылачакмын, – диде Фəрит, исерек əти-əнисенə тимер карават астыннан карап. Əтисе белəн əнисе эчкəн чакта, ул иске, ертылып беткəн юрганын алып карават астына кереп ята, бер тавыш та чыгарырга батырчылык итми иде – исерек атасының холкы бик кырыс. Кулына элəксəң, җилкəңнəн элəктереп ала да я тышка сөяп чыгарып ыргыта, я базга ябып куя. Җəй көне булса, Фəрит өйгə кайтып та кермəс иде. Ул җəйне ярата: кырга чыгып җилəк ашап та тамак туйдырып була, ə берəрсе көтү көтəргə кушса – аннан да əйбəте юк: көне буе ашарга бар. Ə хəзер – кышның иң ачы чоры. Төнлə салкын утыз биш-кырык градуска кадəр төшə. Узган атнада да ул, əтисеннəн алда кайта алмыйча, тышта торып калды. Ничек кенə телəсə дə, өйгə керергə курыкты. Башта вакыт үткəрер өчен, капчыкка салам тутырып, тау шуарга китте. Аларның өе тау итəгендə генə урнашкан иде. Өйдəге ут һаман сүнмəде. Кулындагы биялəйлəре боз булып катты; башында – кемнəндер калган иске бүрек, өстендə – юкарып беткəн пəлтə. Түзəрлек хəле калмагач, Фəрит тирес өстенə бераз салам җəеп, шунда менеп ятты. Тиреснең җылы парыннан еш кына шулай җылына иде ул. Ə өйдə ут һаман сүнми. Тамагы ач, эч поша, күз алдына яңа пешкəн күмəч килə. Их, шуның кибəн башын ашасаң иде! Əнисе айнык чакта күмəч сала, тик кайчан айныр икəн? Күзлəре арыганлыктанмы, ачлыктанмы – үзеннəн-үзе йомыла бара. Фəрит уянганда төн уртасы җиткəн иде. Өйдə утлар сүнгəн. Ул иплəп кенə торып басты да, уйланып куйды: "Ярый тирес өсте бар əле – исе булса да, җылысы бар. Юкса, бу салкын төннəрне ничек чыдаган булыр идем икəн?" Өстендəге салам-тузанны какты, аннары əкрен генə өйгə таба атлады. Шəүлə кебек кенə кереп, тавыш-тынын чыгармыйча үз урынына барып ятты. Өй эче ягылмаган, салкын иде, əмма тирес өстенə караганда барыбер җылырак тоелды. Иртəгə айнырлар микəн? Айнымасалар, нишлəргə? Бүген көне буе авызга бер телем икмəк тə кермəде… Ярар, иртəгə мəктəпкə баргач, ашханəдə бераз тамак туйдырырмын, дигəн уйлар белəн Фəрит йокыга талды. Мəктəптə ул үзен бик кимсетелгəн итеп сизə иде. Фəкыйрьлектəн өсте-башы да иске-москы, киеме ямаулы. Мунча сирəк элəгə, чөнки өйдə бу эшкə əллə ни игътибар юк. Малайлар арасында да тынычлык юк: бəхəскə китсəлəр, аны еш кына "хəерче", "эчкече баласы" дип мыскыл итə. Кешелəр арасында горур күренергə тырышса да, өйгə кайткач, сарайга кереп, кайнар яшьлəренə буылып-буылып елый иде Фəрит. Шундый чакларда ул үз-үзенə кат-кат кабатлый иде: "Менə күрерсез əле, вакыты җиткəч, мин сездəн дə яхшырак яшəячəкмен!" Тик кызганыч, ул вакытта яхшы яшəү өчен белем кирəклеген əле аңлап бетерми иде. Мəктəп сумкасын ничек кайтып ыргытса, иртəн шулай ук алып чыгып китə; дəрескə утырырга күңел дə, көч тə җитми. Шулай да, ачлыктан, ярлылыктан интексə дə, Фəрит беркайчан да кешедəн соранмады, беркемнəн дə көнлəшмəде. Күршелəр аны җəллəп, берəр телем ризык чыгарып бирсə, ул оялудан җиргə керердəй була иде. Соңрак, күршелəр аның бу оялуын аңлап, ярдəмлəшергə чакыра башлады: кемгə тирес чыгарырга, кемгə су ташырга – авыл җирендə эшнең иге-чиге юк. Эшкə булышкач, инде Фəриткə дə, оялмыйча, бер чынаяк чəйгə кереп җылыну мөмкин була иде. Артык күп дуслары булмаса да, күрше малае Айрат Фəритне беркайчан да читкə какмады. Балыкка барырга, су керергə чакырып тора иде. Сары чəчле, яшел күзле бу егет аңа чын дус булды: Фəритне кем дə булса кимсетсə, Айрат аны яклап, шунда ук җавап кайтарды. Егетлəрнең танауларына ис керə башлагач, авыл клубына да алар икəүлəп йөрде. Əмма Фəриткə анда бик уңайсыз була иде: кешелəрнең үзенə карата салкын, хəтта нəфрəтле карашын ул арты белəн басып торганда да сизде. Бераз гына чыгып басып торыр да, Айрат сизми дə калганда, кайтып китəр иде. Эчтəн генə мыгырданып уйлана: "Кызлар белəн йөрү, имеш… Кем карасын инде минем кебек тузып беткəн киемле хəерче баласына? Карамасалар ни, əллə бик кирəкме соң алар? Көне буе көтү көтеп арыдым. Кызлар кайгысы юк əле… Айрат сүзе белəн генə чыктым инде. Шулай дисəм дə, ул бит минем бердəнбер