Перейти к содержимому
Максиметер

яхшы машиналарым, акчаларым бар. Ә калдырыр, бүген мин терелгәнче генә булса да эшемне ...

яхшы машиналарым, акчаларым бар. Ә калдырыр, бүген мин терелгәнче генә булса да эшемне дәвам итәрлек кешем юк. Әрмәннәргә кушып булмый ич инде. Бармаклары үзләренә таба кәкре, бушка кыл да кыймылдатмыйлар алар. Нишләргә соң? Финадан башка хәлемне сөйләр туганым да юк икән. Аның янына бармавыма биш былтыр...», – бу уйларыннан башына эссе кан бәрде ирнең. Үрсәләнде, көрсенде, башын боргалап, ак стеналы палатадан нәрсәдер эзләде... Фина озак көттермәде, чакырткач та килеп җитте. Маңгаена төшереп, муеннарын каплап соры яулык бәйләгән, озын җиңле, озын итәкле күлмәк кигән хатын ничек ачулы килеп керсә, шулай чыгып та китте. Йөзендә бер елмаю, борчылу, әрнү, җәлләү хисе дә чагылмады. Күптән күрешкәннәре булмаса да, бу кадәресен көтмәгән иде Радик. Рәшит Шамилевичның зур дөньясын кып иттереп оештырып алып барган апасыннан үзенә берәр файда чыкмасмы дигән сыңар өметләре дә челпәрәмә килде. Диндар кешеләрчә киенгән, кыланган Фина нәфрәтеннән, ачуыннан чәчәп тора иде. – Аллаһы Тәгаләнең синең бөтен гөнаһларың өчен түләве бу. Яшь чагыңда ни генә кылмадың?! Кем белән генә чуалмадың! Авызың шайтан суыннан корымады! Ясап, ятим калдырган балаларыңның каргышлары, рәнҗеткән хатыннарыңның ләгънәтләре төшкән сиңа! Авыр чакта мин кирәк булдым, соңыннан барлыгымны-юклыгымны да оныттың! Җансыз син! Рәхмәт әйтә белмисең, шөкер сүзен оныткансың! «Апам, хәлең ничек?» – дип ичмасам бер сорасаң! Юк! Балаң күз алдыңда үсеп буй җиткерде, аталык хисләрең дә уянмады бит! Хайваннан да яманрак син! – Тешен кысып, пышылдап кына сөйли башлаган хатын ярсыганнан-ярсыды, кычкырганнан-кычкыра барды. – Җитте! Тукта! Нәрсә эшләгән әле мин ул кадәр, бөтен дөньяга яманатымны чәчәрлек?! Сөйләмә юкны! Больницадасың ич. Авызыңны үлчәп ачарга кирәклеген онытып җибәрдең, ахры? Ярдәм кулы сузмыйсың икән, югал күз алдымнан! – Югалырмын! Хәзер кайтып китәм! Нинди ярдәм кирәк сиңа миннән? Яныңа сиделка ялла, акчаң бар бит! Әллә миннән бушка гына астыңны юдырырга булдыңмы? Шулайдыр әле ул! Хәшәрәт! – Фина төренгән чүпрәкләрен җилфердәтеп чыгып китте. Бикмурзин аны туктатырга талпынмады да. Тагын да күбрәк уйланды, инде елмаймады, көлмәде, сөйләнмәде ир. Уйлаган саен әлегә кадәр аяк тибеп яшәгән тормышының узып китүен, башкача әйләнеп кайтмавын тирәнрәк аңлады. Аның гомерендә бер тапкыр да мондый чарасыз хәлдә калганы булмады. Эчеп, тәртипсез хатыннар янында көннәрен заяга уздырган, кесәсендә тиене дә булмаган яшь вакытларында да мондый уйлар аның башына килмәде. Чөнки ул кайчан тели шунда тормышын үзгәртерлек көч тоя иде үзендә. Хәзер исә ярдәмсез бәдрәфкә дә бара алмый, чәй дә ясап эчәлми. «Болай яшәп торуның да кирәге юктыр. Бөтен нәрсәне сатып, акчаларны банкка салып, караучы яллап, үлгәнне көтеп утырыргамы? Нәрсәгә кирәк мондый тормыш миңа? Минем эшлисем, байлыгымны ишәйтәсем килә! Нишләргә соң? Ну, бу маңканы! Ну бу Нәзирәне! Ния генә теге вакытта сүзен тыңладым?! Исерек баштан каптым бу эшкә! Их!» Мескен хәленнән чыгу юлын әллә ничекләр эзләсә дә, тапмады Бикмурзин. Ә уйлары гел генә улларына барып тоташты. Үкенү хисе аңа ят иде. Ул күбрәк нәфрәт, тиргәү сүзләре белән искә алды аларның исемнәрен. Линар, Динар, Илгизәр дип буталып бетте. «Ә Линар барысын да белә. Төбенә тоз койган. Нәзирәне озак селкеткән, күрәсең... Илгизәрнең борын югары. Ул болай да миңа охшамаган, нәзберек. Иркә инде. Ул мине аңламас. Бигрәк дөрес сөйләргә ярата. Дөньяны күрмәгәнгә шулай ул, бер хәйлә белми, тормышны аңламый. Чит илдә, ябык мәктәптә укып алган белемнәр безнең илдә яшәү өчен яраксыз бит ул. Ә менә Линар... Чак үтермәде бит мине. Явызлыгы да, эшлим дисә юне дә бар. Кара күзләре генә Нәзирәнеке, башкача бетеп миңа охшаган бит ул! «Күрә алмыйм сине!» – дип акыра, үзе бик аңлап та бетмиме. Елый тагын, әллә нинди «куян күчтәнәче» сөйләп, сорап баш катыра. Мыжып, елап торганда да карашы усал. Хас бүре баласы! Малайга акча исен сиздерсәм, бәлки эшләрне бергә алып барып булыр иде... Кая әле бу шәфкать туташы татар иде бит, сорыйм әле шул «куян күчтәнәче» нәрсә икәнен. Онытканмын. Белмәгәнмендер

525 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.