Перейти к содержимому
Максиметер

Менə əкрен генə искəн җил битен йомшак кына сыпырып китте. Бу җил аңарда бер үк вакытта...

Менə əкрен генə искəн җил битен йомшак кына сыпырып китте. Бу җил аңарда бер үк вакытта серле яңа дулкынлану хисе уятты. Җилнең кагылышында күңеленең иң тирəн почмагына кадəр үтеп кергəн сəер бер хис тойды. Якын итеп кочкандай, назлы һəм тынычландыргыч, əмма шул ук вакытта йөрəгендə бушлык тудыра иде ул. Тау башыннан караганда, тупланган сарыклар кул учындагы кебек кенə күренə: аксыл-коңгырт нокталар булып җир өстенə сибелгəн дə əкрен генə дулкынланып тора сыман. Бер почмактан исə өзлексез "бəə, бəə" дигəн тавыш күтəрелə. Нишлəп боларның бу эсседə дə тавыш чыгарып ятасы килə икəн, дип уйлап куйды Фəрит һəм түзмəде, түбəнгə төшеп карарга булды. Якынрак килгəч, күңеле күтəрелеп китте. – Менə ичмасам шатлык! – диде ул, үз-үзенə ышанмыйча гына. Бер сарык ике бəрəн алып кайткан икəн. Анасы хəлсезлəнеп, сулышын тигезлəргə тырышып ята. Ə яңа гына дөньяга килгəн бəтилəр дерелдəп торган нечкə генə аяклары белəн җиргə таянырга омтыла: чак-чак кына басып карарга маташа да янə аналарына сыена. Фəритнең кəефе күтəрелде. Гадəт буенча, көтүдə сарык бəрəнлəсə, көтүчегə бүлəк тиеш. Кичне сабырсызлык белəн көтте Фəрит. Көтүне кайту якка таба борды. Кечкенə бəтилəргə атлавы авыр иде, Фəрит, сумкасын артка элеп, ике бəтине ике култык астына кыстырып кайтты. Əнкə сарык, бəтилəре өчен куркып, аның бер алдына, бер артына чыкты. Менə көтү тузан күтəреп авылга керде, сарык көтүе, сыер көтүе артыннан чыкса да, кайтуын алдан кайтты. – Бəрəч, əллə минем сарык бəтилəп куйган инде? – дип, Сəлия апа шатлыгыннан бот чапты. – Сөбханалла, шөкер Ходаема! Мин бит, бу сарык авырый, ахрысы, суярга кирəк булыр дип йөри идем. Менə бит, Аллаһыга шөкер! Фəрит, үскəнем, зур рəхмəт сиңа! Туктале, ихатага кереп тор, мин хəзер чыгам, – дип, өйгə ашыкты. Күп тə үтмəде, кəгазьгə уралган төргəк тотып чыкты. – Мə, апакаем, рəхмəт сиңа, – дип, шуны Фəриткə сузды. Фəрит төргəкне кулына алуга, аның эчендə шешə икəнен аңлады. Шунда ук маңгаеннан тир бəрде. – Мин аракы эчмим. Үзегезгə булсын шешəгез, – диде ул, ачуын тыеп. Эче тулы үпкə иде аның. Эчтəн генə, алкаш баласы дисəлəр дə, мин бу зəхмəткə гомеремдə дə кагылмаячакмын, – дип уйлап алды, шешəне Сəлия апага кире сузды һəм капкага таба атлады. – Үскəнем, туктале, тукта! Гафу ит, үпкəлəттем бугай үзеңне. Карт кешенең башы шундый инде, эшлəп бетми. Чак кына көтеп тор əле, – диде дə апа тагын өйгə кереп китте. Бераздан ул яңадан чыкты. – Мə, үскəнем, кичен юынып, шушы тастымал белəн битеңне сөртерсең, ə болар – носкилар, киеп куярсың, ярыймы? – дип, бүлəклəрне Фəриткə тоттырды. Фəритнең йөзе яктырып китте. – Зур рəхмəт, Сəлия апа. Бəрəннəрегез исəн-сау үссен. Ə теге зəхмəт шешəсен мин гомеремдə дə эчмəячəкмен, менə күреп торырсыз, – диде дə көтү артыннан йөгерде. Бүлəк өчен бик шатланды Фəрит. Көтү көткəн акчаны барыбер атасы ала, ə менə бүлəк үзенə кала иде. Шулай итеп, Фəрит җəй буе көтү көтте. Авылда өч урам көтүе чыга: сыер көтүен, күбесенчə, əтисе белəн əнисе көтте, ə сарык көтүенə инде Фəритне ялладылар. Шушы көтү көткəн акчаларны җыеп барсак, нинди хəлле итеп яши алыр идек бит, дип уйлый иде ул. Тик юк шул… Атасы җəй буе үз акчасын да, баласының да акчасын аракыга алыштырып бетерде. Җəй беткəндə, көтү көтүдəн Фəрит бик арыган иде. Яңа уку елы да килеп җитте. Көзге бəрəңге, чөгендер эшлəре тəмамлангач, мəктəптə һəр елны "Көзге бал" үткəрəлəр иде. Укытучы апа балаларга: – Бəйрəм беткəч, чəй эчү булачак. Кем нəрсə пешерə ала – алып килегез, – диде. Фəрит өчен бу чын бəла булды. Нəрсə алып килсен инде ул? Ичмасам, аз гына акчасы да калмаган бит. Шунда аның исенə төште: Тəнзилə апаларда көтү көткəндə, хуҗабикə бик тəмле салат ясаган иде бит. "Винегрет" дип атала иде ул, ахрысы. Анда əллə ни кирəкми: чөгендер, кишер, бəрəңге, кəбестə, суган. Димəк шуны ясыйм, дип уйлады ул, һəм өстеннəн зур йөк төшкəндəй булды. Фəрит иң элек бəрəңге, кишер, чөгендерне җайлап кына пешерде, аннары ашыкмыйча шакмаклап турады, барысын бергə болгатты, бераз көнбагыш мае белəн тоз салып җибəрде. Винегрет бик тəмле килеп чыкты.

454 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

4 554 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.