Перейти к содержимому
Максиметер

– Ю-у-ук. Син анаңа охшамагансың. Ул бер юньсез иде бит. Елак. Син – минем яшь чагым! З...

– Ю-у-ук. Син анаңа охшамагансың. Ул бер юньсез иде бит. Елак. Син – минем яшь чагым! Зәһәр чагым! – Карчык гәүдәсен уңайсызлаган бауларны чишәргә тырышып тарткаланды, ләкин болай да чамалы гына көче тиз бетеп, хәлсезләнеп, аякларын Линарның урындыгы астына сузып, аркасын караватның салкын тимеренә терәп утырды. – Туктат, туктат мактануыңны! Барыбер файда күрмәссең, юкка не надейся. Бер нәрсәне аңламыйм: ничек ул Бикмурзиның синнән артып минем дурак әнигә тәтеде соң? Сразу видать: үзеңнекен җиңел генә кешегә бирә торганнардан түгелсең. Ну, бабулька, тагын читкә карыйсың бит. Что-то здесь опять нечисто. Баба Яга син, белдеңме?! Аннан да яманрак! – Линар, тагын урыныннан сикереп торып, ике куллап Нәзирәнең муенына ябышты. – Мин сиңа сорау биреп утырырга кем дип беләсең?! Сөйлә барын да! Үтерә-әм! – дип җикерде кан сауган күзләрен акайтып. – Сантый кызыңнан туган балалар бик кирәк идеме сиңа, ә?! – Оныгы, башын карават тимеренә бәрә-бәрә, Нәзирәнең кибеп беткән гәүдәсен селкетергә тотынды. – Сатарга! – дип пышылдады буылудан чак тынын алган карчык. – Әнә… Бикмурзин… берегезне сатты да… ба-е-ды… Ишеткән сүзләрдән шаккаткан Линар артка чигенде. Кинәт хәле бетте. Аяк буыннары тотмый башлады. Бераз селкенеп басып торды да авып китте. Өстәл почмагына тотынып калып, урындыгын өстерәп алып, утырырга кыешты. Күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Актарып косып җибәрде. – Уф, сасы! – Нәзирә җыерчыклы йөзен җыерып, читкә карарга маташты. – Миңа да сине тиз генә сатып котыласы иде дә бит. Кеше белеп калганчы. Утырдым көтеп Радикны! Их, шул чактагы юньсезлегемне! Нәрсә аптырап күзләреңне агарттың? Мич артыннан чыга белмәгән юләрнең бала тапканын кем күргән ди? Минем өемә килүче ирләрнең юк-барны төпченеп, тел чишеп йөри торган гадәте булмады. Алар минем яныма киләләр иде! Минем! Син, молокосос, аңламыйсың әле бернәрсә дә. Ха-ха-ха! Линар чайкала-чайкала торып басты. Әллә шул көмешкәдән, әллә җирәнүдән тагын укшый башлады. Күзләренә яшьләре тыгылды. «Юк, бу хәшәрәт карчык алдында йомшаклык күрсәтәсем юк! Их, ния шулкадәр кыен соң?» Егетне әрнүе айнытып җибәрде. Шайтан гына өметсез ди бит. Ялгызлыгын күтәрәлмәгән Линарны да бу йортка еллар буена ясалма токандырып, кабартып торган нәфрәт кенә түгел, бик тирән яшерелгән бәләкәй генә өмет кисәге алып килгән иде: бәлки, әнисе чирләгәнгә генә аны балалар йортына алган булганнардыр... Юк, бу кадәресен күтәрерлек ныклыгы юк иде аның. Егет банкага үрелде. Урыныннан кузгатырлыгы калмаганга, өстәлдәге юылмаган чәшкегә салып этләнде. Түгеп бетерде. Кесәсеннән тәмәкесен чыгарды. Буйсынмаган бармаклары белән зажигалкасын кабызып маташты. Тагын чайкалып китте. Өстәл буйлап аккан шайтан суына ут үрмәләде. – Яна… – дип пышылдады Линар, гаҗәпләнеп. – Ычкындыр мине! Янабыз! – дип чинап кычкырып җибәрде Нәзирә. Линар аны ишетмәде. Ялкын бик җитез иде: күптән су күрмәгән тузанлы чаршауларга күчте, караваттагы мамык мендәрләргә сикерде. Егет, шашып кычкырган, сүгенгән, каргашкан карчык ягына борылып та карамый, мичкә, стеналарга, ишек яңакларына тотына-тотына, шушы пычрак дөньяга беренче кабат аваз салган, туган өй дип атарга теле әйләнмәгән урыннан чыгып китте. Баскан эзләренә ашыга-ашыга үрмәләгән ялкын теле соңгы минутларын кичерүен аңлап чинаган Нәзирәнең тавышы белән аны озатып калды. ...Чакырулары исендә, төнлә төзелеш урынын эзләп табалмады Линар. Кайда егылып, кайда йоклап киткәнен дә хәтерләми. Кояш эссесенә уянып киткәч, исенә төшкән хәлләрдән башта чәчләре үрә торды. Шыбыр тиргә батты, алан-йолан каранып качарга, тар тыкрыклар буйлап йөгерергә кереште. Аннары кинәт кенә миен шундый таныш уй өтеп үтте: «Мин түгел!» Балачактан калган үз-үзен саклау реакциясе аны шып туктатты. «Мин гаепле түгел! Бер тамчы гаебем юк – ул карчыкны мин үтермәдем! Ул үзе үлде! Чыгып өлгермәгән булсам, мин дә янар идем әле шунда. Аның аркасында. Сама виновата. Чуть меня не убила, чокнутая! Нәрсә дип шулкадәр көчле көмешкә кайнаткан? Спирт

578 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.